Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 13 стр.


Шәргыя апа шушы сүзне генә көткәндәй эләктереп алды.

 И-и, балакаем, безгә авыр эшләр эләкмәгән кая, диде ул. Унөч яшьтән эшли башладым мин. Колхозда эшләмәгән эш калмады. Ирләр рәтенә басып изелдек инде, күтәрәсен күтәрдек, төшерәсен төшердек. Сугыш елларында ачлык кичердек, күп хәсрәтләр татыдык «Таякка» эшләгәнгә ипи бирмәделәр. «Таякка» эшләгән еллар пенсия стажына да кермәде, акчасы тимәгәч Мыскыл иттеләр инде, гарьләнеп үләрсең, стажың була торып кешечә пенсия дә ала алмагач

Ул башына япкан ак яулыгын рәтләп, арткарак шудырып алды, аннары, битендәге җыерчыкларын язарга теләгәндәй, йөзен сыпырып-сыпырып куйды, янә үткәннәргә кайтып, сүзен дәвам итте.

 Ул чакларны сөйләсәң, исең-акылың китәр, диде. Адәм башлары ниләр генә күрмәде, нинди генә газаплар кичермәде Менә уң як күршебездәге Гаян абыйны ишетеп беләсең дә булыр.

 Беләм, беләм диде Хәлим, башын изәп.

 Шуны, бер уч арыш өчен, биш баласын калдырып, сөргенгә сөрделәр

 Андый хәлләр ул чорларда күп булган шул

 Күп булды, күп, дип дәвам итте Шәргыя апа, дулкынлануын баса алмый. Урамыбыз чатында гына Нугай абый бар иде. Ул хәленнән килгәнчә бик тырышып эшләде. Булсын дип. Бик оста кеше иде. Йортын да җиткерде. Берзаман аның ызбасын алып, авыл Советы бинасы ясап куйдылар. Боларның гаиләсе чит кешеләрдә, мунчаларда кунып-нитеп, газаплар чигеп яши башлады. Аптырагач, шушы гарьлекләргә түзми, Нугай абый үзедерме, Мәскәүгә Ворошилов исеменә хат җибәрәләр. Мәскәүдән, өен кайтарып бирергә дип, җавап хаты килә. Шуннан соң нишлиләр? Мәскәүгә хат язган өчен Нугай абыйдан райондагылар үч ала башлады. Берни эшли алмыйсың, аларга хокук бирелгән. Моны, икенче бер сәбәп табып, «вражский элемент» дип ялган яла тагып, барыбер Себер сөрделәр. Ул шуннан кайта алмады, мескенкәем. Авыл Советы рәисе Дәмин аны якламады

 Ничек якласын, аңа әзер авыл Советы бинасы кирәк булган бит диде Хәлим, эшнең нәрсәдә икәненә бераз төшенеп.

 Әй, ул Дәмин авыл Советы рәисе булып эшләгәндә күп кешеләрнең канын эчте инде, газаплар чиктерде. Кыяфәтсез карга!

Хәлим шушы урында, ихтыярсыздан, хуҗа сымак шәһәр чүплеге өстендә калкып калган ялгыз агач башындагы теге карганы күз алдына китерде дә «Мин кем?» дип әтәчләнгән Дәминне шул карга белән чагыштырды һәм:

 Ул Дәмин кеше каргышлары төшүдән дә курыкмаган икән, диде.

 Төште үзенә, төште, диде Шәргыя апа, ябык йөзендә очлаеп калган борынын кемгәдер төзәгәндәй. Картайган көнендә үзе дә рәхәт күрмәде. Йортына бер хатын-кыз әсәре кереп карамады. Ахыр чиктә ялгызлыкта яшәп, ишегалларында, абзарларда кунып, үз пычрагына батып үлде

Хәлим, килешеп: «Үзе сайлап алган кадерсез гомер» дип уйлап куйды. Шәргыя апасы тагын ни әйтер икән дип көтте.

 Миндә, сөйләсәң, андый гыйбрәтләр күп инде ул, диде Шәргыя апа, дәвам итеп. Баштан кичергәннәр барысы да хәтергә уелып калган, сөйләсәң, йөрәккә тия. Беләсеңме, ул чорда кешене бер кисәк сабын өчен дә биш елга өтермәгә утырттылар

 Хәзер андый нәрсәләр юк кебек инде, диде Хәлим, үз фикерен белдерәсе килеп.

