Ихластан, Гөлсем, ихластан, диде Хәлим һәм ул, сүзләрен чын күңелдән әйтелгәнлеген ышандырырга теләгәндәй, эскәмия читендәге Гөлсем кулына кулын тидереп-тидереп алды. Моңа Гөлсем тартынмады, гадәти хәл дип кенә кабул итте. Хәлим исә, форсаттан файдаланып, болай дип тә өстәп куйды: Кулыгыз кайнар икән
Гөлсем аптырап калмады, көлемсерәп җавап бирде.
Кайнар булмыйча диде, эчке горурлык та сизеп. Йөрәгем яшь ич әле минем
Хәлим ихтыярсыздан аның йөзенә төбәлеп карап алды һәм, җаваптан канәгать калып:
Сез үзегез дә яшь, билләһи, диде. Әле йөзегездәге яшьлек төсләрегез һич тә уңмаган Хәлим бераз уңайсызлык сизеп өстәде: Мин генә картаеп барам бугай, яшәртүчеләр булмагач
Гөлсем беразга тынып калды, җитдиләнә төшкәндәй, серле карашын Хәлимгә таба юнәлтте.
Моңарчы беркемне дә тапмадыгызмыни? диде.
Юк шул, юк Аннары мин теләсә кем белән очраша да алмыйм.
Ник алай?
Күңелгә охшаганы булмагач Һәм өстәп куйды. Сез бүтән Сезнең белән менә шушылай сөйләшеп утыруларың да ни тора!
Гөлсем елмайды гына, ул Хәлимнең үзен якын итүен тойды, шул ук вакытта аның карашларында Хәерҗаны чалымнарын да күргәндәй булды. Ул аның тормышка булган карашлары, фикер сөрешләре белән дә килеште һәм аңа карата хөрмәте, якынлыгы арта төште. Аннары Гөлсем кызыксындырган соравын бирде:
Эшкә урнаша алмадыңмы әле? диде.
Хәлим сорауга кыенсынып, көттереп җавап бирде.
Әлегә юк шул Бер танышым эшкә урнаштырырга вәгъдә иткән иде дә, диде, уйлап табучы Әсгатьне күз алдында тотып, аны машина бәргән
Үзе исән калганмы соң?
Хәлим башын аска ия төште.
Юк шул диде.
Аллам сакласын, хәзер машиналар да күбәйде. Коточкыч инде. Урамны аркылы чыгарга да куркып торасың.
Кем белән ничек буласын алдан белеп булмый
Әсгать фаҗигасен искә төшерүдән, аны кызгану хисе кичергән Хәлим тора-торып әйтә куйды:
Мин югалган документларымны яңадан торгыздым бит, диде. Хәзер миндә яңа паспорт. Пропискага гына керәсе калды.
Аннары?
Аннары кая да булса эшкә керергә инде. Берәр общежитиега да урнашып булмасмы.
Ходай җүн бирсен инде, диде Гөлсем, Хәлимнең кадерсезлектә гомер кичергәнен аңлап, һәм аны кызгана төшеп өстәде: Хәзер кайда кунып-нитеп йөрисең соң?
Минем бер танышым төзелештә каравыл тора, шунда аларның вагон-йортында бергә сыешабыз инде. Ул да эш мәсьәләсендә прораб белән сөйләшеп карармын дигән иде.
Гөлсем аның белән килешергә теләмәде.
Син, Хәлим, кеше сүзенә бик ышанма, диде. Кыюланып үзең бар, үзең йөр, тиешле кеше белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырыш. Насыйп итсә, берсендә булмаса, икенчесендә булыр. Син кемнән ким? Югары белемле инженер була торып, күктән төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Дөрес бит инде?
Хәлим тыныч кына җавап бирде.
Бу очракта сез хаклы, диде, Гөлсем сүзләре белән ризалашып, юашлык кешене бизәмәгәнен үзе дә белә һәм ул, кыен халәтеннән чыгарга теләп, мондый тәкъдим кертте: Әйдә, булмаса, якындагы бер кафега кереп чәйләп чыгыйк әле.
Гөлсем көтелмәгән бу тәкъдимнән икеләнеп калды. Аннары, кеше сүзен санламасаң ару да түгел инде дип, аның кәефен һич төшерергә теләмичә ризалашты.
Әйдә соң, диде. Кайсы кафега?
Менә монда, каршыдагы йорт башында «Җар птица» дигән кафе бар, шунда керергә була.
Алайса, мин тиз генә өйгә кереп чыгыйм әле. Син монда көтеп тор
Ярар, ярар.
