Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 5 стр.


Әсгать заводта егылып баш җәрәхәте алганнан соң аннан китте, үзенә җиңелрәк эш эзләде, телеательега барып урнашты. Телевизор детальләрен өйрәнеп мәш килде.

Беркөнне телеателье хуҗасы аңа:

 Әсгать! диде. Син тиз генә бер адрес белән барып кайт әле. Кичә анда заявка белән барганнар иде, бүген телевизор эшләми дип шалтыраттылар.

Китте Әсгать. Тиешле адрес белән барып керде.

 Телевизорыгызга ни булды? диде үзеннән шактый зур гәүдәле, яхшы шартларда яшәүче йорт хуҗасына.

Тегесе:

 Нәрсә булганын белмим. Тик ул эшләсен генә диде.

Әсгать башта затлы өстәл өстенә газета салып куйды. Аннары эш коралларын тезде. Пөхтә эшләде. Телевизорның әле бер, әле икенче җирен боргалады. Берничә минут та узмады, телевизор ялт итеп күрсәтә башлады.

Мастерның эшен игътибар белән күзәтеп торган хуҗа көтмәгәндә үз тәкъдимен ясады:

 Әйдә, миңа «Оргсинтез»га эшкә киләсеңме?

Әсгать бер мәлгә аптырап калды.

 «Оргсинтез»! диде. Сез үзегез кем соң?

 Завод директоры. Владимир Петрович Лушников.

Әсгать тотлыккандай сүзсез калды.

 Нәрсә, килештекме? диде директор.

 Яхшы диде ул, икеләнүен җиңеп.

Аны «Оргсинтез» заводына, тикшерү-үлчәү приборлары (КИП) цехына югары разрядлы слесарь-лаборант итеп алдылар.

Аның уйлап табучылык буенча чын иҗади хезмәте менә шушында башланды да инде. Кыенлык тудырган иң «тар» участоклардагы мөһим мәсьәләләрне чишү үлчәү приборларын камилләштерү, яңаларын уйлап табу эше йөкләнде аңа. «Әхмәтҗановка нәрсә кирәк, булышыгыз», дип кисәтеп тә куйды директор.

Әсгать баш-аягы белән эшкә чумды. Күрде: озын торбалардан аккан фенолның төрле фазаларда кристаллашу температурасын төгәл күрсәтүче прибор кирәк. Хикмәт шунда: анализларны, гадәттәгечә, пыяла савытларга алып, лабораторияләргә кадәр ташып йөргәндә, аның температурасы күпкә үзгәргән була, дөрес нәтиҗә бирми. Продукциянең сыйфатына суккан бу четерекле нәрсә заводка бик кыйммәткә төшә. Бу эшне каян, ничек итеп башларга белми йөри Әсгать. Усал күзләр, хөсетлек белән, җаен чыгарып, директорга да әйтәләр:

 Әхмәтҗанов завод буенча трай тибә, нигә эшләми ул?

Директор җавапны кыска тота:

 Тимәгез аңа, мин үзем беләм

Әсгать фенолның ацетон да, бензол да һәм башка күп продуктлар икәнен аңлап эш итте, аның белән шаярырга ярамаганлыгын белде. Аларның кристаллашу структуралары температура үзгәрүгә турыдан-туры бәйле бит. Шуның өчен дә аңа торбалардан аккан фенолның температурасын төгәл һәм тиз үлчи торган прибор «Тезометр»ны гамәлгә кертергә кирәк Эш сызымнарга, исәп-хисапларга киткәч, йокы качты. Әле теге, әле бу детальне ясатасы бар. Аптырата башлагач, Әхмәтҗанов «дәгъвачы»га әйләнде. Булмаган эшне уйлап табучыга

Шул ук вакытта ул эшләгән лабораториядә чыш-пыш сөйләшүләр дә башланды. Әхмәтҗанов яңа прибор уйлап тапкан. Анализны шунда ук күрсәтә икән. Бу бит безнең лаборантларны эшсез калдырачак

