Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 9 стр.


Тәхетендә ипләп утырган Аксакал, күрәзәчелек кылгандай, Чабатаев сөйләгәннәргә игътибарын арттыра төште.

 Хуш, хуш! диде, сөйли бир дигәндәй хуплап.

 Мин халык бозылганга, кыргыйланганга аптырыйм, диде Чабатаев, дәвам итеп. Күпләр ял итәргә дип урманнарга чыгалар. Шунда ашыйлар, эчәләр. Кайберләре исереп тилерә, сугыша ук башлый. Карап торсаң, әкәмәт инде. Артларыннан чүпләрен җыештыра белмиләр. Үзләренчә культурный булып кыланган булалар бит әле. Каян килгән шушы тәрбиясезлек? Аңламассың. Аларга диңгез тубыктан. Умырт-җимерт коймасын, юл өстенә куймасын дигәндәй, аларга теләсә ни кылансалар да ярый. Яккан учакларын сүндерми калдыралар. Авызларына капкан сигаретларын дә теш арасыннан, телләре белән генә чиерттереп, теләсә кая очырталар. Баксаң, урман яна башлый. Аннары без янган урманны сүндерергә чабабыз Миңа шул янган урманнар кызганыч, кош-кортларга да, шунда яшәүче адәмнәргә дә яман. Төтенләп янган урманда суларга һава җитми. Кемгә хаҗәт төтен эчендә пыскып пешүләр? Минем бу йөзләр зерә генә кызармаган. Кемнәрдер уйлавынча, алкашлыктан түгел ул. Аллергия галәмәте дә. Һавалар теләсә ничек газлана бара, аннары халык үзе үк төрле чирләрдән арына алмый интегә. Без бит бу дөньяга противогаз киеп йөрергә тумаган

Аксакал, анысы дөрес дигәндәй, башын кагып куйды. Янә дә, үз-үзенә нәтиҗә ясагандай, фикер кылды: «Юкса Ходай дөньяга килгән адәми затларны интектерергә, бер-берсен утларда яндырырга дип яратмаган. Аларга аңлашып яшәргә аң-зиһен биргән, тик аңлашу гына юк. Инде җир байлыклары өчен комсызланып, үзара сугышлар алып баралар, үзләре үк җирне кадерсезлиләр, аны яраксызга чыгарырга маташалар. Һаман да тәүбәгә генә килә алмыйлар»

 Аннары әйткәч әйтим инде, диде Чабатаев. Хәзер Себер елгалары да пычрана. Җыен шакшыны, нефть калдыкларын да шунда агызалар. Контроль юк. Һәркем үзенчә хуҗа Нефть дип җирләрне тишкәләп, бораулап бетерделәр. Ышанычлы технологияне һәркем саклый алмый, агып чыккан күпме пычрагы җир өстенә сеңә. Инде, җирне борауларга дип, Төньяк котыпка да барып чыктылар. Анда да төрле ягулыклардан бушаган мичкәләр җыештырылмый калган икән, аларны аюлар тәгәрәтеп йөри торгач, кайберләре Себер ярларына кадәр йөзеп килгән. Кая карама чүп. Ә җыештыра белү юк. Болай барса, безгә табигать каргышы төшәр. Инде күлләр, чишмәләр корый Дөрес, мин яшәгән тау итәгендә саф сулы бер чишмә бар, ул да корыса, ни хәлләр итәрсең? Мине Сезгә шушы борчу алып килде дә инде. Бердәнбер бай, саф сулы Байкал күле генә калып бара дигәч, пошаманга төштем. Ярдәмегездән ташламасагыз иде

Аксакал каршындагы приборына, шунда пәйда булган картага күз салды да соңгы сүзен әйтте:

 Ходай тәүбәгә килгән кешеләрне үз ярдәменнән ташламас, диде. Коръәнгә кайт. Тау читендәге чишмәңне дә сакла!..

Чабатаев чыгып киткәч, Аксакал каршына кырык яшьләр чамасында тулы гәүдәле бер ханым килеп керде һәм, як-ягына карана-карана алга таба узды да, башын ия төшеп, туктап калды.

