Ниһаять, Гөлсем үзе телгә килде:
Акча дип шашалар инде анысы, диде ул, Хәлимнең дә үзенчә дөрес сукалавы белән килешеп. Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре шул
Хәлим нәрсәнедер исенә төшереп көлемсерәп алды.
Бездә бергә эшләгән Замир исемле бер абзый бар иде, диде ул, сүз башлап. Ул гел тегене-моны сорап нәчәлникләр бусагасын таптады. «Миңа бу нәрсә дә, теге нәрсә дә тиеш» дип йөри дә йөри бу. Берсендә нәчәлниге, аптыраткач, моңа туп-туры әйткән: «Фәлән Фәләнеч, беләсеңме, үгезгә күкәй тиеш, әмма аны печкәннәр икән бит Безгә дә тиеш нәрсәләр күп булды, үтәп кенә бетермәделәр» дигән. Ул абзыйны хуҗасы шулай дип «печеп» чыгарган Гадәттә, печкән үгезне озак асрамыйлар, билгеле инде, «законлаштырып», суеп ашыйлар
Хәлим, әйткәннәрем дорфарак чыкты, болай кирәк түгел иде дип, кыенсынып, Гөлсемнең йөзенә карап алды. Гөлсем исә әллә аның бу чагыштыруыннан канәгать калды, әллә аны-моны сиздерәсе килмәде. Шушы тынлыкта Хәлим сиздерми генә Гөлсемгә карап сокланды: «Апаең яшьлегендә бик чибәр булган икән, дип уйлады ул. Хәзер дә матур, яшьлек төсләрен югалтмаган. Үзе гади дә күренә, йөзе ихлас ачык, карашлары мөлаем, сизгерлеге күзләреннән үк күренеп тора Күрәсең, аңа да тормыш үз сабакларын укыткан. Сабыр була белгән. Мөгаен, алар ире белән бик бәхетле гомер кичергәннәрдер Һәрхәлдә, безнең кебек түгел инде. Ул, минем исерек Мария кебек тукылдап: «Я так хочу, я так хочу» дип, барысын үзенчә итәргә тырышып, разбуй салмаган, дәгъвалашмаган Әдәп саклый белгән, намуслы кеше икәнлеге күренеп тора
Хәлим, узган тормышына кайтып, «Җүләр дә булганмын инде» дип, үз-үзен тиргәп алды. Үзенә бирелгән фатирны соңыннан хатын исеменә яздыртып, урамда калуына үкенде. Нишлисең, яшьлектә үзеңә тиңне сайларга акыл җитмәгән шул. Менә шушындый Гөлсем ишеләргә тап булган булсам, мин дә, бәлки, җәннәттәгечә оҗмах рәхәтләре кичереп яшәгән булыр идем югыйсә Күңел күзе күрә белмәгән, күктә очып йөргән.
Гөлсем, үзенә төбәлгән карашны сизепме, үз фикерен белдерәсе итте.
Хәзер, диде ул, булган үгезен дә, сыерын да «законлаштырып» суялар, сорап тормыйлар анысы.
Шулай. Кул кулны юа, кул битне диде Хәлим, нәтиҗә ясап.
Хәзер куркуны да белмиләр, диде Гөлсем.
Белгән ди, көт Берәр хәерченең малае кесә телефонын урласа, аны төрмәгә илтеп тыгалар. Кемдер, миллионнарны урлап, чит илгә чыгып кача
Гөлсем, алдагысын Алла белгән инде дигәндәй, авыр сулап куйды һәм:
Нишлисең бит, диде, үз эшенә кайтып. Хәзер кешедә тәрбия дигән нәрсә бетеп барамы, аңламассың Җыен чүп-чарны да теләсә кая ташлыйлар. Янган тәмәке төпчекләрен дә балконнан гына ыргыталар. Әле күршебезнең балконы чүт янмады Машина йөртүчеләр дә тәмәке төпчекләрен чирттереп кенә теләсә кая ташлыйлар, урманда да янгын чыгар дип уйламыйлар Әдәпсезлек инде.
Хәлим көрсенеп җавап бирде.
Әдәпне бүген подвалга яшереп түбән төшерделәр, хәзер ничек күтәрергә белмиләр.
