Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 3 стр.


Гөлсем яман күренешләрне күрергә теләмәгәндәй башын чайкады һәм үзенчә фараз кылуын белде: «Инде җәнлекләргә дә шушы тамашаны кыландырткач, акыл утыртмаган, тәрбия алмаган балаларга, яшүсмерләргә ни җитә калыр? Адәм баласын кеше итәр өчен дә, ай-һай, нинди генә тырышлыклар кирәк әле ул!..»

Себеркесенә таянган Гөлсем, башы әйләнгәндәй, чайкалып киткәндәй булды. Ул күз алдына килгән төрле хәшәрәт күренешләрнең һәммәсен юк итәргә теләгәндәй, себеркесенә эләккән төпчекләрдәй, һәммәсен себереп ташлыйсы килде. Шулчак ул, арыганлыгын сизеп: «Уф, Алла!..» дип куйды. Аннары ул, бу тамашаларны үзгәртергә минем кодрәтемнән килми шул дигәндәй, ары атлап китте.

Гөлсем, үзалдына зарлана-зарлана, чүпләрне, буш шешәләрне капчыгына тутырды да өй почмагында урнаштырылган чүп контейнерларына илтеп салды. Уй-зарлары артыннан калмады. Юкса бер дә зарланмас иде, ә чүп контейнерларын аларның өй тәрәзәсе каршына ук китереп куйганнар. Шунда бар булган чүпләрне әллә кайлардан, янәшә-тирә кибетләрдән, төрле подъездлардан китереп салалар. Буш шешәләр тимер контейнерларга шакылдап бәрелә, йокыларны качыра Чүп ташлаулар иртә таңнан башлана, караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам итә. Өстәвенә йорт әйләнә-тирәсенә кунаклап тезелгән машиналарның сызгырта-сызгырта сигнал бирүләре җанына тиде. Берсе туктаса, икенчесе чинап бакыра башлый. Аннары иртә таңнан каргалар килеп каркылдарга тотына, шунда ук иясез этләр көтүе килеп талашырга керешә Тәрәзәңнең форточкасын ачсаң «хуш искә» чыдар әмәл юк. Шәһәрдә торам дип, рәтле һава сулый алма инде! Сулыйсы һаваңны да машиналар яндыра тора, чыгарган газларыннан сулышларың кысыла «Әй, шәһәрдә торам дип, тынычлыгыңны бозып, шәһәр чүплегендә яшә инде! Хет чүпне чүпкә аера белсәләр бер хәл иде Юк шул, шушы да булдымы «культурный» яшәү? Билләһи, безнең Алан авылына җитми икән, иртә таңнан сайрап уяткан кошларын тыңлауга ни җитә!.. Монда, калада, минем Хәерҗанымның чисталыклары, пөхтәлекләре җитми шул. Ул авылда бер чүпне дә инешкә дә, теләсә кайдагы чокыр-чакырга да һич ташлаттырмады. Үлгән мәчесе дә, эте дә, кош-кортлары да аяк астында яки яр буйларында аунап, сасып ятмады. Һәммәсен үләт базына озаттырды И-и, алтын кеше дә булган икән, бәгырькәем, гомерләре генә кыска булды. Барысын белеп, күңел биреп акыл белән эш итә иде. Хәзергеләргә әллә безнең буынның тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми инде, әллә аларның күбесе акча артыннан гына кууны беләме? Юк, алай булырга тиеш түгел ләбаса. Аннары бу дөньяны акча артыннан гына куган, намусын җуйганнар басып китсә ни булыр?! Һәм алар сиңа баш булып эш итә калсалар ни кылырсың? Болай да агай-энелек артып китте, үз кесәсен генә кайгыртучылар бу тормышның ямен җибәрмәсме?»

Гөлсем, уйлана-уйлана, чүптән бушаткан капчыгын, себеркесен күтәреп, калган чүпләрен алырга дип, янә әлеге эскәмия янына килде. Ул әйләнеп килгәндә, эскәмиядә өс-башы карала төшкән, беренче карашка шөкәтсез генә күренгән ир кеше тәмәке тартып утыра иде.

Ир Гөлсемгә үзе эндәште:

 Исәнмесез, апай! диде.

 Исәнмесез! диде Гөлсем, таныш түгел кеше ягына борылып.

 Утырып ял итегез, монда чүпнең бетәсе юк.