Өйләренә кереп киткән Гөлсемне күтәренке хисләр биләде. Ул тиз-тиз генә өс-башларын алыштырды. Көзге яныннан узышлый йөз-кыяфәтләрен күзәтте. Әйе, аның бу зәңгәр күзләрендәге җете төсләр кем игътибарын гына җәлеп итмәс! Ул үз-үзенә сокланудан карашларын уйнатып, елмаеп алырга да онытмады, аксыл йөзе балкып-балкып нур сирпеде. Әйтерсең ул бүген беренче тапкыр егет белән очрашырга бара. Ә нигә бармаска? Чакырган җиргә бар, диләр. Бер аралашып, күңелләреңне бушатып кайтуларың үзе ни тора! Җитмәсә, Хәлим тәртипле, тәрбияле гаиләдә үскән кешегә охшаган Ул: «Барам әле, барам» дип кабатлады.
Гөлсем подъезд ишегеннән чыгуга, эскәмиядә утырып торган Хәлим, урыныннан кубып, аның каршына таба атлады. Ул киенеп-ясанып кызлар рәвешенә кергән Гөлсемгә сокланып карады: шәп, шәп! Миннән йөз генә чөермәсен иде ул
Аннары алар кафега юл тоттылар.
Иртәнге якта кафеда чәйләргә теләүче кешеләр юк диярлек иде. Ризыклар мулдан, ниндиен телисең: өчпочмакмы, бәлешме, пироглар дисеңме.
Нәрсә алабыз? дип сорады Хәлим Гөлсемнән.
Үзең нәрсә телисең, миңа шул ярый, диде Гөлсем.
Хәлим сатучы ханымнан ике чынаяк кофе һәм ике бәлеш сорады. Исәп-хисап тотарга дип кесәсенә тыгылган иде, Гөлсем, аның акчасы җитмәсә дип уйлап, кесәсеннән портмонесын чыгарды. Хәлим аңа:
Кирәк түгел, мин үзем диде, аның әле чүплек хуҗасы Бараевтан алган акчалары бетеп җитмәгән иде.
Түгәрәк өстәл артында икәүдән-икәү сөйләшә торгач, Хәлим Гөлсемнән сорап куйды:
Әйдә, иртәгә дә очрашыйк әле, диде.
Гөлсем уйлана калды.
Иртәгә?
Әйе, шимбә көндә
Гөлсем «юк» дигәндәй башын какты.
Иртәгә булмый, диде. Мин шимбә, ял көненә авылга кайтып киләм. Бераз утырткан бәрәңгене дә аласы бар.
Хәлим шушы уңайдан югалып каласы килмәде, Гөлсемгә:
Әйдә авылыгызга бергәләп кайтабыз, шунда бәрәңгеләрегезне дә алырбыз, диде.
Көтелмәгән бу тәкъдим Гөлсемне ничектер икеләндереп, уйланып калырга мәҗбүр итте: «Килешерме? Авылыңа беркем белмәгән ир белән тот та кайтып кер. Кешеләр нәрсә уйламас? Төрле гайбәт сөйли башласалар ни хәл итәрсең?..» Ул шулай дип уйласа да, турыдан бәреп, Хәлим тәкъдимен кире кагарга да базмады.
Белмим шул, диде. Килешеп бетәр микән?..
Хәлим Гөлсемнең нилектән кыенсынуын төс-кыяфәтеннән үк аңлады.
Бу тормышта гел кеше сүзенә генә карап йөрсәң дә начар ул, диде. Мине, кем ул, дип сорасалар, әйтерсең: Казандагы бер якын танышыбыз диярсең. Хәер, хәзер кемдә кемнең ни эше бар? Бәрәңге алышырга, тегесен-монысын эшләргә дигәндә мин әзер, чын авыл мужигыннан ким түгел
Гөлсемнең һаман да икеләнүе бетеп җитмәде. Ул ни дип җавап бирергә дә аптырап торды. Хәлимнең исә Гөлсем янында күбрәк, аның белән бергәрәк буласы килде. Шул теләк аны сүзгә китерде:
Гөлсем, бер дә борчылма, диде ул түбәнчелек белән, чынлап әйтәм, барысы да әйбәт, сезнеңчә генә булачак. Шунда авылыгызны да күреп килербез
Шушы урында Гөлсемнең күңеле икеләнүләрен таратырга теләгәндәй уйнап алды: «Бер караганда, нәрсә булган, әллә аңа авылына кеше белән кайтырга ярамаганмы? Югыйсә, әйе, кемдә кемнең эше бар?» Ул, ничек кенә уйласа да, шушы хәлендә Хәлимнең теләген кире кагарга базмады.