Аксакал ханымга үзе дәште:

 Тыңлыйм. Сез кем, кайдан?

 Мин Фатыйма, Кавказдан килдем. Таулар арасындагы бер авылда яшим.

 Хуш, хуш, диде Аксакал бер кулы белән таягына таяна төшеп, икенчесе белән өстәлендәге бер төймәгә басып алуы булды, шунда ук каршындагы экранда бер яшел нокта янып, ниндидер сурәтләр хасил итте: Балаларың белән килдеңме?

Фатыйма, ул минем балалар белән килгәнне каян белде икән дип аптырап калды да:

 Әйе, диде һәм башын артка таба изәде. Алар өчесе дә анда калды.

 Өчесе өч төрле икән, диде Аксакал, аларның төс-кыяфәтләреннән аерып. «Туфрагың» уңдырышлы булып чыккан.

 Әйе шул, диде ханым, бераз көлемсери төшеп һәм үз аңлатмасын бирергә ашыкты: Аларның һәрберсе өч ирдән, төрле милләт кешеләреннән. Уңганчы унга бар, дигәннәр бит.

 Уңдыңмы соң?

 Юк шул. Берсе артыннан берсе ташладылар да киттеләр. Негрның да яшисе килмәде Хәзер менә бер кишлакта гомер кичерәм. Балаларым үзара бик аңлашып та бетермиләр. Көйсезләр. Чит иткәндәй, бер-берсен кагалар.

Ниндидер ризасызлык кичерүдән хуҗаның ак сакал очы дерелдәп алды. «Тәүфыйгыңда тормый бик ялгышкансың икән, дип фараз кылды ул. «Туфрагым» уңдырышлы дип, анда теләсә нинди орлык чәчмиләр шул. Җир-ана да ни чәчсәң, шуны үстерә, тик аңа да орлыкларны белеп чәчәргә кирәк Балалар көйсез, имеш Аларның Ходай тарафыннан иңдерелгән милли рухындагы үзенчәлекләре дә бер-береннән аерыла. Нәсел төшенчәләрен дә саклый белергә кирәк. Бу очракта җенси нәфестән тыела белү хәерлерәк булган булыр иде югыйсә».

 Хуш, диде Аксакал. Гозерең нидә?

 Монда һәммәсе дә су сорап килгәннәр инде. Миңа да су кирәк

Аксакал өстәле өстендәге бер төймәгә басты да әйтте:

 Сезнең Кавказ тауларында чишмәләр корымаган ич әле, диде. Анда су кытлыгы булырга тиеш түгел.

 Барын бар да диде Фатыйма, аптырап. Гомер буе файдаланган чишмәбез хәзер бер кешенеке генә булып калды.

 Ничек?

 Менә шулай, ул кеше шул җир биләмәсен сатып алды да, хәзер чишмәсе дә минеке, ди. Үзе суын теләсә кая сатып баеп ята, безгә юк.

 Аңа чишмә урынын сатып алырга кем рөхсәт иткән?

Фатыйма сүзен әйткәнче ризасызлык күрсәтеп көрсенде.

 Абыйсы Думада депутат булып утыргач, рөхсәт алган инде ул.

«Дума, Дума», дип кабатлады Аксакал, калын кашларын җыера төшеп. Юкса ул җәмгыятьнең көзгесенә тиң булырга тиеш тә Депутатлар арасына да төрлесе килеп эләгә, күрәсең. Андыйларның мәнфәгатьләре һаман да шул майлы «калҗа»ны кулдан ычкындырмау. Халык өчен бушка да эшләргә алыныгыз дисәләр, төрлесе төрле якка күселәр кебек качып бетәрләр иде. Юк шул, хәзер бушка кәмитче дә елмаймый».

 Безгә нишләргә соң? диде ханым, аптырап. Мин балаларымны сусыз киптереп үтерәсем килми.

Аксакал таягына таяна төште.