Ул подъездларга җыештырырга керсәм, андагы шакшыны, оятсыз язуларны күреп тә шаклар катам, юып та бетерерлек түгел. Анда да шул ук тәмәке төпчекләре, сыра, аракы шешәләре аунап ята. Егетләре, кызлары, бергә җыелышып, ни генә кыланмый, төне буе чикылдашып чыгалар. Оятлары качкан, сүз әйтергә ярамый Хәзер тузга язмаган тамашаларны карап күзәтергә генә калды. Оят булган, ярамаган нәрсәләрне дә телевизордан күрсәтеп, өйрәтеп торалар. Боларның бер чиге булырмы?
Чиге? диде Хәлим килешми. Комсызлыкның чиге буламыни?
Гөлсем, сөйләшүләрнең күпкә китүен сизепме, вакытны шәйләде дә, «эшем кала» дип, урыныннан кубып китте, чүпләрне җыештырырга тотынды. Аннары күңеленнән янә иренә кайтып калды: «И-и, минем Хәерҗаным алтын кеше дә булган икән, диде. Бик тә тәртипле иде. Иртәрәк кенә китеп барды
Ул, балалар бакчасы кырыена җиткәч, шунда үскән бер агач янында тукталды, тып-тын калып, яшеллеккә төренгән яфракларны күзәтте. Инде яфракларга көзге моңсулык иңгән. Әнә иртәрәк саргайган бер яфрак, талпына-талпына, җиргә төшеп килә. Гөлсем ихтыярсыздан: «Яфрак кадәрле бер гомер җилгә оча» дип, янә үзенең Хәерҗанын күз алдына китерде
Бу вакыт Хәлим эскәмиядә утыра бирде. Никтер аңа, Гөлсем торып киткәч, күңелсезрәк булып та калды. Әйтерсең йөрәгендә өмет очкыннары менә-менә кабынып китәр төсле тоелды. Тик ул нигәдер Гөлсемгә җылы сүзләрен әйтә алмады. Әллә нигә, һич юкка, үз зарын, дөньяга булган карашларын белдерде. Кирәк идеме бу аңа? Тормыштагы яки кеше күңелендәге матурлыкны күреп, нигә әле аның үзен дә сөендермәскә? Югыйсә үзең яшәгән якты дөнья матурлыгына шатлана белергә дә кирәк бит! Узган тормышыңа каш җыерып караудан кемгә ни файда? Әйе, һәркем үзара сөйләшкәндә сынала. Хәзер ул минем турыда ни уйламас, тәүфыйксыз кеше булгандыр, дияргә мөмкин Ә ул үзе тәүфыйклы, бар яктан да күркәм күренә, чибәрлеге дә бар
Хәлим Гөлсемне күз алдына китереп үз хатыны Мария белән янәшә куеп, юри чагыштырып карады. Янәсе, син кайсын сайлар идең? Күңелең кемгә тартылыр, аякларың кем ягына атлар? Әлбәттә, ул, ике дә уйламыйча, Гөлсемне сайлар иде Мариядән күңеле бизгән инде Ирне ир дип санламый, төрле кимсетүләр, хәтта рәнҗетүләр хәттин ашты шул. Берсе дә истән чыкмый. Баштарак тормышлары ярыйсы гына башланып киткән күк иде. Әкренләп күңел кояшы сүнгәннән-сүнә барды. Моңа сәбәпләре дә туа торды. Аннары аның элек бергә йоклаган бүлмәгә керәсе килми башлады. Мариясе бүлмә стеналарына әти-әнисенең рәсемнәрен, бар булган тәреләрен, иконаларын элеп куйды. Янәсе, алар рухы янәшәсендә яшәсен, үзләрен гел искә төшереп торсын!.. Карават башында да тәре, аяк очларында да тәре. Барысы да күңелгә тиде, алар Хәлимне үз итмәгәндәй, чекерәеп «карап» торалар. Чекерәйгән Мария күзләрен дә хәтерләтәләр. «Нәрсәгә кирәк бу тәреләр?» дип әйтсәң, һаман да бер сүз, дау: «Торсыннар!» һәм бетте-китте «Синең анда эшең юк» Нигәдер Хәлим, күңелгә тигән ул сурәтләргә карагач, төннәр буе йоклый алмый чыга иде. Аптырагач, ул үзен «урыс малае» дип тә күз алдына китереп карады. Барыбер күңеле ятмады, тынычлыгы качты, сөймәс җанга әйләнеп калды ул. Бар булган тынгысызлыгы, тискәре хис-тойгылары җанында көчәйгәннән-көчәйде. Ахыр чиктә ул, психикасы бозылып, авыруга сабышудан да курыкты. Барыбер дә Мариясе аны төрлечә гаепләп орыша бирде, әйтмәгән сүзләре калмады. Хәтта берсендә «чаплашка» дип тә ычкындырды. Шуннан соң ул үзен түбәнсеткән бу сүзне күтәрә алмады. Ниһаять, үз «чанасына» утырмаганлыгын аңлап, өйдән чыгып ук китәргә мәҗбүр булды. Гәрчә ул шулчакта, үземә бер куыш табармын әле дип уйлаган иде, болай каңгырып йөрүләрен күз алдына да китермәде.