Алай бик теләсәң, әйдә соң дип әйтеп ташлады.
Хәлим әлеге сүзләрдән соң куанычыннан утырган җирендә калкынып-калкынып алды. Шунда ук Гөлсемгә бер кәгазь кисәгенә кесә телефоны номерын да язып бирде.
Миңа теләсә кайсы вакытта шалтырата аласыз, диде, аннары ачыклап сорады: Иртәгә сәгать ничәләрдә кузгалабыз?
Иртәнге җиделәрдә булыр инде, диде Гөлсем.
Алайса, мин сезне теге эскәмиядә утырып көтеп алырмын. Ярыймы?
Гөлсем килешеп башын кагып куйды. Һәм алар кузгалып кафедан урамга чыктылар
Иртән ишегалдындагы эскәмиягә килеп утырганда, Хәлимнең күңеле күтәренке иде инде. Канатланган хисләре аны әйтерсең ниндидер икенче, матур тормышка әйди. Шуңа да куаныч-шатлыклары йөзенә дә бәреп чыккан иде.
Ни гаҗәп: иртән авылга кайтырга әзерләнгән Гөлсем уенда да Хәлим, ул аңа кайсыдыр яклары белән Хәерҗанын да хәтерләтә, аңлашу тудыра, биздерми, әллә ничек кенә үзенә тартып та тора, күңелендә уянган шул хис-тойгылар аны дәртләндереп тә җибәрә
Гөлсем озак көттермәде, өйләреннән сумкасын күтәреп чыгып та җитте. Хәлим аның каршына килеп басуга, сумканы үз кулына алды, һәм алар парлап алга таба юл тоттылар. Иртәнге кояш нурлары аларның ачык, куанычлы йөзләрен тагын да яктыртырга теләп уйнап-уйнап алды. Бер-беренә якын килеп янәшә атлаган Хәлим белән Гөлсем артыннан ишегалдындагы өрәңге агачлары, аларга хәерле юл теләгәндәй, тын гына сокланып озатып калдылар
20132014Гозер
Һәр кабердә олы бер дөнья ята
Һёте
Тургай зиратыннан читтәрәк кабер сыман бер кишәрлек җир аның күз алдында үзеннән-үзе өскә калка башлады. Өстәге кәсле җир тамырлары тартылып өзелә барган саен, тамыр араларыннан комлы балчык шыбыр-шыбыр коелды. Бу сәер күренеш Расихны гаҗәпләндергәннән гаҗәпләндерде, сагайтып, дикъкатен отыры җәлеп итте. Әйтерсең кемнедер тереләй күмгәннәр дә, ул исә тырмашып, кабереннән чыгарга азаплана.
Кем белә: әллә аның гомере вакытсыз өзелгән, әллә ул фани дөнья белән иртәрәк хушлашкан, хәзер Ходай биргән гомеренең калган өлешен яшәп бетерергә телиме? Ә бәлки, аның гомерен кемнәрдер явыз ният белән гөнаһсызга кыйгандыр, хәзер ул үзенең җәлладыннан ничек үч алырга белми газапланадыр. Юкса аны үтерүчеләр кайчан да булса гадел хөкемгә тартылырга тиеш иде ләбаса Ә бәлки, ул үзеннән соң дөньяга аваз салган улы тавышын ишетеп «уянып» киткәндер, аны күрәсе килеп, йөрәгендә янартаудай кабынган хисләре аны җир өстенә калкытадыр? Тетрәнгән җаны барысы өчен дә баш күтәрәдер. Әнә шул җан тетрәнү тибрәлешләре гүя өзгәләнгән чирәм тамырларына күчкән дә, тамыр араларыннан шыбыр-шыбыр балчыкларны коя
Әллә шул адәми зат, фани дөньяга кире кайтып, үз кадерлеләренә әйтер сүзен, васыятен җиткерергә телиме? Әллә ул дөньялыкта яшәгәндә үзенең хаклы булуын исбатларга, дәгъваларына, борчыган сорауларына җавап ишетәсе киләме?
Аптырашта калган Расихның күңелендә хисләр алышынды, бер уй икенчесенә барып тоташты. «Чү! Тукта!» дияргә мәҗбүр булды ул. Бәлки, кабердән чыгарга азапланган кеше әтиседер. Аның әтисен, ул әле әнисе карынында чакта ук, 1942 елны Тургай районы милиционерлары вәхшиләрчә җәзалап үтергән, зиратка да күмдермәгәннәр аны, кая җирләгәннәре дә бик озак билгесез булды.