 Чишмәгезне үзегезгә кире кайтартыгыз. Халыкныкы халыкка булсын!

 Ничек кайтартырга?

 Уянсын Кавказ халкы. Ул депутатны кире чакыртып алсыннар

 Вәт тамаша, кая барып бәрелергә белмәссең диде ханым һәм кире чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Бүлмәдә авыр тынлык торып калды. Кергән-чыккан кешеләрне күздән кичереп, һәммәсен кызыксынып тыңлап торган Хәлим «тагын ниндирәк кеше керер икән?» дип түземсезлек белән көтте. Озак та тормады, ишектә Сабантуй батырыдай олы гына гәүдәле бер ир пәйда булды. Аның яңак мускуллары тартышкан, колаклары тырпайган. Гомер буе физик эш белән шөгыльләнгән авыл агаена охшаган. Менә ул, сизгерлеген күрсәтеп, алга таба узды да тәхетендә утырып торган Аксакалга көр тавыш белән:

 Әссәламегаләйкем! диде, башын ия төшеп.

 Вәгаләйкемәссәлам, диде хуҗа, разый калып. Йә, сөйләгез?

 Сөйлим, сөйлим, диде карт, монда кадәр килгәнмен икән. «Фәйзуш батыр» дигән кеше булам мин. Заманында күп еллар Сабан туе батыры булгач, мине шулай дип кенә атап йөрттеләр. Шөкер, моңарчы саулыгыма зарланмадым. Хәзер дә бер чама гына йөреп торам. Тик менә без яшәгән районда күлләр корыды, чишмә, инеш сулары бозылды. Нефть чыгаргангамы? Белмәссең. Суларны фильтр-мазар аша уздырып эчкән булабыз инде. Кая барасың? Әмма халык чирли, авыручылар күп. Дөрестән дә шулай. Мин дөресен сөйлим.

 Сөйлә, сөйлә диде Аксакал, хуплагандай.

 Бик матур гына оныгым бар минем, диде Фәйзуш батыр, дәвам итеп. Азат исемле. Шуның тыннары буыла башлады, хәзердән үк аллергия белән чиләнә. Миңа: «Хәзер иң чиста, шифалы су Байкал күлендә генә калып бара икән, диделәр. Бәрәкәтләп саклап торганда, ул күл суының запасы күп елларга җитәргә мөмкин», диделәр. Бирсен Ходай!.. Халыкны бераз денгә кертә алган булсалар, безнең сулыклар бозылмаган да булыр иде. Әллә кешеләрдә миһербан-шәфкать бетеп барамы, әллә иман качканмы? Имеш, цивилизация! Анысы да акыл белән эшләнергә тиештер бит аның. Мин дөресен сөйлим. Без үскәндә физик эш эшләп үстек. Нужа танытты дөньяны. Бүгенге яшьләргә карасаң, шактые инкубатор чебешләре кебек чирле, күбесе армия хезмәтенә дә яраксыз. Шуңа да карамастан бер ишеләре транспортта йөргәндә дә телефоннары белән мәш килә, олыны-кечене дә күрми. Өйләрендә компьютерларыннан да аерыла алмый. Сүз катсаң, дәгъва белдерсәң ошатмыйлар, син әшәке булып каласың. Ачулары чыга Дөрес бит инде. Мин аларга ике куллы пычкы тоттырып, безнең замандагыча, урман кистерер идем. Кувалда белән утын ярдыртыр идем. Тыңлатып кара, якын да килмиләр. «От работы и кони дохнут», дип кенә җибәрәләр. Дөрес, минем киявем алай булмады, тырышты, эшләде. Үзе спортсмен да. Минем кызның кулын сорап килгәч (кызым чибәр, егет тә, пар килгәннәр инде), мин моны беркөнне урман кисешергә алып бардым. Кисә, тырыша, балта да кулыннан төшми. Молодец, түзде. Физик эш чабып йөрү генә түгел, ул мускулларны эшләтә белергә дә кирәк. Кешене эш тәрбияли, ә эшсезлек боза Сер түгел, күрәбез. Күп кенә яшьләр, рәтләп укымыйча гына, диплом алып чыга, әти-әнисе алып биргән машинада чаба, дәрәҗә санап тәмәкесен дә тарта. Япь-яшь кызлары да шулай. Әйтерсең бу дөньяга эшләргә түгел, гулять итәргә генә килгәннәр диярсең. Дөрес бит инде. Ачу килмәслек тә түгел Озын сүзнең кыскасы, миңа оныгым кызганыч Аның «Бабай!» дип кочакка килеп атылулары үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза! Менә шул оныкны чын кеше итәсе иде Хәзер аның авырып китүе мине һуштан яздырды да