Бернигә карамастан, прибор әкренләп җыела барды. Кемнәрдер аның яныннан тыныч кына уза алмый, приборның кайбер детальләре юкка да чыга. Ә Әсгать ул детальләрне берне генә ясатмады. Приборы да берәү генә түгел, яшереп куелган «дубляж»ы бар. Шулай булмаганда, сынау көне җиткәч, ул завод территориясендәге агачлар арасына чыгарып атылган приборны тапмаса, нишли алыр иде? Әйе, оятка калачак иде. Әсгатьнең электән килгән үҗәтлеге моңа юл куймады. Комиссия килгәндә, прибор барыбер үз урынында булды һәм хуплау тапты. Кирәк бит!.. Шуңа да карамастан көндәшләре әлеге приборга инструкция, төрле документларны рәсмиләштерү кәгазьләренә кул куймый тартыштылар, сөенәсе урынга аны күрә алмадылар. Янәсе, идеясе синеке генә түгел аның

Хуплау тапкан «Тезометр» әкренләп һаман камилләшә төште. Аның турында газеталар да язып чыкты. Ниһаять, прибор Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә химия промышленносте буенча иң яхшы прибор буларак танылды һәм алтын медальгә лаек булды. Шуннан соң аның приборына төрле шәһәрләрдән, хәтта чит илләрдән заявкалар да килә башлады

Беркөнне тынгысыз Әсгать конвейерлардан брак чыккан полиэтиленнарга да битараф калмады. Алар завод территориясендә өем-өем торалар. Аннары аларны машинага төяп каядыр озаттылар. Моны күзәтеп торган Әсгать гаҗәпләнде: «Алардан, чимал буларак, әллә нәрсәләр эшләргә була бит!..» Шушы уй Әсгатьне полиэтилен төягән машиналар артыннан юл тотарга мәҗбүр итте. Кая алып баралар? Кая булсын, шәһәр читендәге чүплеккә

Ни күзләре белән күрсен, анда бульдозерлар да эшләп тора, чүп ягучылары да бар. Әлеге алып килгән полиэтиленнарга ут төртә башлагач, Әсгать каршы төште:

 Яндырмагыз! Миңа кирәк ул

Битләре сөремләнеп, ачык җилдә кызарып каралган ике таза ир аңа, бу нинди исәр дигәндәй, карап-карап куйдылар. Берсе, табак битлесе, тупас тавыш белән җикеренде:

 Кит моннан, юкса үзеңне дә шунда салып күмәрбез

Тыңламагач, Әсгать тагын аларга ялварды:

 Яндырмагыз, дим! Мин сезгә спирт бирәм

«Спирт» сүзе чыккач, тегеләр тыныбрак калды. Бер-беренә нәрсәдер ишарәләп, якынрак килделәр.

 Брак полиэтилен бит ул, аның белән ни эшләмәкче буласың? диде табак битлесе, гаярь батыраеп. Вәт җүләр! Күп ич ул бездә

Әсгать килешмәде, үзенекен тукыды.

 Хәзергә күп Йөз ел торса да, аннан теләсә нәрсә эшләп була. Алтын бит ул!

Тегеләр янә бер-беренә каранып алды. Табак битлесе рәхәтләнеп авызын җәеп көлде.

 Җүләр син, алтын булса, аны безнең чүплеккә алып килерләр идеме? Кая спиртың?

Әсгать куеныннан чыгарган спирт чүплектәгеләр кулына кергәч, тегеләр тагын көлештеләр.

 Ярар, бик теләсәң, күмәрбез генә диде негрдай кояшта карала төшкәне астыртын гына.

Чүплек «хуҗа»лары бераз читкәрәк китеп тирә-юньне күзәтте. Баскан урынында тып-тын калган Әсгать үзенчә исәп ясады: «Монда, ачуың килмәгәе, 300 тоннадан артык полиэтилен күмелгән булырга тиеш» Һәм ул тау-тау өелгән чүплек өсләренә таралган төтенгә чыраен сытты. Бу минутта аңа бөтен Россия чүплектән генә торадыр кебек тоелды «Күпме байлык, күпме чимал әрәм була?! Беркемгә бернәрсә кирәкми. Бу бит хуҗасызлык. Чит илнең берәр эшмәкәре шушы хәлне күрсә, чүплек янына заводын корып, ясаган затлы товарларын валютага сата-сата миллиардер булып бетәр иде. Бай илнең халкы, үз байлыгына ия булып, хәерчегә калмый, кадерләп кенә яши алса икән!..»