Эскәмиядә аптырап утырган Хәлим янә тәмәкесен кабызды. Тәмәке дә аның йөрәк януларын баса алмады, борчулары гел үзенекен итеп, әкрен генә эчтән көйдерде. Ул барысы өчен дә үзен генә гаепләде. Туганнарының: «Үзеңә тиң, үз кешеңне табарга тырыш», дигән сүзләрен соңгарып кына аңлады. Инде дә шушы көнгә калгач, язмышыңа үпкәләүдән ни файда?..
Ярый әле ул бүген көтмәгәндә шушылай Гөлсем белән очрашты. Аңа аның тыйнак кына елмаеп куюлары ошап китте, ниндидер якынлык та сизеп, аңа карата хөрмәте артты Эшчәнлеге, булганлыгы күренеп тора. Андый кеше белән бер сөйләшеп утырулары да ни тора!..
Хәлим тәмәкесен сүндерде дә Гөлсемгә карата туган уй-фикерләре белән рухланып алгандай итте, аннары торып, каршыдагы йортка таба китеп барды
Бу вакыт Гөлсем үз подъездларын җыештырырга керешкән иде. Ул монда да шул ук тәртипсезлекләрне күрде. Тәмәке төпчекләре, шул ук буш шешәләр көтеп алды аны. Әле бер почмакта энәле шприцлар да аунап ята иде. Ул аларга, тотынырга шикләнеп, курка-курка гына үрелде. «Болары наркоманнар эше инде, диде, ризасызлыгын белдереп. Кешегә үлем китергән шушы зәхмәтне каян, кем уйлап чыгаргандыр?! Шуңа киртә куялмасыннар инде Бу яшьләрне болай шашындырырга нигә кирәктер? Урман кистертсәләр, таудан таш чыгартсалар белерләр иде кирәген, азынмаслар иде Аларга ни җитмәгән? Күрәсең, Хәлим белеп әйтә булыр, кемнәргәдер хәтта кешенең үлеме хисабына корылган бизнестан кергән төшемле акчалар җитмидер инде. Акча, байлык биетә үзләрен. Андый адәмнәргә кая ул кеше сәламәтлеге турында уйлау?! Кара инде, подъезд стенасына нинди генә әшәке, оятсыз сүзләр язмаганнар Тәүфыйксызлар.
Гөлсем күңеленә, ак күбәләктәй очып килгәндәй, янә ире килеп керде. Һәм ул аңа карата бер үк сүзләрне тәкрарлады: «Әй, минем Хәерҗаным алтын кеше булган икән. Бик тә тәүфыйклы иде шул. Хәер, үзем дә тәүфыйгымда тордым Заманына күрә ярлы яшәсәк тә, бик рәхәт гомер кичергәнбез икән»
Ул шулай еш кына Хәерҗаны белән үткән гомерләрен сагына-сагына сөйләнде, яшьлекләренә кайта-кайта, истәлекле көннәрен исенә төшерде. Хәтерендә уянган хатирәләреннән, торып-торып, елмаеп та куйды.«Бер яраткан онытылмый икән» дип, янә дәртләнеп эшенә кереште.
Яныннан узып-китеп йөрүчеләр аңа: «Исәнме, Гөлсем апа! Алла ярдәм бирсен сиңа!» дип, эчкерсезлек белән исәнләшеп тә узалар. Ул аларга да рәхмәт сүзләрен ирештерә.
Менә Гөлсем, эшен бетергәч, арган санын иркенләп турайткандай итте дә кызы яшәгән фатирга таба атлады. Шулвакыт ул никтер янә Даһи Хәлимне исенә төшерде. Ихтыярсыздан: «Иртәгә дә эскәмиягә килеп утырыр микән ул?» дип уйлап куйды.