Шушы вакытта Аксакалның ярдәмчесе Фәйзуш янына килеп басты да: «Хуҗаны артык ялыктырмагыз, сүзегезне кыскарак сөйләгез!» дип пышылдады. Фәйзуш килешкәндәй баш какты да, кулындагы төенчеген ипләп тота төшеп, Аксакалга якынайды.

 Төенчегегездә нәрсә ул? диде Аксакал, гаҗәпкә калып.

 Бу сезгә күчтәнәч, диде Фәйзуш, күтәренке тавыш белән, бер банка бал. Су өчен булыр, баш на баш дигәндәй

Аксакал кәефсезләнеп чыраен сытты.

 Монда андый күчтәнәчләр белән уйнамыйлар бит.

 Ничек инде? Хәзерге заманда кем күчтәнәчсез йөри, кем бүләкләрдән баш тарта? Әле кайберләре, йомышыңны йомышлаганчы ук, «Нәрсәң бар?» дигәндәй, күзгә чекерәеп карап тора. Имеш, заманасы шундый

Аксакалның карашы җитдиләнде, ул тынычлыгын саклап фараз кылды: «Нәрсә, мин монда Ходай биргән табигать суын сатып ятарга тиешме? Вәт тинтәк. Монда Җир шарын сусызлык афәтеннән саклап калырга кирәк. Инде адәмнәр, тәүбәгә килә алмыйча, үз язмышларының корбанына әйләнеп бара, чарасызлыктан Байкал күлен камап алганнар, тилмереп бер йотым су сорап гозерлиләр. Ә син, адәми зат, яман кәсебең белән «взятка» төртеп ятасың. Суны акча да, алтыннар да алыштыра алмый Сусыз яшәп була? Юк. Җир шарындагы тереклекне саклар өчен дип килгән инде без монда». Һәм ул, әлеге әңгәмәгә нокта куярга теләгәндәй, кулындагы таягын идәнгә төртеп алды.

 Балың үзеңә булсын, кайткач утырып чәй эчәрсез. Газиз оныгың хакына су да алып китәрсең

Аннары беркатлы Фәйзушны хуҗаның ярдәмчесе озатып чыгарып җибәрде.

Күренмәс Хәлимгә боларның барысы да кызык, гыйбрәтле иде. Ул бу бүлмәгә тагын кем керер икән дип янә кызыксынып көтте. Ачылып киткән ишектән елгыр гына кергән бер чибәр хатын-кыз затын күргәч, күзләрен ялт-йолт уйнатып алды. «Сөбханалла!.. диде. Мондый чибәрләр дә булса булыр икән! Байкал күле сылуы шушыдыр, күрәсең Күзләре очкынланып яна». Менә ул сыгылмалы, нәфис сыннарын ниндидер тылсым белән тибрәтеп-тибрәтеп алды да карашлары белән бүлмә эчен айкап чыкты. Сәхнә артисты сыман, игътибарны үзенә җәлеп иттерде. Янәсе, күрсеннәр аның матурлыгын һәм дә кемнәрнеңдер зиһеннәрен чуалтырлык дәрәҗәдә сәләтле икәнен дә. Ул, кыюлык күрсәтеп, тәхетендә утырган Аксакалга таба якынлашты. Гаҗәпкә кала төшкән Аксакал тамагын кырып куйды да сорады:

 Сез кем?

