Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 12 стр.


Әсгать бу очракта әтисе хакында бернәрсә белән генә килешеп бетә алмады. Нигә ул санаторий директоры булырга ризалык биргән? Кирәкмәс иде. Тыныч кына эшләп йөргәндә, тот та күч җитәкчелеккә! Кешеләр белән эшләү җиңел түгел ул. Аеруча хәзер. Күбесенең эшкә җигелеп эшлисе килми. Әзергә бәзерне һәм тәмлерәкне яраталар Аның эшендә дә кайберәүләр синең уйлап тапкан тәкъдимнәреңә сөенә алмый, киресенчә, эшеңне күрергә тырышмыйлар, хәтта хөсетләнәләр. Юкса син дә тырыш, булдыр. Кем тыя? Отходка чыккан полиэтиленнарны кабат эшкәртү өчен, заводта икенче линия төзи башлагач та, янә кыңгыр караучылар табылды. «Скандальный» кушаматыннан соң икенчесен дә уйлап таптылар. «Әнә Кыңгыраулы кеше килә» ди башладылар. Ни генә дисәләр дә, ул аларга игътибар итмәде. Уйлар сөреше фанатикларныкы кебек өстенлек алды, аны шушы юлдан тайпылдырмады.

Әсгать башына нинди генә уйлар кереп чыкса да, аны урман юлы отыры әтисе янына ашыктырды. Баһадирдай төз калкып, күк пәрдәсен каплый төшеп, тын калган озын наратлар, яшел чыршылар, безгә нинди кеше килеп чыккан дигәндәй, аның янә дә үсәргә теләгәндәй калкынып-калкынып атлаган гәүдәсен күзәтә бардылар. Кая дип ашыга ул? Кем янына? Яшел ылыслар арасыннан сузылган кояш нурлары Әсгать йөзен фотога төшерергә теләгәндәй яктыртып-яктыртып алды.

Биредәге гаҗәеп саф һава аның сулышларын иркенәйтсә дә, «Әти нихәлдә икән? Нигә телефоны җавап бирми?» дигән сораулар тынычсызлап, җанын отыры борчыды. Бу хакта өстән «күрәзәчелек» иткән телсез агачлар да аңа бернинди җавап, киңәш бирә алмадылар.

Юл, ниһаять, аны ачык аланлыкка алып чыкты. Әнә санаторий бинасы да агачлар арасыннан ялтырап күренде. Ул туп-туры шул бинага таба атлады. Килеп җитеп капкадан керүгә, аны ишек төбендәге сакчы милиционер туктатты.

 Сез кая?

Әсгать бераз каушап калды.

 Миңа санаторий директоры Хәбир Әхмәтҗанов кирәк иде, диде ул.

 Ул биредә юк, диде чак кына мыек та үстереп җибәргән яшь милиционер. Бүген ял көне бит. Сез аңа кем буласыз?

 Мин аның малае. Кичә булдымы ул?

 Булгандыр. Минем сменам иртән генә башланды. Ул уйлап-уйлап торды да исенә төшереп өстәде: Минем сменщик аның кичә күл буена китеп барганын күргән, кулында кармагы да бар иде, ди.

Шуннан соң Әсгать күл буена ашыкты. Бара торгач, күл өсте дә ялтырап күренде. Урыны-урыны белән тирбәлгән вак-вак дулкыннардан күлнең дә гүя чырае сытылган диярсең. Ара-тирә яр кырыйларында үскән агачлар зәңгәр күл төбенә таба сураеп үскәннәр. Әсгать аларга игътибар итми як-ягына ялт-йолт карануын белде, кызулый төшеп, яр буйлап күлне әйләнеп чыгасы итте. Үзе әтисе хакында: «Юк, ул бу вакытта балык тотып утырырга тиеш түгел», дип уйлады. Күренми калмасын дип, текәрәк яр читенә якынрак та килеп карады. Аннары янә ашыкты, йөгергәләп тә алды. Ул барган җиреннән кинәт туктап калды. Чү! Тукта! Теге яр читендә берәү ялгыз агач янында кармак салып утыра. Ул аңа текәлебрәк карады. Кем ул? Әтисенә охшаган да, юк та кебек. Көрән свитердан, нәкъ әтисенеке кебек. Әйе, ул үзе, әтисе ич! Аны күргәч, Әсгать эченнән сөенеп куйды. Аңа таба чаба башлады. Кулларын болгый-болгый аваз салды: «Әти, әти!..» Ә ул аны ишетми дә. Әллә колаклары тонганмы? Юк, юк. Алай булырга тиеш түгел, түгел. Ул аңа кабат катырак итеп кычкырды: «Әти-и!..» Кинәт бугазына төер тыгылды, йөрәге жу итеп китте. Ул, аны-моны карамый, әтисенә таба чапты да чапты. Ә ул һаман селкенми дә, кармагын кулына тоткан килеш утырып тора. Бу ни хәл? Әсгатьнең йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип кага башлады. Шөбһәләнүеннән чигәләре кысылды. Шулай да ул әтисенә таба ашыкты, якынайгач, яр буена сикерде. Бер-ике адым калгач, янә дәшеп карады: «Әти! Әти, дим!» Юк, Хәбир ишетми, һәм ул селкенми дә.