 Бетми шул, урамда тәмәке тартып, сыра, аракы эчүчеләр күбәйгәч, диде Гөлсем, әлеге иргә дә төрттереп әйткәндәй. Саулыкларын саклый белмиләр.

Ир кеше Гөлсем сүзләренә каршы:

 Нишлисең бит, диде, саулык дигәнең синнән генә торса икән

 Кемнән торсын, күбрәк үзеңнән тора инде Тәмәке тартырга, аракы эчәргә беркемне дә мәҗбүр итмиләр.

Ир килешәсе килми көлемсерәде, маңгае бәрелүдән бер ягы җөйле калган кашын уйнатып алды да:

 Бер утырып ял итегез булмаса! диде.

Гөлсем иргә читләтеп карап-карап алды да, аны бомжга охшата төшеп, «хуш исе»ннән тартынгандай, борыннарын тарткалап куйды, аннары, нәрсә әйтер икән дип, тартынып, эскәмия читенәрәк килеп утырды. Ир, талпынып, аңа якынрак шуыша төште. Гөлсем ятсынгандай сагайды һәм үзенә читне якын китерергә теләмәүдәнме, ятсынуданмы, тәне буйлап ниндидер дулкын йөгереп узды. Читенсенә төшсә дә, сабыр итәргә булды.

 Менә син, апай, диде ир, саулыгың үзеңнән тора дисең. Ул кайчак синнән, миннән генә дә тормый. Адәм балаларына кайда да булса эшләргә дә, яшәргә дә кирәкме? Кирәк. Аңлавымча, менә сез авылда яшәгән кеше, ни сәбәптәндер шәһәргә килгәнсез. Анысы ярар, не важно, нужа кушкандыр инде Хәзер безнең шәһәрдәге газларны, төтеннәрне сез дә сулыйсызмы? Сулыйсыз. Тәмәке тартмасагыз да агуланасыз бит Ул тынып уйга калды һәм дәвам итте: Аннары менә заводларда газлы, селтеле цехларда эшләүчеләрне генә алыйк. Алар да, яшәргә кирәк булгач, агуланып чирли, гомерләрен кыскартырга мәҗбүр.

 Тәмәке тарткан кеше тизрәк чирли инде, диде Гөлсем.

Ир янә башын уйга салгандай итте дә:

 Анысы дөрес, тартмый да булмый шул диде ул, авыр сулап, сәбәпләрен аңлатмый гына.

Гөлсем кызыксына калды.

 Сез кем булып эшләгән идегез? диде.

 Мин заводта инженер-конструктор идем, диде ир, ниндидер үкенечен сиздергәндәй. Әле уйлап табучы рационализаторлардан саналдым

Гөлсем, ышаныр-ышанмас хәлдә, гаҗәпкә калып сорады.

 Исемегез ничек соң? диде, тагын кызыксынып.

 Хәлим.

 Ә сезнеке?

 Гөлсем.

 Әйбәт исем, матур яңгырый Хәлимнең җөйле кашы янә тибрәлеп алды, һәм ул бераз горурлык кичереп дәвам итте: Заводта чакта мине «Даһи Хәлим» дип тә йөрттеләр. Хәзер генә Ул, әйтер сүзен авырыксынып, пауза ясады. Хәзер генә «Тиле Даһи»га әйләнеп калдым.

 Ник алай дисез? Кимсетмәгез үзегезне.

Хәлим янә дә кыенсыну кичерде, башын аска иде.

 Урамда калгач, шулай буласың икән ул

 Ничек урамда калгач?

 Менә шулай

 Хатының, гаиләң бардыр ич?

 Бар иде

 Ә хәзер?

 Исәп буенча хәзер дә бар. Тик мин инде аларга кирәк кеше түгел

Гөлсем аптырый төште. «Хатыны белән тынышып яши алмады микән?» дип уйлады да:

 Аерылдыгызмыни? диде.

 Әйтәм ич, исәп буенча аның ире булып саналам. Әмма алган квартирамда хәзер миңа урын юк

 Алай да буламыни ул?

 Була икән шул. Акча эшли алмый башлагач, хатыннар тиз үзгәрә, азыналар да икән

 Хәзер пенсиядәме?

 Юк әле. Иртәрәк.

 Сезгә ничә яшь соң?

 Илле биш тирәсе.

 Ә сезгә?

 Миңа да шул тирә.