Әтием, һичшиксез, минем тууымны, дөньяга күз ачуымны бик көткәндер. Кем генә булачак дәвамчысын көтеп алмый? Аның да мине күрәсе, яратып, сөеп-сөеп кочаклыйсылары килгәндер. Тәпи йөри башлавымны күрергә, үсә төшкәч, акыллы киңәшләрен бирергә хыяллангандыр И әти, әти! Исән булсаң, миндә икенче канатлар талпыныр иде, балачагым кимсенми-нитми, күңеллерәк үтәр, дөньям тагын да ямьлерәк булыр иде. Алай гынамы, мин синең күзләреңә озын-озак багар идем, иңнәреңә башымны салып, бик яратыр, сөяр идем. Аннары, әкиятләреңне тыңлый-тыңлый, йоклап китәр идем, җырлы-моңлы тавышыңны күңелемә сеңдергән булыр идем
Әй әти, әти! Син дә бу тормышны үлеп яраткансың, табигатьнең барча гүзәллекләренә соклана белгәнсеңдер. Күпләр кебек, мәхәббәт хисләрендә януларың мине дә, миннән алдарак туган абыем Рәхимне дә, Ходай изгелеге белән дөньяга бар иткәнсез Күрәсең, бар булган уй-хисләрең, яну-сыкрауларың һәммәсе күкрәк читлегенә сыеша алмагандыр.
Әллә бу җир астыннан син калкынасыңмы? Әйе, син мин туасы 1942 елны НКВД золымыннан котыла алмаган, йөрәк өзгеч әрнүләрең, ачы яраларың, сызлануларың барысы бер «казанда» кайнаган, нәфрәтең ярдан ташыган.
Расих, өнсез калып, әлеге сәер күренешне әкрен-әкрен җир калкуын тын калып көтте. Ниһаять, кабер өстендә әүвәл адәми баш сыман ак шәүлә пәйда булды һәм ул, тулы гәүдәсенә үсеп, өрәктәй торып басты, як-ягына каранды. Аннары безнең Үзәнле авылы ягына борылды да ары табан тиз-тиз атлап китте. Бераз бара төшкәч туктап калды, сызгырып җибәрде. Сызгырган тавышка каяндыр ак бәкәлле бер каратут ат, җилдәй җилкенеп, аның каршына килеп басты, янына тезләнде. Һәм ул көттерми ат өстенә сикереп менде дә: «Әйдә, Нуркай», дип аваз салды. Ат шунда ук Үзәнлегә таба элдерде.
Расих шушы минутта, үз тавышына охшаш тавыш ишеткәндәй, йокысыннан сискәнеп уянды, караватына торып утырды. «Әллә, чыннан да, ул кеше минем әтием булдымы?» дип уйлады. Эченнән ниләрдер укына-укына, «Хәерле төшләр булсын!» дип битләрен сыпырды. Торып, инеш ягына караган тәрәзәгә килде. Каршы якны инеш аръягындагы таулыкларны, урман буйларын күзәтте. Бу вакыт офыктан күтәрелгән кояш нурлары, яр буенда үскән тал ботакларын аралап, тәрәзәдән стенада эленеп торган әтисе Ильясның фотосурәтенә төшкән иде. Расих шул сурәт янына килде. Бакса, әтисе дә ак бәкәлле каратут атның башын кочаклап төшкән, үзе ниндидер горурлык кичереп канәгать елмайган. Кабарынкы кара кашлары чигәләренә дугаланып сызылган. Фотосурәттәге Ильяс гүя үз кадерлесе, сөекле хатыны Газизәсенә «Бу мин!» дигәндәй, ачык елмайган. Бу рәсемгә ул 1938 елны Казанның Печән базарына баргач төшкән булган. Аның шуннан бирле сакланган бердәнбер рәсеме ул.
Расих урындыкка килеп утырды, кулларын тез башларына куеп уйга калды. Һаман да әлеге сәер төш тәэсиреннән арына алмый аптырады: «Нигә әти төшкә гел атка атланып керә? Әллә еш кына шушы рәсемгә карап уйлангангамы?