Чүплектә алтын
Даһи Хәлим чүплектә яшәгән чакта электәге танышы Әсгать белән һич уйламаганда очрашты. Алар заводта эшләгәндә икесе дә уйлап табучы, ягъни рационализаторлар буларак бер-берсен беләләр иде. Икесе дә, рационализаторлык эшләрен башкарып чыкканда, төрле каршылыкларга да очрадылар, шуңа да карамастан иҗади эшләрен дәвам иттеләр. Тора-бара, күпмедер вакытлар узгач, аларның хезмәт юллары икесе ике якка аерылды. Әсгать эшкә бүтән заводка китеп барган иде.
Әсгатьне эшендә күпләр сәеррәк кеше дип тә кабул иттеләр. Кая гына барып кермәсен, аны ишекләрдән куып-куып та чыгардылар. Янәсе, каян килгән уйлап табучы булсын ул! Йөри шунда Шуның ише мыскыллы карашлар егетнең күңелен бик рәнҗетте. Гәрчә ул фәкать зарур эшләр өчен янып йөрсә дә. Ул барыбер яраткан шөгылен ташламады, аны дәвам итте, танылган уйлап табучы дәрәҗәсенә иреште. Күп кенә уйлап табу эшләрен Мәскәү тарафдарлары да кабул итте.
Бервакыт Әсгать, әле Хәлим белән бергә эшләгән заводта самолёт моторының бер мөһим деталендә телескопик втулкада чатнаулар хасил булганын белеп алды. Чатнау детальне термик эшкәртүдән соң күзәтелде. Моның сәбәбен ачыклый алмый тордылар. Инженер-технологлар ары чапты, бире чапты. Һаман да шул деталь тирәсендә кайнаштылар. Бу хәл училищедан бер үк вакытта лекальщик та, электрик та, токарь һөнәрләренә дә өйрәнеп эшкә килгән Әсгатьнең игътибарын җәлеп итте. Ул, кызыксынып, читтән генә карап йөрде, күзәтте. Тегеләр участоктан китеп баргач, токарь станогын туктатып, әлеге детальне кулына алып карады, технологиясе белән танышып чыкты, беренче карашка күзгә ташланырлык гаеп таба алмады.
Ә беркөнне ул югары ешлыктагы ток белән кыздырылган әлеге детальләргә озак карап торды. Шунда детальнең туксан градус ясап кырдырылган почмак очында пешкән кура җиләгедәй җете кызыллыкны төс аермалыгын күреп алды. Деталь өслегендә ике төрле температура барлыкка килгән бит!.. Җылылык тигез таралмагач, деталь кинәт суынганда нишләп чатнамасын?! Ә деталь почмагын дуга ясап, радиус калдырып кырдырсак ничек булыр?
Һәм ул шулай эшләде дә. Брак детальдә тәҗрибә ясап карады. Чатнау булмагач, куанычыннан сикереп тә алды. Әмма фикерләрен әйтергә ашыкмады, янәсе, аның тәкъдимен үзләштереп куюлары да бар. Әлеге эше аның күңелен гел тынгысызлап торды. Һәм ул беркөнне түзмәде, баш инженер бүлмәсенә юл тотты. Ишек төбенә җиткәч, аны кызыл иренле, түшен күркәдәй киерә төшкән сәркатип ханым туктатты.
Сез кая?
Әсгать югалып калмады.
Миңа баш инженер кирәк иде, диде.
Чегән егетедәй кара бөдрә чәчле, тәбәнәгрәк буйлы егеткә төбәлгән ханым чыраен сытып көлә төште һәм сорады:
Син кайсы цехтан соң?
Икенче цехтан, токарь Әхмәтҗанов булам.
Йомышыгыз нинди?
Эш буенча
Нинди эш?
Әсгать җавап бирмәде.
Эшлекле кыяфәттә сөйләшкән егеттә үҗәтлек сизгән ханым аның майга буялган, бер төймәсе өзелеп төшкән шакмаклы күлмәген үткер карашы белән ялт кына капшап узды да әйтте:
Бездә баш инженерга эш буенча технологлар, начальниклар гына керә. Йомышыгызны мастерыңа әйтә аласың.
Әсгать кире чигенергә теләмәде.
Минем эшем бракка чыгучы детальләр турында.
Ханым, бу нинди сәер кеше дигәндәй аңа карап:
Баш инженер Мәскәү белән сөйләшә, диде.
Алайса көтәрмен
Егетнең үҗәтлеге бик дәрәҗәле булып утырган сәркатипне буйсындырды һәм урыныннан торгызды. Ул, биек үкчәле туфлиләре белән тек-тек идән такталарын саный-саный, баш инженер бүлмәсенә узды һәм озак та тормый аннан әйләнеп тә чыкты.
