Әсгать үзен кимсетәрәк төшкән бу сүзләргә игътибар итмәскә тырышты. Күзләре Саматның эчкерле карашы белән очрашкач, ниндидер зәхмәт нурлары сизгәндәй башын читкә борды һәм болай диде:
Бәлки ул полиэтиленнарны эшкәртеп тору артык мәшәкать дип санаганнардыр. Бу турыда директор белән сөйләшәм әле мин
Табаев кинәт, буш мичкә эчен яңгыраткандай, киң күкрәген киереп көлде. «Каян килгән «деловой» кеше», дип уйлады да:
Җүләрләнмә!.. диде. Директорның синең белән сөйләшеп торасы килерме соң?
Килер, диде Әсгать, үз-үзенә ышанып. Мин аны начар кеше дип әйтә алмыйм
Дело хозяйский Безгә барыбер
Табаев сүзен шулай дип бетерде дә, Хәлим белән Әсгатьнең икесен генә калдырып, Самат белән машиналарына утырып, урман ягына китеп бардылар.
Шактый аптырауда калган Әсгать сынаулы карашын Хәлимгә төбәде:
Ничек син монда чүплек «тәмугы»на килеп эләктең? диде, күптәнге танышын кызганып. Шул ук вакытта иске ишек, тәрәзә рамнары белән корып ясалган, өсте плёнкалар белән төрелгән «йорт» эчендәге ташландык карават, иске диваннарны күздән кичерде.
Хәлим җавап бирергә ашыкмады, үз кыяфәтеннән кыенсынып, басынкы холкына хаслык белән эчтән рәнҗеп, авыр сулап куйды да:
Чарасызлыктан, диде, яшәргә үз куышың калмагач нишлисең? Болай булыр дип һич тә уйламаган идем
Әсгать янә дә гаҗәпсенә төште.
Квартирың бар иде ич синең.
Бар иде, хәзер юк.
Ничек?
Хатында калды Гәрчә ул фатирны, заводта эшләп, үзем алган булсам да.
Үзеңә тиешле «доля» да хатыныңда калдымы?
Мин квартирны аның исеменә яздырган идем шул
Җүләр икәнсең.
Җүләр, билгеле. Хәзер аерылышкач
Куып та чыгардымы?
Барысы да булды инде. Малай да әнисе ягына авышты
Күптәннән ялгызмы?
Шактыйдан Хәзер анда барсаң да кертмиләр. Үзеңә тиң кешене табарга акылың җитмәгәч, нишлисең?
Әсгать үзалдына авыр көрсенде дә чираттагы соравын бирде:
Малаең бу хәлләргә ничек карады соң?
Хәлим өчен бу авыр сорау иде. Аның ризасызлык кичерүдән яңак мускуллары тартышып алды.
Малай беспутный булып чыкты Ул аның турында бик сөйлисе килмәде, болай дип кенә өстәде: Әнисе Мария белән парлашып эчкәч, гомумән, алардан ни көтәсең?! Айный алмадылар, эшләү юк
Да-а, дип сузды Әсгать һәм: «Болай булгач, алар квартирны сатып эчәргә, йә булмаса, акча җитми дип, бер бүлмәле квартирга да алыштырырга мөмкиннәр», дип уйлап куйды да сорады: Сез бөтенләй аерылыштыгызмы? диде.
Әйе. Өйдән чыгып киткәч, ул мине үзе судка бирде
Шушы урында Әсгать Хәлимнең «бомж» хәлендә ничек калуын чамалап тынып калды. Хәлим исә, гаилә темасыннан читләшеп, Әсгать тормышы белән кызыксынды.
Үзең нихәлләрдә яшисең? диде. Кайда эшлисең?
Болай ару гына яшибез яшәвен, үзебезчә тырмашабыз инде. Хәзер шул «Оргсинтез» заводында эшләп йөргән көн. Лабораториядә кайнашабыз. Электәгечә, уйлап табучылык эше белән дә шөгыльләнәм
Анысы ярый, кирәкле эш
Алар, шактый гына аралашкач, бер-берсенә телефон номерларын бирештеләр. Очрашып сөйләшергә дә сүз куештылар. Әсгать Хәлимнең болай чүплектә яшәве белән килешмәде һәм аңа тормышка булган максатын югалтмавын, түбән таба тәгәрәмәвен теләде. Аннары өмет, ышаныч уятырга теләп:
Сиңа монда калырга ярамый, диде, янә Хәлим ихатасын күздән кичерде.