Шәргыя апа аның белән килешмәгәндәй «һе» дип куйды да:

 Хәзерме? диде. Кеше үтереп тә биш ел бирмиләр Чөнки яклашалар. Күбесен акча, дәрәҗә, дус-ишлек коткара

 Төрлесе бардыр инде, диде Хәлим, андый гаделсезлекләргә игътибар итәсе килми һәм, районга китәсе барын искәргәч, кесәсенә тыгылды, аннан вак акчаларын чыгарып, Шәргыя апасына сузды. Менә сезгә хәер бирим әле, әтием-әнием исеменә бер дога кылырсыз

 Рәхмәт, рәхмәт. Бүген үк укырмын

Аннары Хәлим, Шәргыя апага исәнлек-саулык теләп, юлын дәвам итте.

Хәлим район үзәгенә баручы машинаны озак көтмәде, аны ындыр табагы янында хуҗалыклардан сөт җыючы Хисам машинасы утыртып алып китте.

Исәнме-саумыдан соң алар бертын сүзсез генә бардылар. Хәлим куе агачларга төренеп тын гына калган зират ягына каерылып-каерылып карады, шунда дәфен кылынган әти-әнисен исенә төшерде, эченнән белгән догаларын укыды.

Зират турысын узгач, Хәлим электә инеш буенда төзелгән, бүген исә җимерек хәлдә таралып яткан ферма биналарына күз салды. Әле дә хәтерли: ул фермаларны авыр елларда зур тырышлык белән колхоз рәисе Кыям абый төзеткән иде. Аның «Большевик» колхозы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча районда беренче хуҗалыклардан саналды. Хәтта бердәнбер миллионер колхоз да булды, терлекләрнең баш саны меңәрләп исәпләнде. Ул чагында яшь сугыш ветераны, бүген исә туксан яшен тутырган рәис, колхозлар таралып, хуҗалыгы шушы хәлгә төшәр дип һич тә күз алдына китермәгәндер, билгеле. Бүген исә еш кына килеп-китеп алышынып торган хуҗалык башлыкларына, ягъни күбрәк үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, тумаган «инвестор»га терлекчелек тә, башкасы да кызыксындырмавын күреп, ул да сыкрана булыр, болай да эшләп була икән дип шаклар катадыр

Хәлим авылдашы Хисамга карап-карап алды да сорады:

 Авылның яңа хуҗасы ничегрәк соң? диде. Эшләре барамы?

 Барганын, бармаганын белә торган түгел әле, диде ул, үзе юан, таза беләкләрен руленә бастырыктай салып, машинасын уңга да, сулга да боргалады. Хуҗа үзе авылда бик күренми дә ул, күбрәк Казандагы оешмасында кайнаша булыр. Авылга намазга йөри торган бер абзыйны китереп куйды. Анысы эшләп торган кешеләрне алыштырган булды, читтән дә алып килде. Хезмәт хакы түли алмыйлар. Пай җирләре өчен дип, бераз печәнен, ашлыгын биргән булалар. Анысы да күз буяр өчен генә. Аның белән генә бик ерак китеп булмый

 Шулай, дип килеште Хәлим. Мал-туар асрамасаң, авылда кыен

 Әйе шул, диде Хисам. Менә мин, аптырагач, хуҗалыклардан сөт җыярга алындым.

 Сыер асраучылар шактыймы?

 Бар, бар, җитәрлек. Аларга сөттән азмы-күпме акча да килә. Тырышканы үзенә итлеккә дип тә, сатарга дип тә бозау үстерәләр. Нишләсен, башкача худ юк

Хисам, үз уйларына бикләнеп бара торгач, сүзен янә дәвам итте:

 Менә син, Хәлим абый, яңа хуҗаны ниндиерәк кеше дип сорыйсың. Алар синең белән, минем белән аралашмыйлар да. Монысы авылның өченче хуҗасы. Үзен Казанда зур оешма җитәкчесе дип тә әйтәләр. Акчасыз кеше мондый эшкә алына да алмый инде ул. Беренче хуҗалары килгәч тә, шулай итәбез, болай итәбез дип йөрделәр, йөрделәр дә колхоз милкен тегендә-монда тараттылар. Әле әзер, яраклы фермаларны сүтеп, күрше районның бер авылына илтеп салдылар. Булган терлекләрен дә шунда алып киттеләр.