Ул сүзен шаяртудан башлады.

 Фәрештә, диде, күктән очып төштем. Ул кулларын очкан коштай канатландырып алды. Сезнең янга.

Ни гаҗәп, Аксакал йөзендә елмаю пәйда булды.

 Шаяртасызмы?

 Шаяртмыйча, бу дөньяда башкача ничек яшәргә кирәк. Яшьлек чәчәк вакыт, үз кадереңне үзең белмәсәң, сиңа кем карар?

 Кадереңне белүчеләр бармы?

 Бар, бар Ул хәйләле генә кашларын уйнатып алды.

 Сезгә ни кирәк? диде Аксакал, аның йомышын белергә теләп.

 Миңа сез кирәк

Җавап хуҗаны гаҗәпкә калдырды, ул сакал очларын кагып куйды. Бу күренеш Аксакал ярдәмчесен дә гаҗәпләндерде, һәм ул, сагаеп, чәнечкеле күзләрен уйнатып алды, хатын кыланышын ошатып бетермичә, иреннәрен кысты.

 Мин? диде карт, ханымга сораулы карашын төбәп.

 Әйе, әйе, сез Ул кулларын алгарак сузды. Минем шушы кулларымның биотоклары кешеләрне яшәртә дә һәм рәхәт тә чиктерә Мин шулай күп кенә кешеләрне сихәтләндерәм

 Сез кем булып эшлисез соң? Кайдан килдегез?

 Мәскәүдән килдем. Минем махсус салоным бар, шунда мин олуг-олуг түрәләргә массаж ясыйм.

Шикләнә калган Аксакал, ике бармагын үзенә таба бөгә төшеп, ярдәмчесен чакырып алды да колагына пышылдады:

 Бу хатын-кыз монда ничек килеп керде соң?

 Су чираты белән, галиҗәнаплары. Күкрәгенә күтәргән бер авыру баласы да бар иде кебек. Белмим, кеше баласын күтәреп тормаган булса.

Аксакал өстәлендәге кызыл төймәгә басты да хатыннан:

 Чын исемегез ничек? дип сорады.

 Мин Светлана Маратовна булам, диде чибәр зат. Әмма мине күпләр «Фәрештә», кайберләре «Фәрештәм!» дип кенә йөрттеләр. Мин аларга Ходайдан иңгән энергиямне сарыф иттем, яшәрттем. Телисезме, мин сезне бер ун яшькә яшәртәм

 Мин карт түгел әле, сакалым гына агарган, диде хуҗа.

 Күрәм Фәрештә, Аксакалга ачык елмая төшеп, башын чайкый-чайкый, алтынсу чәчләрен тибрәтте.

 Сез кияүдә түгелме?

 Кияүдә идем

 Аерылыштыгызмы?

 Юк Әмма мин ялгыз хәзер. Эш болай булды. Ирем нефтьчеләр җәмгыятенең генераль директоры иде. Аны депутатлыкка сайлау вакытында конкурентлары юк иттеләр Аннары байлыгына да хуҗа булдылар.

Аксакалның уйларын кемдер башына чаң суккандай уятып җибәрде: «Бу адәмнәр байлык артыннан куып күпме комсызланырлар икән? Ач күзлелек, нәфес идарә итә. Илләр җир байлыклары өчен талаша-талаша сугышалар, Җир планетасы өстенә афәт килерен дә искәрми-нитми, үз-үзләрен корбан итәләр»

Уйларыннан арынган Аксакал:

 Кызганыч диде, ханымның хәленә керергә тырышып һәм сорады: Сезгә миннән ни кирәк? Сумы?

 Юк, су гына түгел Мине сез кызыксындырасыз. Ишетүемчә, сезне бирегә, Байкал күлен саклап калырга, күктән оча торган тәлинкәләрдә алып килгәннәр, сакчыларыгыз белән. Сез, калганнардан аермалы буларак, үзегез дә җир кешесенә охшаган.

Аксакал көлемсерәп ачыла төште.