Әсгать әтисенә якын ук килде, алдына чыгып карады һәм авызына тыгылган чүпрәкне күргәч, имәнеп, башы әйләнеп чайкалып китте.

 Ни булды сиңа, әти? диде ул, иңрәп һәм әтисе авызына тыгылган чүпрәкне алыйм дип аның тәненә кулы белән кагылган иде, ул инде суынган, катып калган. Әсгать аяк очларына ятып, ике куллап ярсый-ярсый, җирне төйде дә төйде. Җирсеп елады: «Кемнәр, кемнәр үтерде сине, әти? Кемнәр ерткычларча мәсхәрәләде?»

Әсгать, бераз өнгә килгәч, әтисенә карап-карап торды да аны әйләнеп чыкты. Янәшә-тирәсенә кан аккан, киемнәре дә канга буялган. Аннары ул үз-үзеннән сорап куйды: «Ә ул ничек болай туры утырып тора? Авып китмәгән?» Ул кан аккан тирәгә янә игътибар итте һәм, ни күзләре белән күрсен, әтисен ерткычларча, каһәрләп, казыкка утыртып куйганнар Ул: «Кабахәтләр!..» дип үкседе дә үкседе. Аннары кесәсеннән телефонын чыгарып, хатыны Кәримәгә шалтыратты. Бермәл сүзен әйтә алмый тотлыгып калды. Телефонда Кәримә тавышы яңгырады:

 Тыңлыйм, Әсгать, тыңлыйм Ник дәшмисең?..

Көттереп, сыкранып чыккан Әсгать тавышы яңгырады:

 Әтине үтергәннәр Санаторий күле буенда. Син хәзер милициягә хәбәр ит. Үзең дә кил монда

Ачылмаган җинаять

Җинаять кылынган урынга милиция хезмәткәрләре соңармыйча килеп җитте. Шул ук көнне Хәбир үлеме буенча җинаять эше дә кузгатылды. Җинаятьчеләрнең эзе суынганчы дип, район милиция бүлеге тикшерүчеләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, оператив эшкә керештеләр. Һәр очракны, күрсәтмәләрне кәгазьгә теркәделәр, аерым материалларны экспертизага җибәрделәр

Әсгатьтә үтерүчеләрне бик тиз табарга тиешләр дигән өмет уянды. Һәрхәлдә, ул моңа ышанды, өметен өзмәде.

Көннәр артыннан көн узды. Һаман да җинаять эшенең очына чыга алмагач, бу хәл болай да җан тетрәнүләре кичергән Әсгатьне янә дә борчуга салды. Механика заводында егылып башын имгәткәннән соң калган авыруы көчәя төшеп, аның сәламәтлеген нык какшатты. Шуңа да карамастан ул һич тынычлана алмады, үтерүчеләрне таптырасы килеп, милиция хезмәткәрләре янына барып керде. Аларның: «Эзлибез, абзый, эзлибез. Очына чыгарга тиешбез» дигән сүзләрен ишеткәч, бераз тынычлана төшеп, кире өенә кайтып китте. Хәтта ул үзе шул санаторийга барып, анда эшләүче очраклы кешеләрдән бу хәлне күрүчеләр, ишетеп белүчеләр юкмы, дип сорашып та йөрде. Җинаятьнең очы-кырые күренмәде дә күренмәде.