Баксаң, Хәлим ятак урыннарын матур гына эшләп куйган. Өстәлендә үзе төзәтеп ясаган радиоприёмнигы сөйләп тора. Кирәксә шәме дә, керосин лампасы да бар, кыскасы, нәрсә генә юк. Лампага утлар кабызырга аккумуляторлар да, батареялар да табылган. Әле кояш нурларыннан ток ала торган җиһазны да эшләргә тырышып маташкан.
«Өй» эченнән кайтырга дип чыгып баскач, урман ягына карап баскан Хәлим әйтә куйды:
Безнең теге урман эчендә күл дә бар. Мин шунда барып балык та тоткалыйм.
Рөхсәт итәләрме соң? диде Әсгать.
Миңа болай тигәннәре юк. Ул күл безнең Бараев белән дә идарә итүче бер түрәнеке. Казанда ниндидер шәхси предприятиесе бар диләр. Үзенә мондагы биләмәләрне сатып алгандыр инде.
Акчасы, дус-ишләре булгач сатып та алалар, диде Әсгать. Акчага сатылмаган нәрсәләр сирәктер ул.
Хәлим, анысын белмим дигәндәй, үз фикерен дәвам итте.
Шул күл янәшәсендә ул түрәнең затлы мунчасы да кукраеп утыра. Йорты урман эчендәрәк. Бик шәп. Корып та караганнар инде! Шунда кунаклар җыелганда, Бараев аның мунчасын яхшылап әзерләтә. Берсендә мине дә шунда алып барган иде. Кемедер авырыпмы килми калган бугай Бараев үзе карап торырга шактый кырыс булса да, яхшы яклары да бар аның. Кәефенә дә карый.
Мунча кергәнегез бармы соң? диде Әсгать.
Хәлим аның бу соравыннан уңайсызлана төште. Янәсе, син керләнеп йөрмисеңме дигән мәгънәгә ишарә ясалгандай булды.
Ул мунчага тегенди-мондый кешене кертмиләр, диде Хәлим. Күлгә барып коенгалыйм Юынырга да җаен табабыз инде анысы.
Хәлим, нәрсәнедер күз алдына китереп, үзалдына көлемсерәде дә яңалык ирештергәндәй әйтеп куйды:
Мунча ягылган көнне ул күл буена затлы-затлы машиналар да килеп туктый. Шунда кыз-сөяркәләр дә күренгәли
Димәк, мунчада эшлекле сөйләшүләр алып барыла
Анысын белмим Миңа күле булгач, балыгын тоткач, урман һавасын сулагач, аның матур табигатенә карап соклангач, шул җитә. Шунда күңелләрне тынычландырып кайтасың.
Әсгать, күңеленә икенче бер сорау килүдән, көдрә чәчле башын чайкый төшеп сорады:
Ә син монда салкыннар башлангач ни эшләрсең? Ярар, җәен алай-болай иттереп түзәрсең дә
Хәлим көттереп җавап бирде.
Берәр җае чыгар әле диде тыныч кына. Кая да булса барып сыенырга иде. Берәр эш килеп чыкмасмы? Безнең ишене хәзер эшкә дә алмыйлар бит.
Әсгать эш мәсьәләсендә Хәлим белән килешми булдыра алмады, хәзер кемгә дә үз кешеләре якынлыгын яхшы аңлады.
Уйларга кирәк, үзең әйтмешли, берәр җае килеп чыкмасмы? диде, Хәлимне өметләндерә төшеп. Шалтыратышып торырбыз
Шушы сөйләшүдән соң Әсгать хушлашып китәргә җыенды, машинасына таба юл тотты. Машина кузгалып киткәндә, Хәлим ямансу гына Әсгатькә кул болгап калды.
Руль артына утырган Әсгать, бара-бара, Каф тауларыдай калыккан чүп өемнәре ягына карап-карап алды. Башкача мөмкин түгел иде, әйтерсең аның «алтыннары» әнә шул чүплеккә күмелгән. Аныңча, ул хәзинә юкка чыгарга тиеш түгел, түгел!..