Әсгать күңелсез генә кайту ягына берничә адым атлады, янә тукталды, үз уйларына чумды: «Каршылыклар, каршылыклар! Әйе, алар адым саен. Дәгъвалашсаң яратмыйлар. Күргәнне әйтми яшәү дә намусыңны кимерә. Инде кайберәүләр аның белән исәпләшми дә башладылар. Андыйлардан кая качарга белмәссең! Хәер, ни мәгънә, үз-үзеңнән дә качып котылып буламыни?.. Югыйсә производствоның кайсы тармагына барып керсәң дә, күзгә әле теге, әле бу җитешсезлек ташлана. Син аларны тизрәк бетерергә, камилләштерергә тырышасың, юк, игътибар җитми. Эшләнгән эшләреңнең дә күбесе хәрәкәтсез ята Күпме түбәнчелеккә калды ул. Министрга да барып җитте югыйсә. Берсе икенчесенә, икенчесе өченчесенә җибәрә. Янәсе, ярдәм итәрләр. Нәрсә ишетте: «Миңа синең пластик идәннәрең, рамнарың белән генә шөгыльләнү җитмәгән! Алып чыгып кит моннан плитәләреңне, сасытмасын бүлмәне»

Юкса төзелеш материаллары белән кем шөгыльләнергә тиеш соң? Конкрет эшкә калгач, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» килеп чыга. Ил байлыгының нигезе булган акылны эшкә җигәргә теләмибез «Йөрмә монда! Үзеңне дә чүплеккә салып күмәрбез» дисеннәр әле.

Шулвакыт арттан әлеге сүзләрне әйткән табак битле ирнең тавышы яңгырады:

 Мужик! Китми тор әле син, кил монда!

Артына борылып караган Әсгать: «Болар миңа берәр этлек кылырга булдылармы әллә?» дип шиккә калды, шулай да, теләр-теләмәс кенә, аларга таба якынайды.

 Нәрсә телисез?

Табак бит, үз-үзеннән канәгатьлек табып, авызын ерды һәм хәйләле генә:

 Син курыкма Әйдә, безнең «фазенда»га барып килик, диде, чүплек тавы итәгенә таба ишарәләп. Анда безнең «хуҗалык»ны, кайда яшәгәнебезне күреп китәрсең.

Әсгать, аптырап, сүзсез калды. Сүзгә аларның икенчесе, чегәндәй карала төшкән ач яңаклысы кушылды.

 Чынлап әйтәбез.

 Үз сыеңнан да авыз итәрсең, диде гаярь хуҗа, спиртны селкеп.

 Мин эчмим бит.

 Эчмәсәң, без эчкәнне карап торырсың. Спиртың яхшы булса, икенче килгәндә тагын кыстырып килерсең. Хет безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсең. Сиңа ориентир өчен дә кирәк булачак ул. Безнең анда синең ишерәк тагын берәү бар. Табак бит иптәше ягына таба борылды да өстәде: Шулай бит, Самат! Кем әле ул теге?

 Даһины әйтәсеңме?

 Әйе. Исеме?

 Хәлим.

 Әйе, шул Хәлим белән дә танышырсың.

«Хәлим» сүзен ишеткәч, Әсгать сагаеп калды. «Кайсы Хәлим? Әллә болар берәр төрле мәкерлек белән алдашалармы? Әллә ул теге заводта эшләгән конструктор Хәлимме? Түгелдер, мөгаен. Ул монда чүплек оясында адашып ятмас»

Ул шулай дип уйласа да, теләр-теләмәс, йөзләре кояшта каралып беткән әрсез чүплек «хуҗа»лары артыннан берничә адымга артка калып атлады. Биек-биек чүплек тавы сыртларыннан менә-төшә барды. Әйе, монда аның аяк асларына ниләр генә күмелмәгән дә, ниләр генә череп, таркалып, сасып ятмый. Әйтерсең шушы урында Җир шары «битенә» «яман шеш» калкып үсеп чыккан. Шунлыктан Җир-ана, сыкранып, авыр суларга мәҗбүр, кадерсезлеккә төшкән моң-зарын ишетмиләр генә. Шушы сәер тынлык эчендә «җаны» эчтән янып көйри дә көйри. Ул үзенең иңенә баскан теге калкулыгыннан да, бу калкулыгыннан да сулышын кысып чыгарган агулы төтеннәрен һавага очыра Бу күренешләргә исләре дә китмәгән тау-тау чүплек байлыгына ия булган ике адәми зат баһадирдай алга атлап бара. Үзара сөйләшкән көр тавышлары, кемлекләрен дә ачыклый төшеп, яңгырап-яңгырап китә:

 Кәримнәрнең безнең участок территориясенә тагын кергәннәре юкмы? диде табак бит, башын Самат ягына бормый гына.