Бер яшьтәрәк булулары Хәлимнең күңелен күтәреп җибәргәндәй итте. Әмма үз хатынына бәйле уйлары аны «йөгәнләп» торуын белде, хатыны Мария Ивановна сүзеннән уза алмый яшәгән гомере офтандырды. Янәсе, ул кушканча гына булсын. «Я так хочу да, я так желаю» дип өздереп әйткән сүзләре әле дә колагында чыңлап-чыңлап алды.

 Мин инде хәзер барыннан да колак кактым Урамда калдым

Гөлсем: «Бу хатыныннан уңмаган, ахры», дип уйлады да:

 Гаҗәп икән, диде.

 Гаҗәп шул диде Хәлим. Нәфесле хатыннарга гел акча җитми. Бар чагында син әйбәт. Аннары алар үзләренә акчалы мужикларны да таба беләләр

Хәлимнең соңгы сүзләре Гөлсемне сагайтты, «Әллә хатыны чит-ят ирләргә ияләштеме?» дигән фикергә китерде һәм ул:

 Кызык икән диде.

 Әле ничек кенә Алар бик тиз яраклаша да беләләр

Хәлимне кызгану хисе дә кичерде Гөлсем, әмма аны акларга ашыкмады.

 Хәзер кайда торасың соң? дип сорады.

 Кем ачык чырай күрсәтә, шунда кунакларга тырышам, диде Хәлим, йоклап туймаган күзләрен йомгалап. Кайчак мине кунарга кибет сакчылары да керткәли Җәй көне куркыныч түгел анысы, урамдагы эскәмиядә дә йоклап була Ул теләр-теләмәс әйтә куйды: Әле мин чүплектә бомжлар белән дә яшәп алдым. Анда һава сасы, тынчу Чүплекнең дә үз «хуҗа»лары бар, «хәзинә» байлыгын бүлешә торган. Аларның да анда үз законнары, үзләренчә яшәү рәвешләре хөкем сөрә. Тора-бара мин, чүплек кешесе түгеллегемне аңлап, аннан китәргә мәҗбүр булдым. Исәп охранга булса да керергә иде. Берәү «эшкә алам» дип вәгъдә дә итте. Нишләр тагы?

 Бирсен Ходай! диде Гөлсем, теләктәшлек белдереп. Эшли алганда эшләргә кирәк. Хәзер эшләп яшәүләре дә кыенлашты. Менә эшләп йөрим бит әле. Кызларыма да булышам, яшьләр белән бергә яшәгәч ару да түгел. «Әрәмтамак» дип уйлый күрмәсеннәр, дим.

 Ярый, ярый, апа, эшли алгач эшлә. Тик ятудан файда юк.

 Әйе шул.

 Авылдагы йортыгызны саттыгызмы?

Көтелмәгән сорау Гөлсемне сагайта төште, һәм ул җавап биргәнче як-ягына каранды да әйтте:

 Сатмадык, саткан ди! Без авылга ял саен кайтып-килеп йөрибез. Кияүнең үз машинасы бар Гомер иткән нигеземне бер дә ташлыйсым килми. Кызым сорагач, балалар үстергәндә булышыйм инде дип кенә шәһәргә килгән идем.

Хәлим кабызган сигаретын тирән итеп суырды да, белдеклелек күрсәтергә теләпме, җитдиләнә төште.

 Авылдагы йортны ташларга ярамый, диде. Авылга, җиргә кайтыр вакытлар җитәр әле

 Белмим инде, җитәр микән?

 Җитәр. Сау-сәламәт яшисе килгән адәмнәр бу турыда уйлана башладылар инде.

 И-и, хәзер авыл җирләре дә акчалы байлар кулына күчеп бара инде, диде Гөлсем. Эшсезлек кенә артты

 Анысы шулай, әмма хуҗалар үз кешеләренә эшне кайда да таба. Хәлимнең авызы ерылды. Түрәнеке түрдә дигәндәй, үзләренеке кадерле, урысча әйткәндә «семейный подряд»

Гөлсем: «Бу адәм, чыннан да, акылсыз кеше түгел, ахрысы», дип уйларга мәҗбүр булды һәм Хәлимнән сорап куйды:

 Бу әкәмәтләр, сатыш-бүлешләрне әйтәм инде, бер бетәр микән?

Даһи Хәлим көлде.

 Беткән ди, кемнең нәфесе туйганы бар?.. Бер ашаган гел ашый Көткәне көтә, ачтан үлгәнен дә белми.

 Бу гаделлек түгел инде?