Бар, керегез
Әсгать ике катлы ишекне ачып керүгә туктап калды.
Тыңлыйм сезне, диде, каш астыннан гына карап, түрдә киң өстәл артында ниндидер сызымнарга башын төрткән күзлекле абзый.
Мин икенче цехта эшләнгән брак втулкалар турында сөйләргә кергән идем, диде Әсгать, бераз уңайсызлык сизеп. Гаеп-кыегын до нуля бетерә алам.
Баш инженер, ышаныр-ышанмас, сиздерми генә егетнең кыяфәтенә карап куйды.
Сызымнарыгыз бармы? диде.
Бар.
Кая?
Мин аны БРИЗга (рационализаторлар һәм уйлап табучылар бюросы) тапшырдым. Ул шикләнә төште. Тик ул минем тәкъдим булып калсын иде
Аның шушы сүзеннән соң баш инженерның сөмсере коелды, һәм ул сөйләшүне мәгънәсезгә санап кырт кисте, башы белән ишек ягына таба ишарәләде.
Барыгыз, комачаулап йөрмәгез әле
Аннары Әсгать тәкъдимен завод БРИЗыннан кире барып алды
Көннәрдән бер көнне аның эчен пошырып йөргән тәкъдиме турындагы хат Мәскәүгә (Маленков исеменә, Партия Үзәк комитетына) китте. Бу эшкә Әсгатьне заводның баш бухгалтеры, үзен якын күреп йөргән Клавдия Ивановна этәрде. Ул җавапны бер атна көтте, ике. Тавыш-тын юк. Атна башында аңа мастер йөгереп килде һәм кабарына төшеп әйтте:
Әхмәтҗанов! диде. Нәрсә эшләдең син? Үзәк комитетка нәрсә яздың? Хәзер шуны техсоветта тикшерәчәкләр. Миңа җәза бирергә мөмкиннәр
Сезнең монда ни катнашыгыз бар?
Син минем эшче диде мастер, җикеренә төшеп. Табарлар сәбәбен, нәрсә карадың, диярләр Юк, син кайтарып бир тәкъдимеңне
Соңыннан, белгечләрне җыеп, заводның партком секретаре белән зур сөйләшү булгач, Әсгатьне, ниһаять, баш инженер үзе чакыртып алды
Шул көннән башлап бер-бер артлы рационализаторлык тәкъдимнәрен бирде ул. Әсгать, сирәк-мирәк булса да, конструктор Хәлим белән очрашкалады, аны таный башлады, һәм алар очрашканда үзара исәнләшеп йөрделәр
Ә көннәрдән бер көнне Әсгатьне бәла сагалап торган икән. Эшендә югары ешлыктагы ток белән эшләүче мич янында аны көтмәгәндә ток сукты, һәм ул шулвакыт баскычтан егылып төште Аннары аның хәтереннән бер-бер артлы балачак мизгелләре йөгереп узды
Әйтерсең алар әти-әниләре белән туган авыллары Күгәрченнән Монголиягә киткән җирләреннән кайтмаганнар Әсгать монголча укый, җырлап та җибәрә. Мәктәптән кайтуга мәшгуль атлары янына ашкына, алар яныннан һич тә китәсе килми, аларны өзелеп ярата, аларга атланып, ялларын туздырып, дала киңлекләрендә оча. Чабып барган атының түшләреннән әйләнеп чыга. Төрле ат чабышларында беренче килә. Аңа инде кушамат та тагып өлгерәләр. «Рәхмәт, көдрә чегәнчек», диләр
Баксаң, бу юлы аның җигүле аты кышкы буранда юлын югалткан. Төнге дала. Әллә каян, күзләрен утлы күмердәй яндырып, бүреләр килеп чыгып улый башладылар. Нишләргә? Әсгать куркуыннан чананың үрәчә астына шуышты Ярый әле колагына үзен буранда эзләп чыккан әтисе тавышы килеп керде
Берсендә ул, өйгә кайткач, әтисе Хәбир белән әнисе Рәмзия сөйләшкәнне ишетте:
Хәбир! диде әнисе. Минем Монголия җирендә бүтән каласым килми. Кайтыйк туган якларга
Ниһаять, алар Казанда. Әсгатьне татар мәктәбенә дә, урыс мәктәбенә дә алмыйлар. Монголча укытучы юк. Ахыр чиктә бер апасы аны урыс мәктәбенә җитәкләп алып керде