 Юк! диде Самат кырыс кына һәм кылыч борынын бер якка сыпырып. Үз сабагын алдылар бит инде. Тагын кан косасылары килсә кереп карасыннар!..

Җаваптан канәгать калган табак бит киңчә иңбашларын биетеп алды һәм шул көнне чүплектәге «хуҗа»ларның үзара эләгешүен исенә төшергәч, мин-минлеген сиздереп, иңбашларын калкытып алды.

Бу сүзләрдән Әсгать, мондагы чүплек биләмәләре дә кемнәрдер тарафыннан бүленгәнлеген аңлап, үзенчә нәтиҗә ясады: «Нишлисең, байлык чире монда да үз нәфесен тыя алмый икән. Кая карама шул ук талаш, шул ук бүлеш Моның чиге дә күренми. Андыйлардан иманга, акылга килүне ничек көтәсең?! Җавап бер: «Минеке!» һәм бетте-китте.

Табак бит җикеренә төшеп сорады:

 Самат! Безнең складта, срогы чыгып, чүплеккә ташланган ипи, булкалар күпме җыелды?

 Ун ящик чамасы бар, диде Самат, эчкә баткан күзләрен серле генә ялтыратып.

 Аларны син теге дуңгызлар симертүче бай Борягинга илтеп тапшыр.

 Ярар, диде Самат, килешеп. Ә теге срогы чыгып ташланган колбасаларны, консервларны ни эшләтербез икән?

 Күпме соң алар?

 Инде шактый.

 Монда чүплектә казынганнарны ашату өчен тотарбыз, кайнатып пешергәч зыяны тимәс. Кешене ач тотып булмый бит. Артканын кая куярга кирәген үзең беләсең Ул иң кирәклесен исенә төшерде. Да, аннары калай, тимер, төзү материалларын берсен дә әрәм-шәрәм итәсе түгел. Особо! Хаҗәте зур, кулланышта булсалар да, төзелешләргә баралар Тагын ни, Даһины не обежай. Ул безгә кирәклерәк кеше. Шеф-повар буларак та, төзелеш материалларыннан үзләренә куыш ясауда да, парник коруда да аның кулыннан килә. Башы эшли, үзе пөхтә, төгәл кеше.

 Аңлашылды.

 Заводта кем булып эшләгәндер ул?

 Конструктор бугай.

 Да-а, дип сузды табак бит, монда ничек килеп эләкте икән ул?

 Беркайда эшләмәгән алкаш хатыныннан качарга булганмы? Җанына тигәндер инде

Шушы урында Әсгатьнең колаклары торды. Әллә, чыннан да, Даһи дигәннәре мин белгән Хәлимме? Аның күңелендә шикләнү арта төште: «Болар «капкыны»на килеп эләгә калсаң, чүплеккә күмелгән полиэтиленнарыңнан да колак кагарсың. «Чүплектәге безнеке!» диярләр дә Әле тегене бир, моны китер дип аптыратырлар»

Ниһаять, чүплек тавыннан астарак, үзәнендәрәк олы парник сыман бер «йорт» кояшта ялтырап күренде. Чүплек «хуҗа»лары шунда юл тотты. Күрәсең, бомжлар да шул тирәгә сыенган. Анда бер кырыйда «буржуйка» торбасыннан төтен күтәрелә, кемдер учак әйләнәсендә бөтерелә, ашау-эчү хәстәрен күрә. Ә арырак күз ташласаң, ерак та булмаган урман буйлары шәйләнә.

«Йорт» янына килеп җитәрәк, Әсгатьнең күзләре учак әйләнәсендә мәш килгән кешегә төбәлгәннән-төбәлде, тагын да якыная төшкәч, ул: «Тукта әле, чыннан да, мин белгән Хәлим түгелме соң бу?» дип гаҗәпләнде. Юк, ялгышмады, таныды. Шул, конструктор Хәлим ич! Тик ник ул шушындый кадерсез көнгә төшкән? Аның бу хәлгә ышанасы да килмәде килүен Хәлимне алыштырып куйганнармыни!..