Хәлим гаҗәпләнде:

 Ничек? Алай да буламыни ул? диде.

 Бу «инвестор» дигән хуҗа күрше район җирләрен дә үзенә алган икән. Имеш, берләштереп эш итә. Безнең савымчылар, шул авылга барып, сыер саварга тиеш булып чыкты Ахырдан ул хуҗалыкны талады-талады да икенче хуҗага тапшырып китеп барды. Ә хөкүмәт боларга җир хисабыннан акча да бирә. Фактта эшләгән, эшләмәгән эшкә контроль булмагач, күз буярга сәбәпләр табыла. Аннары каядыр кыяклау ягын карыйлар. Нәтиҗәдә гөрләп эшләп торган безнең хуҗалык шушындый көнгә калды да инде. Техника мастерскойларында тынлык, токарьлары, фрезерчылары, слесарьлары бар иде. Хәзер җүнле кадрлары да калмады, акча түләнмәгәч, белгечләр шәһәр тирәсенә китеп барды

Хисам зарын тыңлап, Хәлим уйга бирелде: «Элек, СССР таралганчы, кадрлар мәсьәләсе беренче проблема булып тора иде. Белгечләрне эшкә һәрьяктан тикшереп кенә алдылар. Биографиясе криминал, җинаять эшләре белән бәйле түгелме? Хәзер ул нәрсә бетте Училищелар да, кулга игәү, ачкыч тотып эшләргә теләүче кешеләр дә сирәгәйде. Элек институтлардан производство белгечләрен менә дигән итеп укытып чыгардылар. Заводлар кирәкле техниканы чит илгәме йә кемгә дә булса бәйсез рәвештә җитештерә алды. Гагаринны космоска да очырды Хәзер производство шактый артка калды. Нефть, газ сатып кына, акча бәрабәренә чит ил техникасын алып яшәү үзен аклап бетермәде, яңа технологияләрне камилләштерә бару кирәклеген, ниһаять, кризис дигән нәрсә ачык төшендерде Авыл хуҗалыгын күтәрү зарурлыгы, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы да көн кадагына килеп басты. Бу этәреш ил икътисадын күтәрүдә зур йогынты ясар дип өметләнергә генә кала».

Уйларыннан арынган Хәлим, шушы урында Хисамны тынычландырасы итеп:

 Хәзер, авыл хуҗалыгын торгызу өчен, зур планнар корыла, бу җәһәттән хөкүмәт күп кенә акчалар да бүлеп бирергә вәгъдә итә, диде.

Иртән кырынмаган Хисам кап-кара төк баскан ияк очларын сыпырып алды һәм көлемсерәп куйды.

 Бирсен Ходай! Аннан ни зыян? Ул акчаларның күбесе, безгә килеп җиткәнче, туймас коррупционерлар кесәсендә утырып калмаса ярый ла диде.

 Калмас, нык контроль булса

Хисам янә көлемсерәде.

 Тикшереп контроль ясаучыларның да авызы бар бит, диде, илдәге тәртипләрне күзаллап. Алар да хәзер шомарганнар, җаен табып тикшерүченең дә авызын каплый беләләр.

 Гел каплый алмассың, бер якаңнан тотып селки башласалар

 Белмим инде, вәгъдә иткән булалар да, ахыры нәрсә булып бетәр. Яшәсен иде авыл!..

Машина район үзәгенә кереп, май заводы ягына борылгач, Хәлим шофёр Хисамга рәхмәтләрен әйтеп кабинадан чыкты да, документлары хәстәрен кайгыртып, эчке эшләр бүлегенә таба китеп барды.

Син кайда хәзер?