 Әйе, мин гади җир кешесе идем. Шушы Байкал күле буенда туып үстем. Көтмәгәндә мине инопланетяннар урлап китте. Җир шарына төрле афәтләр яный башлагач, кабат бирегә төшереп утырттылар. Бәлки, Себер җирләрен һәм күп телләрне белгәнгәдер.

Бу сүзләрдән соң Фәрештәнең куанычы арта төште, ул кабат кашларын сикертеп елмайды һәм:

 Сез миңа ошыйсыз, диде, минем күз алдымда яңа бер дөнья ачылып киткән күк булды. Сезгә якынрак килергә, кулларыгыздан тотып карарга ярыймы? Сез дә җир кешесе икән бит. Бәлки, минем энергетикам Сезгә яңадан-яңа көч бирер, яшәртеп җибәрер

Сакчы егет ханымның Аксакалга якынайганын күргәч, шунда ук каршына килеп басты. Якын килергә ярамый дигән мәгънәне аңлатып, кораллы кулларын як-якка җәйде. Аксакал сакчысына, бар китеп тор әле, дигәнне аңлатып башын изәде. Аннары Фәрештәгә әйтте:

 Әйтәм бит, мин яшь әле, сакалым гына агарган. Ул таягын күккә каратты. Анда, өстә, адәмнәр яшәрә, озак та яшиләр. Көч-куәтем җитәрлек әле минем.

Бу сүзләр ханымны өметләндереп елмаерга мәҗбүр итте.

 Бик шәп! диде ханым, янә дә бер адым алга атлап. Мин Сезгә ышанам

Шушы урында Аксакалның кәефе кырылып китте, кашлары җыерылды.

 Ярар, сезгә су кирәкме? диде ул, талчыгуын сизеп.

Фәрештә, хыялга бирелеп, үзенекен тукыды.

 Мин шушы Байкал күленә хозурланып яшәргә телим. Суларында чайкалып йөзә-йөзә, кем белән булса да бик озак-озак Иремнең үз күле дә бар иде, хәзер ул башкалар кулына күчте. Мин барысыннан да мәхрүм калдым. Ханым хәйләкәр күзләрен ниндидер сәерлек белән ялтыратып алды. Беләсезме, хәзер минем барыр җирем юк. Биредә, Байкал күле буенда каласым килә. Ул, кырын-кырын карап, ярдәмче сакчыга күз салып алды. Бәлки, Сезгә эшегездә ярдәмче кеше кирәктер, мин бухгалтер-учёт эшләрен дә башкара алам.

Шиккә калдыра төшкән бу сүзләрдән Аксакалның кашлары сикереп куйды. «Әллә бу ханым Байкал күле байлыгына кызыга инде?» дип уйлады ул һәм, җавабын кыска тотып:

 Байкал суы, бизнес ясап, алыш-биреш ясар өчен түгел, диде.

Ханым аптырап калмады.

 Хәзер миңа биредә калырга ярыймы соң? диде.

 Уйлап бетерергә кирәк Бу тиз генә хәл ителергә тиешле эш түгел.

Аксакал өстәл тартмасындагы төймәгә басуы булды, сигналны аңлаган ярдәмчесе шунда ук ханым каршына килеп басты.

 Илчебез ялыкты, хәзергә җитәр, диде һәм аны ишеккә таба озата китте. Артына борылып караган ханымның: «Тагын килсәм ярыймы?» дигән сүзләре ишетелеп калды. Сорауга каршы җавап ишетелмәде.

Аксакал ярдәмчесенә бер бармагын күрсәтте. Бу аның тагын бер кешене кабул итәргә теләвен аңлата иде.

Хәлим янә, тагын ниндирәк кеше керер икән дип, театр карарга килгән тамашачы сыман көтүен белде. Ишектә танышы Әсгатьне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый акаеп калды. Нишләп йөри ул монда? Әллә чүплеккә күмелгән «алтыннарын» эзләп килгәнме? Әллә аңа да саф, чиста су кирәкме?

Назад Дальше