Игелек кылучы
Әсгать белән очрашу Хәлим күңелен шактый күтәреп җибәрде. Әмма аның бу халәте озакка бармады. Бер үк чүплек тавына карап көн күрү әкренләп аның рухын төшерә барды, шул төшенкелек торып-торып кәефен кырды. Шулай вакыт-вакыт күңеле ачылып китә алмавы, уза барган тормышы, тонып калган шәмдәй, әкрен-әкрен сүрелә кебек тоелды аңа. Кайчандыр шатлана-шатлана, дәртләнеп эшләп йөргәндәгечә түгел. Хәер, хәзер шатланыр урын да юк кебек, ә нәрсәгә шатланырга? Чүплектә җан асрап кырмыскадай актарынгангамы? Яныңда күңелеңне күтәреп, бер-берең белән чөкердәшеп сөйләшер, аңлашыр кешең булмагач, читен. Берүзең төрлесен уйлый башлагач, җан тынгысызлана Аннары ашыйсы килгәнеңне ашый, киясе килгәнеңне кия алмагач ни мәгънә бар соң?
Хәлим, әлеге фикерен кире кагып: «Юк, алай түгел!» дип куйды. Ул дөнья хаҗәтен, тормыш мәгънәсен башкачарак күрергә тырышты. Ничек кенә булмасын, аңа яшәү кадерлерәк Башыңа нинди генә сынаулар төшсә дә, барыбер яшисе килә. Менә шушылай исән-сау йөреп торганыңа сөенергә кирәк. Аннары дөнья яктысын, дөнья ямен күрә алган күзләреңә шөкрана кыл. Алай гына да түгел, кошлар тавышын тыңлап хозурлана алуың белән, хәтта адәмнәрнең сөйләшкән тавыш-яңгырашларын ишетеп, кемлеген, холык-фигыльләрен тоя, сиземли белүеңә дә шатлан Шуның өчен дә сиңа Ходай камил акыл иңдергән. Һәм син, ниһаять, бу дөньяда яшәвең, бүтәннәрне генә түгел, үз-үзеңне аңлавың белән дә бәхетле сана, күңелеңне төшермә. Насыйбы булса, калганы килер әле Бу тормышта һәркем сират күперләрен үзенчә кичә, тәкъдиренә язганы белән килешми булдыра алмый. Кылган ялгышларыңа беркемне гаепләмә. Хәер, гаепләргә синең хакың да юк. Гаепләп ни эшли аласың? Дөнья шулай көйләнгән ул: синнән, миннән сорамый гына үз көенә бара да бара икән
Хәлим, кәефе кырылып, шулай төрле уйлар кичерә-кичерә, чүплек өстеннән атлады да атлады. Монда яши башлагач, аны төшенкелек биләде. Ни хәл итәсең, җәмгыять чирләре аңа үзен биредә дә сиздерде. Адәмнәрнең җир-суларга булган карашлары, мөнәсәбәтләре белән ул да килешә алмады. Теләсә ничек чүплеккә чыгарып ташланган төрле-төрле әйберләрне күрә-күрә, кешеләрнең битарафлыгыннан ул хәйраннар калды. Чүплектәге тамашалар күп нәрсәләр турында сөйләде, шул ук табигатькә карата яшәп килгән мөнәсәбәтләрне, битарафлыкны ачыклады. Бер үк вакытта ул кешеләрдәге бүгенге заман культурасының чагылышы ни дәрәҗәдә икәнлеген абайлый алды һәм үзенчә ризасызлык кичерде
Бара торгач, Хәлимнең игътибарын чүплек эчендәге бер агач башына кунаклаган карганың «Кар да кар!» дигән яман тавышы җәлеп итте һәм ул, каргага карап, туктап калды. Карга, нәрсәнедер кисәтергә теләпме, калын тавышы белән каркылдавын белде. Әйтерсең чүплек патшасы! Ул аңа: «Монда синнән башка да чүплек патшалары җитәрлек, биләмәләрне бүлешә алмый чәкәләшеп тә алалар», диясе килде. Карга янә яман тавыш чыгарып каркылдады: «Кар-р!» Бу юлы аның тавышы Хәлимнең йөрәгенә тиде. Каян килгән башкисәр диярсең, кара «чапанын» киеп алган да, әллә монда хөкемдарлык итәргә тели инде? Кыяфәтсез, кара рух! Мин кем дигәнче, син башта монда үләксә ашап туенганыңны бел. Хәзер туклыгыңны күрсәтеп, томшыгыңны як-яклап агачка сөртәсеңме? Сөрт, сөрт. Тик каркылдама гына, кара рух! Бар, кит моннан!.. Карга селкенмәде дә. Тагын каркылдады. Әллә кемнедер каргыйсың инде? Каргышың үзеңә төшсен! Миңа кирәкми Мондагы чүплектә каргышлар да җитәрлек, дөньялыкта гомер кичергәннәрнең кием-салымнары, рәнҗеш-хәсрәтләре белән дә ияреп килгәндер. Син каркылдама. Көш, каһәр! Күземнән югал!.. Әллә син, болай үҗәтләнеп, миңа берәр яман хәбәр дә ирештерергә телисеңме? Юк, кирәкми!.. Кит диләр сиңа!..