Кичкә таба Гөлсем үзен арып талчыккандай кәефсез сизде. Аның җанын ниндидер аңлашылмас тынгысызлык биләде. Ул: «Ялгызлык читен икән» дип куйды. Мондый авыр халәтне ире Хәерҗан вафатыннан соң айлар, еллар уза барган саен ныграк кичерде. Кайчак ул, үзен эзәрлекләгән күңелсез уйларыннан котылып торыр өчен, баш-аягы белән эшкә дә чумды, алай итеп карады, болай итеп карады. Юк-юкта, уйлар дигәнең аның үзеннән «рөхсәт» сорамый гына, теләсә кайсы вакытта калкып чыкты да җанын йә тегеләй, йә болай уйнатты. Никтер аны тынычлыкта калдырырга теләмәде, әле киңәш иткәндәй искәреп, болай дип тә уйларга мәҗбүр итте: «Сиңа гел болай үз-үзеңә бикләнеп ялгыз яшәү авырга туры килер. Һәркемнең гомере бер генә, ул кабатланмый Адәмнәр бу дөньяга бик кыска вакытка, кунакка гына килгән кебек. Үзеңә язган гомерне, тормыш ямен татып, шатланып, рухланып яшәр өчен, сиңа киләчәктә барыбер дә үзеңне аңлардай, серләреңне ышанып сөйләрдәй бер иптәш таба алсаң хәерлерәк булыр. Аннары шик-шөбһәләр тудырган кайбер уйларыңнан да арыныр идең. Әле син яшь, үз көчеңдә Синең өчен илле яшь күп түгел ул! Гел генә киявең, кызың янында, аларга ярарга тырышып, бала карап тора алмассың. Электәге гореф-гадәтләр, әхлак дигән төшенчәләр онытыла барганда, яшь гаиләләр дә чыгымлап-чыгымлап ала. Тормышның төрле чагы була: алар да сиңа гел елмаеп кына тора алмаслар. Кем белә, акаеп караган көннәре дә булырга мөмкин «Тфү, тфү!..» дисәң дә, дөрес, андый көннәргә калырга язмасын! Шөкер, кыз белән кияү болай тату торалар. Әйе, күз генә тимәсен. Айнур оныгың матур гына үсеп килә, сөбханалла! Бик сөйкемле, күз генә тимәсен. Ул да сиңа бер юаныч. «Балаңның баласы балдан татлы була» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Ул инде хәзер балалар бакчасына да йөри башлады»

Гөлсемнең шулай уйларга бирелеп утырган, җиреннән кузгалып китәсе килмәде. Күңелендә туган авылы Аланны сагыну хисләре калыкты. Күз алдына гомер кичергән Мишә суы буйлары, Сабантуйлары гөрләп узган чәчәкле болыннары, балыклы күлләре килеп басты. Һәм ул, яшьлегенә әйләнеп кайткандай, авыл сукмакларыннан йөгереп узгандай итте, яшьлек хатирәләренә бирелүдән канатланган рухы җилпенеп-җилпенеп алды

Аннары ул киләсе ялга авылына кайтып килергә карар кылды. Анда бакчага утырткан бәрәңгесен аласы барын да уйлады. Кызын, әле командировкадагы кияве кайтканын көтеп торасы килмәде. Аларның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек икәнен яхшы аңлады. Авылда саф һавасын сулап, бер җилләнеп, рәхәтләнеп эшләвең ни тора! Йорт-җиреңә дә күз-колак буласың.

Аны, яшерен-батырын түгел, каладагы җыештыру эшләре дә туйдыра башлады. Әллә шул эш кәефен кырды, күңелен төшенкелеккә бирелдерде. Юк, эш яратмаганлыктан, ялкаулыктан түгел, шәһәрдә яшәүче күпләрнең тәртипсезлеге, тәрбиясезлеге, чүпләрен теләсә кая ташлап китүләре белән килешә алмады. Мәгънәсезлек эчен пошырды. Һәм ул гарьләнә дә иде, үзен аларның колы сымак та сизде. Өстәвенә яшьләрнең кыргыйлыгы, теләсә кайда тәмәке тартып, эчеп, ни кыланганнарын белми хихахайлап йөрүләре, подъезд стеналарына затсыз сүзләр язып, кеше хезмәтен хөрмәт итә белмәүләре аны тагын да түбәнсетте. Авылыңа кайтып, мәктәп идәннәрен юуың мең өлеш артык дигән фикергә килде ул. Югыйсә кызы да, кияве дә аңа җыештыручы эшендә эшләп йөрмәскә кушты, ә ул авырыксынмады, өй эшләреннән тыш та селкенеп аласы килде. Тора-бара авылын, үз нигезен, бакчаларын сагынуы артканнан-артты.