Хәлим дә гаярь генә атлап килгән хуҗаларга ияргән Әсгатьне күреп алгач гаҗәпсенде, кулына тоткан утын агачын салындырып катып калды. Нигә дип аны монда алып киләләр? Әллә берәр гаебен тапканнармы? Әллә берәр үчлек белән арт сабагын укытырга телиләрме? Аларныкын белмәссең Көтте. Әсгатьнең хәрәкәтеннән күренгәнчә, ул, ышанычын югалткан кешедәй, басынкы гына башын аскарак ия төшеп атлый. Килеп җитәрәк, ул да Әсгатьне таныды, кулындагы утын агачын ташлап, бу нинди хәл дигәндәй, көтүен белде.

 Хәлим! диде Әсгать, килеп җитәр-җитмәс, аны күрүенә куанып.

Табак бит шунда ук аларның икесенә дә карап алды:

 Нәрсә, әллә сез танышлармы? диде.

 Әйе, диде Хәлим. Кайчандыр бер заводта эшләгән идек.

 Кызык диде табак бит. Кем уйлаган чүплектә кемнәрдер шушылай очрашырлар дип?

Хәлим, нишлисең бит дигәндәй, башын бер якка кагып куйды. Табак бит сүзен дәвам итте:

 Алайса, сезнең бу очрашуны билгеләп үтәргә кирәк, диде кесәсеннән Әсгать биргән спиртны чыгарып һәм аны, юмартлык күрсәткәндәй, янәшәдәге өстәл өстенә шап итеп утыртты. Аннары Хәлимгә ишарәләде:

 Бар, стаканнарны алып кил.

Утырышкач, Әсгать стаканнарга су кушып салынган спиртны эчүдән баш тартты. Табак бит аңа төбәлеп калды.

 Син нәрсә?

Катгый сорауны аңлаган Әсгать үз сүзендә торды.

 Миңа ярамый бит, кем дип әйтим, исемегезне дә белеп бетермим әле.

 Исем ерунда ул, кеше булырга кирәк, диде ул, төкселәнеп. Беләсең килсә, мин Заһир Табаев булам. Ник эчмисең?

 Йөрәккә ярамый, диде Әсгать, егылып башына травма алганын да исеннән чыгармый, гомумән, үзенә спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамаганына нык кына инанып өстәде: Йөрәк сырхаулый минем, кан басымы да күтәрелә

Үгездәй таза Табаев үзенекен тукыды.

 Бәлки, син спиртың белән безне теге дөньяга озатырга уйлыйсыңдыр?

Көтелмәгән сораудан Әсгать уңайсызланды.

 Юк, спирт чиста, мин алдашуны белмим.

 Ну, кара аны

Спирттан авыз иткәч, теләктәшлек белдереп, үзара аңлашып алдылар.

 Менә без шушылай чүплек дөньясында яшибез инде, диде Табаев, Әсгатькә чираттагы соравын әзерләп. Йә, әйт әле, син үзең кайда эшлисең, кем булып?

 «Оргсинтез» заводында, лабораториядә, диде Әсгать.

 Спиртлы җирдә икән, икенче килгәндә дә безне онытмассың инде диде Табаев, ярым шаяртып, һәм сорашуын белде: Спирты ярар, эчмәгән нәрсә түгел. Сиңа нәрсәгә кирәк булды ул полиэтиленнар?

 Алтынга тиң чимал бит ул, аннан нәрсәләр генә эшләп булмый диде Әсгать һәм өстәл өстендәге әйберләрне күзәтеп өстәде: Менә шушы капрон стаканнарны, чәнечкеләрне, савыт-сабаларны, гомумән, бик күп нәрсәләрне шул полиэтиленнардан эшләп була бит

Шушы урында кара-кучкыллы Самат кылыч борынын тартып куйды да, Әсгатькә карап, чәнечкеле күзләрен уйнатып алды.

 Алтынга тиңне чүплеккә чыгарып ташламыйлар, диде ул, Табаев сүзен хуплый төшеп. Завод җитәкчеләренең башы синеке кадәр генә эшли торгандыр инде.

Назад Дальше