 Түгел дә Минемчә, дөреслекне табу кыен, аны бездән бик оста яшерәләр Җаваплары бер: «Заманасы шундый»

Гөлсемне җавап канәгатьләндермәде. «Нәрсә булган заманага? дип уйлады ул. Шул ук җир-сулар, һава Шөкер, хәзер авыр эшләрне техника эшли. Нәрсә кирәк шул бар: аша, эч Эшлисе килгәнгә эш бар. Ялкаулык кына артты. Замана шаукымына бирелгән күп кенә яшьләр эшләми трай тибеп йөргәнгә кем гаепле? Аның Хәерҗаны гел тир түгеп эшләде. Кеше хакына, кеше өлешенә кермәде. Беркемгә зыян да салмады. Киресенчә, изгелекләр генә кылды ул Җир кадерен дә белде. Бүген Җир-ана кадерен белмәгәннәргә аның каргышы төшәр. Табигать тә бер дуласа дулый икән ул Кая карама, җир сулышын буып, инеш-суларны бозып, чүплек баскан Анда җыен шакшы, җыен агулы матдәләр Моны мәнсезлек, акылсызлык дими нәрсә дисең? Бары тик азгынлыктан, тәрбиясезлектән килә ул Замана шундый дип, теләсә нәрсә кыланырга ярыймыни?»

Гөлсем уйларыннан арынып тынып калды да кинәт кенә сорап куйды.

 Замана гел болай бара калса, бу тамашада Җир йөзен кем генә саклап калыр икән? Бердәнбер җиребезгә дә хөрмәт кирәктер ич инде?..

Конструктор Хәлим Гөлсемгә, иелгән башын күтәрми генә, каш астыннан сәерсенебрәк карый төште дә:

 Җиргә генә түгел, кемгә хөрмәт җиткәне бар?.. диде һәм фикерен икенчегә борып алды. Апай, сез авылда гомер иткәч, әле күп кенә нәрсәләрне, бәлки, белеп тә бетерми торгансыздыр. Хәер, хәзер авылда да бик алдатырга тырышмыйлар. Мин авыл тормышын да чамалыйм, шунда туып үскән кеше. Аннары гына шәһәргә килеп «адаштым», колхоздан качып. Дөрес, үз көчем белән институтка кердем, эшләдем Хәзергеләрнең шактые, сер түгел, институтларга кайсы машина «бүләк» итеп, кайсы әти-әнисенең сыерын сатып керә. Янәсе, аның баласы укысын гына, диплом алсын. Андыйлардан нинди яхшы белгеч чыксын! Әле аларның чын-чынлап белем алуга да бик исләре китми. Диплом алгач, аны дәү әтисе яки белдекле әнисе барыбер «кеше» итә. Янә дә акча, танышлык белән, әлбәттә. Югары урыннарга да урнаштырырга тырыша. Аннары шул «дипломлы мокыт» акыллылар өстеннән идарә итә башлый. Һәм инде аңа синең белән мин кирәк булмаска да мөмкин. Ул үз туганыннан да йөз чөерергә мөмкин. Аны комсызлыгы, чикләнмәгән нәфесе һаман да шул акча артыннан кудырта. Бу үзенә күрә бер психоз. Ул, наркотик капкандай, акча өстендә биергә дә әзер. Рухы бозык булыр, әхлагы ташка үлчим. Ник алай эшлисең дисәң, ул да сиңа: «Заманасы шундый» ди, урлавын белә. Чөнки ул кайбер түрәләрнең, чиновникларның урлаганын күреп үскән, миңа да ярый, дип уйлый. Шулай итеп, «Җәмгыять чире» аңа да йога. Менә эшләр нәрсәгә барып терәлә. Коррупция башында коррупционер утыра калганда, властьны «паралич» сугарга да мөмкин, диләр бит

Аптырый калган Гөлсем сорады:

 Ул коррупционерларны нигә утыртмыйлар икән? диде.

Хәлимнең җөйле кашы янә сәер генә уйнап алды.

 Үзара «бүлешә» белгәч, бер-беренә тимиләр инде, бүлешмәгәннәрен утырталар да

Гөлсем, Хәлим сүзләрендә ниндидер хаклыкны сизеп, янә уйлана калды: «Болай булгач, бу тормышта тигезлек булырмы? дип фаразлады. Югыйсә һәркем урлашмый, таламый гына хәләл көче белән эшләгәнне алырга тиеш кана. Бу бит гаделсезлек. Закон дигәннәре һәркемгә бер булырга тиештер бит» Аның шулай дип әйтәсе килде. Ахырдан болай дип кенә чикләнде:

 Тәртәгә типкән айгырны да авызлыклыйлар, диде ул, Хәлим белән килешми.