Эче пошып утырган Гөлсем, әлеге уйларыннан арынырга теләпме, телевизорны барып кабызды. Анда дөнья хәлләре, көндәлек хәбәрләр, аеруча Украина җирлегендә барган сугышлар турында сөйлиләр иде. Кая карама атыш та үтереш Луганск, Донецк өлкәләрендәге шәһәр, авылларны туптан атып җимерәләр, яндыралар. Ни кызганыч, бер гаепсез кешеләрне, карт-карчыкларны, гөнаһсыз балаларны да үтерәләр, кешеләрне подвалларга куып кертәләр, йә булмаса, чарасызлыктан каядыр качып китәргә мәҗбүр итәләр. Тыныч кына яшәгәндә, кемнәргә нәрсә җитми?! Бу тамашага кешеләрнең җан ачуларыннан саркып чыккан күз яшьләре сыкрандырта, күкрәк читлекләреннән, сулышларын кысып, өзек-өзек чыккан сүзләре йөрәкләрне рәнҗетә. Әнә бер ханым җимерек, янып торган йортына карап елый да елый: «Я всю жизнь работала за эту квартиру, сейчас где я буду жить?» ди. Ә кемдер ире, кадерле баласы үлүдән кара кайгыга баткан Кемнәрдер бу хәсрәтләргә исе китми, кыргыйларча вата-җимерә бирә. Ә кемнәргәдер җир, байлык җитми, күрәсең. Алар үзләре, читтән генә, кемнәрнеңдер күңелләренә коткы салып, үз файдасына җинаять эшләрен эшли бирә, сугышка өнди Шушы тамашаларны ачынып караган Гөлсем: «Бу нинди мәгънәсез сугыш?» дип уйлады һәм ихтыярсыздан урам эскәмиясендә бергә утырып сөйләшкән Хәлим сүзләрен исенә төшерде: «Комсыз түрәләргә байлык, власть җитми Аларның башкаларда эше юк, «минеке генә булсын!..» Күрәсең, ул белеп әйткәндер, тормышка булган карашлары да чынга охшаган

Гөлсем, йөрәк бозганчы дигәндәй, телевизорны барып сүндерде дә кичке аш-су хәстәренә кереште.

Ул, ашларын пешергәч, ипигә дип кибеткә җыенды. Ишегалдына чыккач, бергә утырып ял иткән эскәмиягә күзе төшү белән, янә Хәлимне исенә төшерде. «Ул иртәгә дә бу эскәмиягә килеп утырыр микән?» дип уйлап куйды. Хәлим кайсы ягы беләндер аның Хәерҗанын хәтерләтә иде. Ул үзе карап торырга тел-теш тидерерлек түгел. Буй-сыны, чибәрлеге бар. Болай акыллы, намуслы да күренә Күрәсең, тәртипле гаиләдә тәрбия алган. Нигәдер тормышы гына көйсез килеп чыккан, хатыны белән килешә алмаганнар Шундый ир урамда калсын, чарасызлыгыннан чүплектә яшәргә мәҗбүр булсын инде Менә сиңа Даһи Хәлим! Кайда син хәзер? Кайсы почмакка посып, ниләр кичерәсең?

Шуның ише сораулар Гөлсемне юл буе кибеткә кадәр озата барды.

Соклану

Иртә. Тып-тын. Офыктан күтәрелгән кояш нурлары шәһәр йортларын, урамнарда үсеп утырган агачларны көзге төсләргә манып балкыткан. Ишегалдындагы бер эскәмиягә утырган ике зат, ир белән ханым, ачылып китеп, үзара сөйләшә бирәләр. Аларның берсе Хәлим, икенчесе Гөлсем. Гөлсем урам себеркесен эскәмия читенә сөягән. Гаҗәп хәл: алар янә биредә очрашканнар. Иң куанычлысы шул: бүген икесенең дә йөзләре шат, күңелләрендә күтәренкелек хөкем сөрә.

 Син бүген бәйрәмчәрәк киенгән әле, диде Гөлсем, Хәлимнең тышкы кыяфәтенә күз салып.

 Тырыштым инде, диде Хәлим, ярым шаяртып, шул ук вакытта уенын-чынын бергә кушып. Гөлсем тикле Гөлсем янына очрашырга кил дә Аннары ничек була инде ул?

Гөлсем сөйкемле йөзен балкытып алды да, Хәлимне ярты сүзеннән аңлап:

 Болайлар иттереп зурлавың өчен рәхмәт инде, диде, сүзләрең ихластан булса

Назад Дальше