Әйе, ни кызганыч, улы, ягъни мин туганны күрергә насыйп булмаган аңа Шулай да аның турындагы уйларым өзлексез дәвам итә, әнием, абыем Рәхим сөйләгәннәр, ишетеп белгәннәрем барчасы, язылмаган язмыш сәхифәләре буларак, хәтер дәфтәремдә саклана. Мин аларны түкми-чәчми ак кәгазьгә төшерергә тырышам. Һәм барысын: эчке кичерешләрен, ни өчен газаплануларын, тетрәнүләрен белергә телим, ул яшәгән чорга һәм бүгенге көннәргә дә кайтып калам. Ике арада хәрәкәт кылган җаным төрле-төрле халәт кичерә, катлаулы сорауларга җавап эзли, кайчакны ул тиешле җавапларны таба алмый интегеп бимазалана да»
Расих янә бүгенге төшен хәерлегә юрады да, бер карарга килеп, урыныннан купты. Авыл мулласы Сәлим картка барып, әтисе Ильяс рухына атап дога кылырга, хәер биреп кайтырга булды.
Ул, Сәлим картларга баргач, озак тоткарланмады. Өенә кайткач та, нигәдер җанына тынычлык таба алмады, һаман да әтисенә бәйле уйлары күңеленнән чыкмады. Аптырагач, ул, болай булмас бу дип, район үзәгенә Тургайга барасы итте. Авыл зираты ягындагы юлга чыкты, шунда районга баручы бер машинага кул күтәрде.
Ул, машина Тургай заправкасына җитәрәк, ерак та булмаган зират турында төшеп калды. «Төш вакытында мин базар кибетләре янында булырмын, кайтышлый калдырып китмә инде, энем», дип, авыл шофёрына кат-кат әйтте. Аның, район үзәгенә барган саен, нигәдер гел зират турысында төшеп калганын кайбер авылдашлары аңлый иде инде. Тик ул сорашып кызыксынучыларга үз йомышын турыдан әйтми, базарга, кибетләргә килдем дип кенә аңлата, гәрчә төп эше әтисе кабере янына килеп дога кылу булса да.
Расих заправкадан ерак булмаган, үзара янәшә генә урнашкан урыс, татар зиратлары коймалары буйлап атлады. Тәреле каберләргә, анда тын гына үсеп утырган агачларга карый-карый барды. Каберлекләр өстендә үскән агачлар ниндидер аңлашылмас моңсулыкка чумган. Зират эчендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы хөкем сөрә. Һәммәсе, ни булырын көткәндәй, фани дөньяга да колак салалар сыман.
Расихның кулы тәсбих төймәләрен берәмләп санады. Аның нигәдер койманың эчке ягына үтәргә аягы тартмады, ниндидер аңлашылмас көч тыеп торды. Зиратның аргы башына җиткәч, ул туктап калды. Мишә елгасы ягына чыккан болындай ачык кырны күзәтте. Кинәт тыны кысылгандай итте, иңенә баскан авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, турая төшеп, рухын күтәрергә тырышты. Әйтерсең зиратта үскән агачлар арасыннан ниндидер күзләр аны күзәтеп тора, шул карашлар туктатып калдырган да: «Син тагын әтиең кабере янына килдеңме?» диләр сыман. Расих «әйе» дигәндәй башын какты да янә кузгалды, зираттан читтәрәк, кыр уртасындагы ялгыз калкып торган бер ташка таба атлады. Якынайган саен таш, зурая барып, ачыграк күренде. Ул аны бирегә үсеп җиткәч, моннан егерме еллар элек, әтисенең кайда күмелгәнен ачыклагач кына, Үзәнле авылының Ташкичү елгасыннан алып, атлы арбага салып үзе китергән иде. Төнлә кеше-кара күрмәгәндә генә. Башкача ярамый иде. Сталин өрәгеннән калган курку, яшәп килгән «ярамыйлар» аны да өркетте. Әтисе исеменә төшкән яман күләгә аңардан да ерак китмәде, үзе туган 1942 елдан бирле күңелендә шомлы, пошаманлы борчулар тудырып торды. Әнисен дә, хәтта туган-тумачаларын да төрле нахаклар рәнҗетте. Әнә шул НКВД золымыннан калган куркыту, җәбер, янаулар шаукымы күңелдә бетмәс юшкындай утырып калды. Ахыр чиктә аның әнисе дә, әбисе дә эзәрлекләнгән, унике яшьлек абыйсы Рәхимгә дә җәберләүләр эләккән. Боларның һәммәсе аның да җанын эчтән кимерә килде. Хәтта Расих бу кабер ташына әтисенең тулы исемен язарга да курыкты, «Ильяс Корбангали улы» дип язасы урынга, «И. К. 19011942» дип кенә ташка чукыды. Бу кадәресен ул соңрак, үзенә белер өчен генә билгеләде. Әтисенә бик җиңел генә «Дезертир» ярлыгы да тагылган иде. Күрәсең, шуның өчен дә аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр.