Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 11 стр.


Тынып уйга калган Әсгать шулчак чүплектә низаг чыкканын да яшермәде.

 Анда чүплектә әздән генә конфликт булмый калды әле, диде.

Кәримә, сагая калып, шунда ук сорады:

 Нинди конфликт? Кемнәр белән?

Әсгать, уңайсызланып, сынын турайта төште. Үзенә текәлгән хатыны карашыннан читенсенде.

 Шунда, дип дәвам итте ул, бушатылган полиэтиленнарның урынын билгеләп йөргәндә, ике ир килеп чыкты. Берсе киң җилкәле таза гына, икенчесе чандыррак, йөзе кара көйгән, усал карашлы. Болар чүплек «хуҗа»лары булып чыкты. Кемнәрдер тарафыннан ул чүплек дигәннәренә кадәр бүленгән икән.

Кәримәнең сабырлыгы төкәнде.

 Шуннан нәрсә булды? диде ул.

 Тегеләр миңа: «Нишләп йөрисең монда?» дип бәйләнделәр. Ник килгәнемне әйткән идем, тазасы, кабартма битлесе, башта авызын җәеп, кычкырып көлде. Аннары миңа җикеренде: «Мужик! Йөрмә монда, ди. Үзеңне дә полиэтиленнарың белән чүплеккә күмеп куярбыз», ди.

Бу сүзләрдән соң Кәримә, болай да саулыкка туенмаган ире өчен борчылып, тавышын күтәрә үк төште:

 Менә йөр һич кирәкмәгәнгә, диде ул һәм пауза ясап өстәде: Әҗәл эзләп Ни булганын, кайда икәнеңне дә белә алмабыз.

Кәримә ире сөйләгәннәрен, аның үсмер чагында, Монголиядә яшәгәндә, кышын далада ач бүреләрдән куркып йөкле чана астына кереп качканлыгын, эзләргә чыккан әтисе аркасында гына көчкә исән калганлыгын исенә төшерде дә янә шелтәләде:

 Чүплектәге ике аяклы «бүреләр» алар икенче, диде. Сиңа нәрсә җитмәгән? Мине ялгыз калдырасың киләме?

Әсгать хатыны орышканда тынып тыңлап торды. Аннары кыен халәтеннән чыгарга теләпме, аклангандай әйтте:

 Ярый әле, мин аларга спирт биреп котылдым, диде.

 Спирт кына коткарыр, бар диде Кәримә, иренең сәер фанатиклыгына гаҗәпләнә төшеп. Бик хаҗәт идең, саруларын кайнатып йөрсәң, чүплеккә күмеп тә куярлар. Эзлә аннары

Хатыны кисәтүләреннән бераз тынып торгач, Әсгать үз яңалыгын ирештерергә ашыкты.

 Беләсеңме, мин шул чүплектә кемне очраттым?

 Кемне инде?

 Моторлар төзү заводында бергә эшләгән конструктор Хәлимне.

 Каян килеп чыккан ул анда? Синең кебек полиэтиленнарны эзләпме?

 Юк. Ул анда үзенә парник сыман «йорт» корып, яшәп ята.

Кәримә ышаныр-ышанмас сорады:

 Ничек? Үзе инженер-конструктор, үзе чүплектә яшиме? Булмаганны. Нием калган аңа анда? Кәримә үз сорауларына җавап эзләгәндәй итте дә янә икенчесен бирде: Хәлимең бомжга әйләнмәгәндер бит?

Әсгать алтын куллы Хәлимгә «бомж» ярлыгын тагасы килмәсә дә, чынлыкта шулайрак икәнлегенә инанып, гаилә зилзиләләреннән соң мөшкел хәлгә калуын, чүплек «хуҗа»лары тирәсендә кайнашып яшәвен кызганып, хатыны соравына болай дип җавап бирде:

 Урамда калгач нишләсен? Бомжга да әйләнерсең

 Аның хатыны булгандыр ич? диде Кәримә, кашларын җыера төшеп.