Хәлим түзмәде, үчләнеп, каргага таяк алып ыргытты. Карга өркемәде, агачта, мин кем дигәндәй, түшен киереп утыра бирде, як-ягына каранды, күзәтчелек итте. Хәлим ихтыярсыздан шомланып әйтеп куйды: «Язмышың синдәй каркылдаган мәнсез «карга»лар кулына калса, ни хәлләр итәрсең? диде дә кулларын каргага җилпеде. «Көш!» диләр сиңа!» Ул икенче таякны алып ыргытты. Бу юлы карга, үзенә таба очкан таяктан өркеп, саллы канатларын җилпеп, чүплек аръягындагы урманга таба очып китте.
Хәлим кузгалып китеп бераз гына барган иде, алдыннан гына юлын аркылы кисеп бер күсе чабып узды һәм төнлегенә ялт кереп шылды. Шушы мизгелдә аның кылт итеп хәтере яңарды.
Әйе, менә шушы тирәдә булды ул хәл. Ул көнне машиналар китереп аударган чүпләрне бульдозерлар тигезләп тәртипкә салганда, чүп арасыннан бер яшь бала мәете килеп чыккан иде. Мәетне күрүгә, аның йөрәге жу итеп куйды, һәм ул бер читтәрәк басып торган кул арадашчысы Әбүшкә дәште:
Күр әле син бу тамашаны! диде, шәрә баладан күзләрен алмый.
Әбүш, кара мыегын тырпайтып, Хәлим янына килеп басты. Шәрә калган ир балага карап офтанды:
Ни эшләтәбез моны? диде ул да, кызгану кичереп.
Алар икесе дә аптырашта калды. Күрәсең, кайсыдыр фахишәсеме, әллә бераз акылга чамалы манкортымы, баласын таба белсә дә, нигәдер әллә үстерәсе килми, әллә бүтән сәбәпләр белән ишегалдындагы чүплек савытына чыгарып аткан булган. Әйтерсең уенчык баламыни!.. Аннары ул сабый мәете тимер контейнердан чүп ташу машинасына барып кергән дә инде. Шәһәрдәге чүплек әрҗәләрен кем генә барлап, карап бетерә алсын икән? Нәрсә эләксә, шуны бутап ташый бирәләр
Әбүш каешланган күн фуражкасын башыннан салып кулына тотты, кысык күзләрен ачыграк күрергә теләгәндәй челт-мелт китерде дә, җавап көтеп, Хәлимгә карады.
Аптырашта калган Хәлим көттереп кенә:
Бу хәлне иптәш Бараевка барып әйтми булмас, диде.
Шушы фикер белән килешкәч, алар бала мәетен каргалар килеп чукымасын, йә булмаса, аңа күселәр килеп ябышмасын дип, чүпрәккә төреп, өстен ипләп вак-төяк агачлар белән каплап куйдылар да яшәгән «торак»лары янына китеп бардылар.
Яшәү участогына килеп җиткәндә, «шеф» Бараев, гадәттәгечә, иртәнге күзәтчелеккә үзенең джип машинасында килеп туктаган иде. Аның янында Самат та, карачкы сымак, астыртын гына янәшә-тирәне күзәтеп басып тора. Алар Әбүш белән Хәлимнең төс-кыяфәтләрен, йөреш-кыяфәтләрен күреп, нәрсәдер булганлыгын шәйләп алдылар. Беренче булып тиз кабынып китүчән Бараев сүзгә килде.
Нәрсә булды?
Ни дип тә әйтергә белми, Әбүш белән Хәлим бертын бер-беренә карашып алдылар. Әбүш каушады, ни дип тә әйтергә белми, кысынкы күзләре уйнап алды да Хәлимгә, әйдә, син әйт дигәндәй ым какты.