Беркөнне ул янә әлеге санаторийга, күл буена җыенды. Янәсе, нәрсәне дә булса үзе ачыклый алыр? Бу уен сизеп алган хатыны Кәримә аны шып туктатты да:

 Әсгать! Утыр әле! диде, иренең авырып китүеннән куркып һәм аның үзе белән дә берәр хәл килеп чыкмагае дип шикләнеп. Син тикшерүче түгел, законнарны да белеп бетермисең. Хәзерге криминалның үз законнары бар, алар инде властька да үрмәләп кергән һәм хакыйкатьне дә бик оста яшерә, кирәк кешеләрен үз файдаларына эшләтә дә беләләр Без бит ул җинаятьчеләр артында кемнәр торганын белмибез. Алар аны, нинди максаттан чыгып, нинди үчлек белән үтергәннәр бит? Үчлекләрен белсәк тә, кемнәр эше икәнен чамаласак та, дәлилләрсез исбатлый алмыйбыз Алар үз кулларындагы дәлилләрне теләсә ничек бутый алалар. Чөнки кушканны үтиләр Син сабыр ит, тынычлан. Тегендә сугылып, монда сугылып йөрми тор, саулыгыңны сакла. Мин синең өчен дә борчылам

Җаны әрнегән Әсгать хатыны сүзләре белән тиз генә килешергә теләмәде, үзенекен тукыды.

 Үлгән артыннан үлеп булмый дип әйтәсең киләме? диде. Ул кабахәтләр минем әтиемне юк итсеннәр дә

Кәримә сабырлыгын җыеп тынып калды. Фикерләрен туплап дәвам итте:

 Тынычлан, Әсгать, тынычлан. диде ул. Ходай кушып, ул җинаятьчеләр фаш ителер. Хәзер беркая бармыйсың да, йөрмисең дә

Кәримә сүзсез калган иренә кызганып карады: «Бетеренде, авырып китеп аяктан егылса, мин ялгызым ни эшләрмен? дип уйлады. Ичмасам, картайган көннәребездә терәк, бер юаныч өчен балаларыбыз да булмады».

Әсгать утырган урыныннан купмый уйлана калды. Хатыны сүзләре белән килешсә дә, янулары-көюләре, бер ялкынсынган нервылары аны тиз генә тынычландыра алмады. Аннары ул урамда йөрергә чыгып китте

Беркөнне уйларына бирелгән Әсгать, аны-моны карамый урам аркылы чыкканда, ялгышып кызыл утка килеп керде, шунда ук аны машина бәреп екты. Ул, хастаханәгә барып җиткәнче, юлда вафат булды. Кемнәрдер бу хәлне җинаятьчеләр тарафыннан махсус эшләнгән дип тә фараз кылды, ә кемнәрдер бу үкенечле үлемне күрәчәк дип юрады. Кайсы дөрес, моңа төгәл җавап бирүче булмады.

Ни генә булмасын, вакытлар узуга карамастан, Хәбир «эше» буенча җинаятьчеләр ачыкланмый калды. Бу вакыт санаторий биләмәсендә үзләренә «оя» корып яшәгән «авторитетлар» төркеме каядыр китеп югалганнар иде инде.

Көтелмәгән хәбәр

Калага килеп чыккач, юкка чыккан паспорт, документлары артыннан кайгыртып йөргән Хәлим, эшкә урнашу мәсьәләсен уйлап, танышы Әсгатьне исенә төшерде дә, кесә телефонын чыгарып, аңа шалтыратасы итте. Номерын җыйгач, аргы телефонда хатын-кыз тавышын ишетеп гаҗәпкә калды.

 Алло! Сезгә кем кирәк?

 Миңа Әсгать кирәк иде, диде Хәлим.

Беразга тынып калган хатын-кыз тавышы янә яңгырады.

 Сез кем буласыз?

 Хәлим. Без Әсгать белән танышлар идек. Ул миңа шалтыратырга кушкан иде. Ә сез кем буласыз соң?

 Әсгатьнең хатыны.

 Гафу итегез, аның белән сөйләшергә мөмкинме?

Аргы телефондагы тавыш тынып калды. Аннары гына Кәримәнең әкрен генә җирсеп, сыкрап чыккан тавышы ишетелде:

 Әсгать үлде бит

 Ничек?