 Бар, диде Әсгать. Күрәсең, тыныша алмаганнар Үзенекен үзе беләдер инде. Без аның белән телефон номерларын алыштык. Аны эшкә урнаштырып булмасмы? Хуҗага кереп чыгам әле. Ул башлы кеше, чүплектә яшәп әрәм булуы бар

Кәримә үз-үзенә нәтиҗә ясады: «Бераз гына үзе турында кайгырта, җитди була беләме инде бу? дип ире турында уйлады. Кеше көен көйләп бетереп буламыни ул!» Аннары сүзен икенчегә борды.

 Беләсеңме, Әсгать, диде, соңгы вакытта безнең әти, эшен алыштырганнан бирле, шул «Наратлык» санаториена директор итеп билгеләнгәч, ничектер күңелсезләнебрәк, уйга батып йөри башлады. Син, кызыксынып, әтиеңнең эшләгән җиренә барып килсәң дә зыян итмәс иде. Пенсиягә чыгар вакыты җиткәндә, нигә кирәк булгандыр аңа җитәкчелек эше? Вакыт табып янына барып кил әле

 Кирәк, кирәк, диде Әсгать, хатыны фикерләре белән килешеп, һәм әтисе Хәбирне һич онытырга ярамаганлыгын колагына киртләп куйды.

Аннары Әсгать, бүлмәсенә узып, өстәл өстендә яткан сызымнары, яңа тәкъдимнәре эшенә кереште.

Директор дәгъвасы

Әсгатьнең әтисе Хәбир «Наратлык» санаторие директорлыгына ике куллап ризалашты. Аның күп еллар газ оешмасы җәмгыятендә шофёр булып та эшләве, шунда оешма түрәсен машинада йөртүе, җитәкчесе белән якыннан килешеп, үзара аңлашып эшләве аңа уртак тел табарга ярдәм итте. Бер үк вакытта Хәбирнең дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә барды. Төрле оешмалар арасында җир биләмәләрен, андагы корылмаларны бүлешүләр дәвам итә, ягъни милекләрне үзләштерә, хосусыйлаштыра торгач, яңа мөмкинлекләр газ оешмасы җитәкчесе Риф Хаевич үз иткән шофёрын янә бер баскычка үстереп, аны шунда санаторий директоры итеп билгеләргә юл ачты. Көчемдә чагында нигә эшләп карамаска, дип ризалашты Хәбир.

Тәбәнәгрәк буйлы Хәбир, рәсми кәгазьләрне, документларны кулына алып, икенче көнне үк «Наратлык» санаториена килеп, аның янәшә-тирәләрен үз күзләре белән барлап, күзәтеп чыкты. Урыны менә дигән, нарат урманы эчендә, янәшәдә генә искиткеч матур күле бар. Теләсәң рәхәтләнеп су коена, балык тота аласың. Биредә ял итүчеләргә дә иркенлек. Арырак, кемнәрнеңдер затлы-затлы дача йортлары да калкып чыккан. Димәк, монда да йоклап ятмыйлар, һәркем үзе өчен тырыша, тырмаша, гел дә мулдан, яхшырак яшәргә тели.

Урман эчләрендә күңелгә якын сихри хозурлык. Чиста һава, үзе тыныч. Чыршы-нарат башларындагы яшел ылысларны аралап, ялтырап-ялтырап сузылган кояш нурлары, күңелләрне ача, яшәргә дәрт, көч өсти. Ходай биргән гомереңә куанып, кадерләрен белеп, эшләп яшә дә яшә генә!

Шундый дәрт белән, күтәренке рухта, инде көдрә чәчләре шактый көмешләнә төшкән Хәбир санаторий директоры бүлмәсе ишеген кыю гына атлап эчкә узды.

 Исәнмесез! диде ул, керә-керешкә, түрдә өстәл артында утырган калку гәүдәле, киңчә яңаклы, әле үз урынында эшләп торган директорга кулын сузып. Хәбир Әхмәтҗанов булам.

 Яхшы, диде директор, көрәктәй кулын сузып һәм торып басты. Мин Газиз Раифович булам, беләсез булыр, бирегә белми генә килмәгәнсездер инде.

 Беләм, беләм, диде Хәбир, янәшәдәге урындыкка утырып һәм сүзен нинди максат белән килүеннән башлады: Эш болай тора бит, Газиз Раифович, минем бирегә килүем юкка гына түгел. Бәлки, чамалыйсыздадыр.

 Юк, әлегә чамаламыйм диде Газиз, җавап көтеп.

 Мине биредәге «Наратлык» санаториена директор итеп җибәрделәр.

 Минем урынгамы? диде Газиз, гаҗәпкә калып. Алай икән Көтмәгән идем.

 Бу санаторий хәзер үз биләмәләре белән газ җәмгыяте оешмасы карамагына күчте. Хәбир папкасыннан рәсми кәгазьләрен чыгарды. Менә документлары, куллар куелган, шеф Риф Хаевич имзасы белән дә имзаланган.

Директор Газизнең киңчә яңаклары җәелә төшеп, аны сагайтып калдырды. Ул кулына алган кәгазьләргә җентекләп күз салды. Хикмәт нәрсәдә икәнен аңлагач, рухын төшерми генә сорады:

 Шуннан? диде

 Шуннан шул, минем тәкъдим болай: санаторий директоры урынбасары булып каласызмы? Бергә-бергә эшләп китәрбез

Әлеге сорау Газизнең калын кашларын чөеп-чөеп алды. Ул, күп еллар җитәкчелектә эшләгән тәҗрибәсеннән чыгып, кемнең нәрсәгә сәләтлелеген йөз-кыяфәтеннән дә чамалый, сиземли белә. Каршында буе үзеннән шактый кайтыш, көдрә чәчле Хәбиргә, син нәрсә дигәндәй, карап-карап алды. Үзен түбәнсетү итеп сизеп гарьләнде. Аннан, көттереп, болай диде:

 Минем «зам» булып эшләгән юк бит

Хәбир аның сүзен уенга алды.

 Шаяртмагыз инде, диде, көлемсерәп.

 Мин дөресен әйтәм, диде Газиз, җитдилеген саклап.

 Ничәмә-ничә еллар директор булып эшләгән кеше ничек «зам» эшен башкара алмасын? Булмаганны

Газиз Хәбирне ошатып бетерә алмады, ул үз фикерендә калды.

 Чынлап шулай диде.

 Уйлагыз әле сез, уйлагыз

Хәбир соңгы сүзен шулай дип әйтте дә, объектларны барлап, күзәтеп чыгарга кирәклеген уйлап, бүлмәдән чыгып китте.

Көтелмәгән хәлдән соң өстәл артында утырып калган Газиз уйга калды: «Бу түрәләрне дә әйтер идем, маена чыдаша алмый, чыгырларыннан чыгалар, дип фаразлады ул. Кыланып та карыйлар инде. Тегесен дә үзләштер, монысын да. Башкача ярамый! Имеш, көчленеке замана. Байларны һаман акча шашындыра. Психологияләре шуңа корылган. Үзләренә ни кылансалар да ярый дип уйлыйлар Булды бит инде, булды, мәкерлелек белән булса да, кемнәргәдер объектларны юнь бәягә сатып алулар, хосусыйлаштырулар. Янәсе, яшел юл ачылганда, үз кирәгеңне эшләп кал, булганны таратып булса да. Күпме гөрләп эшләп торган социаль объектларның инде тузан сарган ватык-җимерек тәрәзәләре «авызларын» ачып моңаеп калды. Дөрес, кайберләренә хуҗалар тиз табыла торды Шушы күлнең аръягындагы пионер лагере да эшләүдән туктасын инде. Аңа кем хуҗа булыр?.. Ә мин, беркатлы ишәк сыман, һаман да булсынга эшләп йөрдем. Шушындагы күлнең «зәңгәр күзен» күккә каратып яктырттым: пычрактан, ләмнән арындырттым, чистарттырдым. Яр буйларын ныгыттырдым. Кешеләр күлгә соклана-соклана кинәнәләр, рәхәтләнеп су коеналар, ял итә-итә, балык тоталар. Болар барысы да табигать биргән байлык, сәламәтлек чыганагы югыйсә Миннән соң нәрсә булып бетәр?»

Газиз, бирегә санаторий директоры булып килгәнче, моннан ерак та булмаган «Татметалл» оешмасында, авыл хуҗалыгының районара запас частьлар базасында эшләгән иде. Ул, шул көннәрне искә алып: «Кыен булса да рәхәт чаклар бар иде дип уйлады. Моңарчы тырышып, булдырган хезмәт җимешләреңне хәзер үзеңнән кендек буе гына булган шушы Хәбир дигән адәми затка калдырып кит инде. Хурланырсың да. Ничек итеп аның ярдәмчесе булып эшләп йөрергә кирәк? Син тырыш, ә ул әзергә бәзер килсен дә, мин булдырам дип, канат ярсын, гомер-гомергә яраклашкан хуҗасы Риф Хаевичка тәлинкә тота бирсен».

Газиз, уйлана торгач, янә дә Хәбир белән аңлашып, үзара килешеп эшли алмаслыгын сизде, бер кистереп әйткән җавабыннан кире кайтмаска булды.

Әйе, аның эшләре дә баштарак җиңел генә бармады. Директор бүлмәсе ишеген кагып та, какмыйча да керүчеләр күп булды. Кемнәрдер ял итәргә путёвка сорады, кемнәргәдер аерым бүлмә, махсус шартлар кирәк иде. Ул аларның гозер-үтенечләрен булдыра алганча үтәде. Аңа читтән башка максатлар белән дә килүчеләр булды. Хәтта «Жилка» төркеме дип даны чыккан бандит малайлар да бирегә сугылдылар, үз кирәкләрен, мәкерле максатларын алга сөрделәр. Ул, алар белән сөйләшкәндә дә, үз ныклыгын саклады, үз сүзен сүз итә белде. Алар белән әчелешле булмый, бәйләнешкә керми генә, территориядәге тәртипләрне саклап кала алды.

Бервакыт көтмәгәндә янә кыек эшләрен башкаручы өч егет аның кабинетына килеп керде. Алар барында ук Газиз, телефон трубкасын алып, сакта торган милиционерга: «Син минем бүлмәгә кемнәрне кертәсең?» дип шалтыратты. Ә аларның милициягә дә йогынтысы зур икән. Тегеләр: «И менты наши люди», дип, үзара бер-беренә карашып елмаештылар. Кыяфәтләре дә матур түгел иде. Берсенең башы пәке белән төптән кыркылган, калган икесе дә кыска чәчлеләр. Ялтыравык баш майкадан гына, түшендә, беләгендә татуировкалап ясалган рәсемнәр. Күрәсең, шактый утырып та чыккан. Шома күренә, йөзендә кыюлык. Калган икесе аңа карап тора. Димәк, башлыклары булырга тиеш Егетләрнең үз-үзләрен тотышы Газизне сагайтты. «Болар тикмәгә генә килмәгәннәр инде», дип уйлады. Аннары, кыюлана төшеп:

 Егетләр, ни йомыш? диде.

 Шеф! диде ялтыравык баш, киңчә иңбашларын уйнатып. Кешеләрчә, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Бездән зыян күрмәссез. Безнең менә шушы урман эчендә, тыныч урында бергәләп яшисе, үз эшләребезне башкарасы килә. Ышанып әйтәбез, сезгә тынычлык булыр, хулиганнар да борчымас

 Әйе, дип сүз катты кайчандыр бер беләгенең кан тамыры киселгәне, әлеге иптәше сүзләрен җөпләргә тырышып. Кыркылган баш аңа шунда ук күтәрелеп карады да: «Кувалда!» диде, аңа кысылмаска ишарә ясап. Башлыкның ишарәсе белән өченчесе дә, киртләч колаклысы да, күзләрен уйната-уйната килеште. Кыркылган баш сүзен дәвам итте:

 Ышаныгыз, монда сезнең идеальный тәртип булачак, җыен шантрапа килеп, теләсә ни кыланып та йөрмәячәк, күлне дә пычратмаячаклар.

Газизнең сабырлыгы төкәнде. «Әллә болар миннән акча алып яшәргә телиләр инде?» дип уйлап алды ул һәм:

 Сезгә миннән ни кирәк? диде.

 Шеф! диде ялтыравыклы баш, пауза ясап, сүзләренә мәгънә салырга тырышып дәвам итте: Безгә үз кешеләребез белән утырып сөйләшергә, киңәшергә, шунда үз проблемаларыбызны да хәл итәргә бер тыныч урын, кыскасы, бина кирәк.

Гаҗәпкә калган Газиз керфекләрен каккалап алды.

 Миндә артык бина юк бит, диде ул, ризасызлык белдереп һәм «юк» дигәнне аңлатып, иңбашларын калкытып алды.

Егетләр директорның бу ризасызлыгын тыныч кына кабул иттеләр дә тынып калдылар. Кыркылган башның беләк мускуллары уйнап алды, сытыла төшкән чырае янә ачыла төште. Ул бу юлы директорга исем-фамилиясе белән мөрәҗәгать итте.

 Газиз Раифович! диде. Безгә бу территория бик таныш. Без шушы тирәлектә үскән егетләр. Кайда нәрсә барын да, кемнең кем икәнен дә беләбез. Сезнең санаторий бинасыннан читтәрәк, урман эченә таба кечерәк кенә бер бина бар, кирәксә, мунчасы да янәшәдә генә. Безгә шул бинаны биреп торыгыз.

Киртек колак какча яңакларын уйнатып алды.

 Уңайлы, тыныч урын диде, сүз катып.

 Фок, диде кыркылган баш, тегенең кушаматы белән атап авызын каплады.

Ике арада киеренке тынлык урнашты. Газиз үзенә текәлгән чәнечкеле карашлардан уңайсызланды. Ул, суларга һава җитмәгәндәй, галстугын бушата төште. Ничектер икеләнеп калды һәм үзе дә сизмәстән:

 Вакытлычамы? диде.

Шушы мәлдә «братлар» төркеме, ниһаять, Газизнең йомшара төшкәнен бик тиз сизеп алдылар. Кыркылган баш югалып калмады.

 Вакытлыча икән, вакытлыча, диде, аннары күз күрер Һәм ул, килештекме дигәндәй, Газизгә кулын сузды, Газиз карышмады.

Куллар кысышкач, Киртек колак үз фикерен ирештерергә ашыкты.

 Газиз Раифович! Моннан соң Сез безнең Пахан булырсыз, диде ярым шаярта төшеп.

Һәм алар, Пахан сүзеннән канәгать калып, гөрләшеп көлештеләр. Газиз бу сүзнең кемгә атап әйтелгән мәгънәсен аңласа да, белмәмешкә салынып:

 Ярар, алай ук мыскыл итмәгез инде мине, диде.

 Бу мыскыллау түгел, олылау, дәрәҗә! дип күтәреп алды беләк тамыры киселгән Кувалда, нык, таза кулын өскә күтәреп.

Ике арадагы киеренкелек кими төшкәч, ачыктан-ачык сөйләшүләр башкачарак юнәлеш алды

Соңыннан әлеге төркем үзләренә рөхсәт ителгән бина биләмәсен өч көн дигәндә өч метрлы калай койма белән әйләндереп тә алды. Мунчаны да рәткә салдылар. Санаторийда ял итүчеләр күзенә ташланмас өчен, урман эченнән үзләренә аерым юл да салдылар. Әлбәттә, тәртип тә, күлнең чисталыгын да сакладылар. Вакытлыча дип урнашсалар да, тыныч кына яши бирделәр, Газизнең үзенә терәк тә була белделәр.