 Аны кем авызлыкларга тиеш соң? диде Хәлим. Дилбегәне кем ычкындырган? Һәм ул кемнәр кулында булырга тиеш?

Гөлсем күзләрен акайтып тып-тын калды. Бу адәм куркыныч сүзләр сөйли бугай дип, ул як-ягына каранып алды. Аның бу халәтен Хәлим сизде. Сталин өрәгеннән сеңеп калган курку апаеңнан бүген дә чыгып бетмәгән икән. Хәлим көлемсерәде, сигаретын эскәмия тактасы кырыена басып сүндерде, аны җиргә ыргытырга базмады, торып чүп савытына илтеп салды. Аннары, Гөлсемгә карый-карый, аның янына якынрак килеп утырды. Гөлсем исә, әллә эчтән ятсынгандай, әллә аның «хуш исен» өнәп бетермәгәнгәме, ике арада бушлык калдырып, эскәмия читенәрәк шуыша төште һәм кубып китәргә базмый, тагын ни әйтер икән дип, Хәлимнең җавабын көтте. Никтер ташлап китә алмады, аны, бу ниндирәк кеше соң дигәндәй, янә дә сыныйсы итте. Нигә шушы яшендә урамда калган? Эчкәнме, бозылганмы? Хатыны белән нигә килешә алмаганнар? Үзе карап торырга чибәр дә, буйлы-сынлы, сөйләшүләре дә төпле күренә

 «Айгырны да авызлыклыйлар» дип, бик кызык кына әйттегез әле, диде Хәлим, көттереп. Авызлыклы атның дилбегәсен кулдан ычкындырсаң, ул чыгымлый, тибенә, тәртәгә керми. Ирек бирсәң, уйнаклап теләсә кая чаба, санламый башлый Шулай бит? Атның дилбегәсе төпле, акыллы хуҗа кулында булырга һәм ул аны, минемчә, юлдан яздырмый, хәвеф-хәтәрсез генә алып барырга тиеш. Гаиләдә дә шулай: кемдер хуҗа була Һәрхәлдә, минем кебек җебегән түгел Мондый нәрсәләр идарә итүче түрәләргә дә карый Кем ничек эшли ала, кем профессионал? Атны да, шәхси байлык артыннан куып, эштән чыгарырга ярамый Аннары төрле хәбәрләрдән күреп, ишетеп торабыз, байлык артыннан куганнарга, күп акчалар үзләштергәннәргә кул бармаклары да җитми башлый, бер үк вакытта байның акчасы үзен саклап «эшкә» керешә, һәм ул аны әле затлы кәнәфигә дә китертеп утырта ала Менә сез, апай, закон һәркемгә дә бер булырга тиеш, дисез. Анысы дөрес. Хәзер акча дигәнең кайбер закон сагында торганнарны да ымсындыра Андыйлар ата каракларыңны да акларга мөмкин. Бөтен фаҗига менә шул коррупциядә Коррупционерлар өчен акча төп инструментка әйләнгәч, кемнәргәдер киләчәгенә өмет белән карау кыенлаша башлый

Чамасын сизми, артык сәясәткә бирелгән Хәлимгә Гөлсем, мин мондый нәрсәләрне белмим дигәндәй, эндәшмәде. Чыраен сытып уйга калган Хәлим конструктор булып эшләгән вакытларын һәм хуҗасы Табаевны исенә төшерде Менә Табаев аңа эшлекле кыяфәттә күзлек астыннан гына карап ала. Ул: «Бу ачышың тагын да яхшырак синең, Хәлим Рифатович, ди. Бензинга экономия ясаган яңа карбюраторыңны ике куллап кабул итәрләр. Әлбәттә, мин дә хуплап кулымны куярмын Бәлки, «соавтор булып» минем фамилияне дә бергә теркәрбез Премиядән мәхрүм итмәм, ничек уйлыйсың?» Ул шулай бугазга басып сорагач, ничек хуҗаңа каршы киләсең? Җитмәсә, квартир чиратың җиткән Килешмәсәң, «менә бераз көт әле» дип, чиратыңны артка чигереп куячак ул. Күп булды инде андый «соавторлыклар». Эшләгән эшләреңне шулай үзләштерә-үзләштерә, Табаев техник фәннәр докторы да булды. Тик минем уйлап табулар үземә әллә ни байлык китерә алмады»

Назад Дальше