 Аны машина бәрде Шунда ук өзелгән телефон «пип-пип» килде.

Көтелмәгән хәбәрдән аптырап калган Хәлим, аяклары тартышкандай, бермәл атлап китә алмый торды. «Ни кызганыч!..» диде ул, Әсгатьнең вакытсыз үлемен авыр кичереп. Тик Хәлим аның тормышында булган хәлләрдән бихәбәр иде.

Бүген чүплек тавына кайтырга ашыкмаган Хәлим, як-ягына карамый, урам буйлап барды да барды.

Яшәсен иде авыл

Хәлим, хатыны юкка чыгарган паспорт, документларын яңадан алу хәстәрен уйлап, район үзәгенә кайтырга булды. Ул юл уңаенда башта туган авылы Үзәнлегә кереп чыгасы итте. Аңа анда авыл Советыннан бер белешмә кәгазен алырга кирәк иде.

Ул кайтып, авыл Советыннан кирәкле белешмәне кулына алгач, хәзер кая барырга дигәндәй, урам уртасында басып калды, аннары үзе яшәгән йорт-нигез урынын да күреп китәсе килеп, авылны урталай бүлеп торган озын гына Пызул урамына таба юл тотты.

Монда аңа һәммәсе якын, таныш. Туган авылы аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр белән тартып тора, кайткан саен рухын күтәреп, күңелләрен канатландырып җибәрә, төрле-төрле хатирәләр уята. Авыл үзенчә беркөе генә яшәвен дәвам итә. Ара-тирә яңа йортлар, яңа каралтылар калкып чыккан. Эшкә булган, кулыннан килгәннәр, иртәгесе көннәрен кайгыртып, тырыша бирәләр. Авылда эшкә кытлык тугач, кемнәрдер шабашкага йөреп акча юнәтә, кемнәрдер үзенә кулай эш эзләп читкә чыга, шәһәр тирәсенә барып эшли. Башкача ни хәл итәсең, колхозлар таралгач, техника заманында юньле эшне кемгә генә җиткерә аласың? Шунысы куанычлы: барыбер дә аларның күбесе туган авылын, туган җирләрен оныта алмый, ата-ана гомер кичергән нигез-йортларын ташлап китми, шунда куанып яши, хезмәт итә бирә.

Хәлим, нигезләре җиргә иңеп, капкалары кыйгаеп салына төшкән йортларга күз салгач, анда яшәүчеләргә карата кызгану хисе дә кичерде. Ул йортларда аеруча карт-корылар, ялгызлар яши. Алар көн тууга, еш кына, сагышлы күзләрен тәрәзәләргә төбәп, читтә яшәүче улларын йә кызларын кайтып килмәсләрме дип көтәдер, кайсыберсе ерактагы туганнарының да хәлләрен беләсе, йә булмаса, күреп каласы иде дип тә уйлыйдыр. Олыгайгач, бу дөнья хәлләрен, иртәгә ниләр буласын кем генә белеп бетергән соң?.. Юкса тәрәзәләргә баккан сагышлы күзләр, укый белсәң, күп нәрсәләр турында сөйли. Аннары алар, сагынулар кичерә-кичерә, башларыннан узганнарны уйлый-уйлый, төрле хатирәләргә биреләләр, кичләрен капка төпләрендәге эскәмияләргә чыгып утыралар, узган-барганны, киткән-кайтканны күзәтеп калалар.

Ни гаҗәп: капка төпләрендәге кайбер эскәмияләр, үз хуҗасын көткәндәй, моңаеп калган. Әнә безнең очтагы Мәүла абый эскәмиясе дә инде шактыйдан буш. Ул еш кына шунда утырып ял итәргә ярата иде. Сугыштан бер аягын калдырып кайткач, култык таякларына таянып чыгар иде дә сугышта күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләр иде. Әрнү-януларын эченә сеңдереп, сабыр гына, исән калуына шөкрана кылып сөенер иде. Аның ачык йөзе, ихластан калын иреннәре белән елмаеп алулары инде хәтердә генә торып калган

Бүген күп кенә капка төпләренә, ат арбаларын кысрыклап, төрле-төрле машиналар килеп туктаган. Күренгәнчә, инде күпләр заманча яшәргә тырыша. Ул машиналар урамнардан узганда, артларыннан тузаннар күтәрелеп кала. Элек тузаннар бу урамнардан көтү кайтып кергәндә генә күтәрелә иде. Баксаң, хәзер көтү дә чыкмый икән. Хәлим әле яхшы хәтерли: аны әнисе, көтү чиратына чыгарга дип, иртәнге йокысыннан уята, башка көннәрне дә малларын көтүдән каршы алырга куша иде. Янәсе, сыерлары уҗымга кермәсен, кайтмый калып тегендә-монда сугылып йөрмәсен Чөнки аларның да бердәнбер яшәү чыганаклары әнә шул терлек асрап көн күрү иде. Хәзер авылда көтүләр юк та юк, инде үзенә зур хөрмәт яулаган авыл көтүчесе Гариф абый да дөнья куйган

Күп кенә тормыш зилзиләләрен кичергән авыл өстенә бүген ниндидер моңсулык иңгән. Ул, колхозлар таралгач, электәгечә гөрләп, җанланып китә алмавына аптырый, еллар буена үзенә карата хөкем сөргән битарафлыктан рәнҗи кебек. Эшкәртелми калган җирләре, каркаслары шәрәләнеп, җимерек хәлгә килгән колхоз фермалары өчен дә, шул фермаларда эшләүче савымчыларның эшсез калып, авылны ташлап читкә китәргә мәҗбүр булуларына да сыкрана булыр

Хәлим, урам буйлап бара-бара, инеш буена, үзе туып үскән нигезе янына килеп җиткәч туктап калды. Әтисенең үз куллары белән корган каралтыларны, җиләк-җимеш бакчаларын күзәтте. Чуклап, бизәкләп ясаган өй кыегына карагач, гүя әтисе әле дә биек баскычына басып, шунда нидер эшләп ятадыр кебек тоелды. Карандашын колак артына кыстырган Ә ак яулыгын япкан әнисе суган бакчасына яшел суган кыяклары өзәргә чыккан да, кыштыр-мыштыр килеп, түтәлләр арасыннан атлый

Яр буенда үскән тал агачлары, инеш суларына иңнәрен салып, үз хуҗаларын сагынгандай, су-көзгегә багып, моңсуланып калган. Әллә алар да тау башында әтисе корган җил тегермәнен кемнәрдер сүтеп атканга килешә алмый, суларга иелеп, кайгыларын чит-ят күзләрдән яшерергә телиләрме?

Яр буенда басып торган Хәлим, шактый гына хатирәләрне күңеленнән кичергәч, килгән юлыннан кире борылып, югары очка таба юл тотты. Кабат Мәүла абыйлар турысына килеп җиткәч, каршы йортның капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган карчыкка игътибар итте һәм янына килеп исәнләште.

 Исәнмесез! диде, таныш әбинең исемен хәтерләргә тырышып, аннан исенә төшергәч өстәде: Шәргыя апай.

 Аллага шөкер, диде Шәргыя апа, Хәлимнең кем икәнлеген төсмерләргә тырышып. Бу кем соң?

 Мин Хәлим булам, Хак малае.

 Теге түбән очның балта остасымы?

 Әйе. Инеш буенда торган идек.

 Беләм, беләм. Әтиеңне дә, әниеңне дә яхшы хәтерлим. Үзең ни эшләр бетереп йөрисең?

 Менә авылга кайткан идем йомыш белән.

 Казаннанмы?

 Әйе.

 Булмаса, утырып ял ит бераз, аяк өсте басып торма, диде Шәргыя апа, эскәмия кырыена ишарәләп.

Хәлим аның сүзен санга сукмый булдыра алмады, янәшәсенә килеп утырды.

 Үзең ни хәлләрдә яшәп ятасың соң?

 Аллага шөкер, беркөе. Кыштыр-мыштыр йөрсәм дә, яшим әле.

 Яшәргә язсын, Шәргыя апа.

 Сиксән җидене тутырдым инде. Ул сөякчел, тамырлары кабарып калган ябык кулларын тез башларына тидереп-тидереп алды. Буыннар сызлый, тартыша, йөрергә ирек бирми.

 Нишлисең бит, картайгач авырулар чыга инде ул, диде Хәлим, аның хәленә керергә тырышып. Авыр эшләр күп эләкте сезнең чор кешеләренә.

Назад Дальше