Әлбәттә, койма эчендә яшәүче төркемнең үз тормышы кайнады. Мунчалы яшерен бинага вакыт-вакыт чибәр сөяркәләр дә килде. Алар, үзләренең яшәү мөмкинлекләрен тудыру өчен, төрле-төрле ысуллар уйлап таптылар. Предприятие җитәкчеләренә дә чыктылар, хәтта бер-берсен вакытлыча «эшкә» урнаштыру мәсьәләләрен дә чишә алдылар Аларга Паханга тиңләнгән Газиз үз кеше булып китте. «Бер караганда, алар да кеше бит, тормышларын үзләренчә корып яшәргә тырышалар, дип уйлады ул. Мондый көнгә төшүләренә алар үзләре генә дә гаепле түгел югыйсә». Ул эчтән шулай ризалашырга булды. Бу төркем белән бәйләнешкә керәсе килмәде.

Шушы хәлләрне күңеленнән кичергән Газиз: «Яңа директор бу төркем әһелләрен ни эшләтер инде?» дип, үз-үзеннән сорап куйды. Шулвакыт, инде кабинетыннан җыенып чыгып китәм дигәндә генә, янәдән Хәбир әйләнеп керде һәм ул, буыла төшеп, Газизгә ризасызлыгын белдерде:

 Газиз Раифович! диде. Теге читтәге калай койма белән әйләндереп алынган корпуста нинди кешеләр яшәп ята?

Җавап көтеп тормастан, Хәбир фикерен әйтеп бетерергә ашыкты.

 Алар ял итүчеләр түгел бит. Моны ничек аңларга була? Монда аларның эзләре дә булмасын

 Анысын үзең хәл итеп бетерерсең инде, диде Газиз һәм, миңа хәзер монда нәрсә калган дип, бүлмәдән чыгып китте.

«Санаторий биләмәсендә ниләр генә кыланып ятмаганнар икән?» дип шиккә калган Хәбир янә шул калай койма эчендәге корпуска юнәлде. Аның бу визиты әлеге төркемгә ошамады. Таләпчәнлек күрсәткән директор Хәбир аларга соңгы сүзен болай дип бетерде:

 Уматывайте отсюда, хуже будет

Фаҗига

Шимбә көнне Әсгать, хатыны киңәшләрен дә искә алып, әтисе янына, «Наратлык» санаториена җыенды. «Эшләре ничек, җайланамы? Күз-колак булуың зыян итмәс» дип уйлады ул. Алар үзләре, сирәк-мирәк булса да, телефоннан хәбәрләшеп торалар иде. Соңгы вакытта гына ничектер очрашып сөйләшә алмадылар.

Әсгать, юлга чыкканчы, әтисе Хәбиргә кесә телефоныннан шалтыратып карады. Телефон җавап бирмәде. Бу хәл аны шөбһәләндерде, ул урман эчендәге «Наратлык» санаториена ашыкты. Уйларын эшкә җикте: «Ул әтисенең хәлләре белән ешрак кызыксынып торырга тиеш тә югыйсә Һаман да шул вакыт җитми дибез, дөнья куабыз. Исән чагында бер-береңне аңлау, ниләр кичереп яшәвеңне белү бик кирәк бит. Аны әтисе Монголиядә чакта бүреләр һөҗүменнән дә коткарып калды. Боларны ничек онытырга мөмкин? Механика заводында эшләгәндә, югары ешлыктагы электр миче янында токтан егылып, баш җәрәхәтеннән авырып киткәч тә әтисе, аны савыктырыр өчен, ничекләр генә тырышмады. Бердәнбер малае өчен җан атып яшәде ул. Өйләнгәч, аларга фатир алырга да булышты. Дөрес, бу очракта газ оешмасы җитәкчесе Риф Хаевичка бик рәхмәт. Аның зур дәрәҗәсе барысын уңай хәл итте дә куйды»

Назад Дальше