Заһир Ямалович! диде Хәлим, ничек кенә булмасын, хуҗасын олылый белергә кирәклеген искәреп. Анда чүплектән бер яшь бала мәете килеп чыкты. Аны нишләтик икән?
Көтелмәгән сораудан Бараев ялт кына Саматка карады. Янәсе, син нәрсә дисең. Ул Саматның битараф кыяфәтен, күз төпкелләрендә төксе карашын күргәч, җиңел генә үз карарына килде.
Күмегез шунда диде һәм, бер мәлгә тынып калгач, тавышын күтәреп дәвам итте. Хәзер әзме ташландык балалар? Һәр очракта милиция чакыртып йөри башласак, нәрсә була ул? Безгә монда артык мәшәкать кирәкме?
Милициягә дә кирәк түгел чүплектә актарынып йөрү! диде Самат исе дә китми, үзе җитди кыяфәттә калырга тырышты. Без монда похоронное бюро түгел. Әйе, кемгә кирәк артык мәшәкать? Калсын шунда
Хәлим үз колаклары белән ишеткән сүзләрдән сагаеп, ни әйтергә белми тынып калды һәм басынкы холкын саклап әйтте:
Ни дисәң дә адәм баласы бит ул, дөньяга туган
Шуннан? диде Бараев, кинәт кенә аның сүзен элеп алып. Кемгә кирәк, шул шөгыльләнсен. Безгә приключение эзләү кирәкми. Аңлашылдымы? Эшегездә булыгыз!..
Аннары Хәлим белән Әбүш килгән юлларыннан кире борылдылар. Сабый мәете янына килеп җиткәч, Хәлимнең күңеле отыры борчыла төште. Аның баланы чүплеккә күмеп калдырасы килмәде. Нарасый бала кызганыч иде. Бу бит акылга сыймаслык хәл, кешелексезлек. Иманы, миһербан-шәфкате булган адәм заты ничек инде дөньяга яшәргә дип туган баланы чүплеккә чыгарып ата? Һәм дә мондагыларның «Чүплеккә күмегез шунда!» дип әйтергә телләре барсын әле. Булмаганны. Аны әрсез күселәр, шул ук кара каргалар, йә булмаса, иясез этләр карамагына калдырыргамы? И-и, дөнья! Каян килә бу адәмнәргә яманлык, җанварлардан да уздырган ерткычлык, бозыклык, мәгънәсезлек. Әллә дөньясы да чүплек сыман буталды инде?! Яши-яши ниләр генә күрмисең дә, ниләр генә ишетмисең Радиоактив матдәләр белән дә буталган шушы чүплекләрдән, кеше үз «акылы» тудырган мохит аша да чирле җәмгыятьнең янә дә йөз-чалымнарын ачык күрә аласың икән шул
Каршылыклы уйлары белән бәхәсләшкән Хәлим, чүплек тавын янә Чернобыль фаҗигасенә охшатып чагыштырды да Әбүшкә күтәрелеп дәште:
Баланы чүплеккә күммибез, диде.
Һәм алар, сабый мәетен төреп, кирәк-яракларны алдылар да моннан ерак та булмаган мөселман зиратына таба юл тоттылар.
Зиратка җиткәч, койма буена тукталып, шунда бер урын сайладылар да кабер казырга керештеләр. Бераздан хәл алырга тукталгач, еш кына чүп ташучы Сөләй машинасында утырып йөрүче, ул кушкан йомышларны да үтәүче Әбүш әйтеп куйды:
Туып та өлгермә, үлеп тә кит инде, диде, сабый мәете өстенә карап.
Әйтәсе юк диде Хәлим. Бу дөньяда гыйбрәтләр җитәрлек.
Шушы урында алар тынып калдылар. Көрәгенә таянган Хәлим, кызыксынып, Әбүштән сорады:
Син шәһәрдә кай тирәдә яшәгән идең?
Декабристлар урамында, «Дом обуви» тукталышыннан ерак та түгел. Безнең посёлок малайларын «болотники» дип тә йөртәләр иде. Аны-моны белешмичә, шунда җүләр сатып кайнаштык инде
Ничек алай?
Шулай инде, диде Әбүш, теләр-теләмәс. Безнең арада төрмәдә утырып чыккан бер заядлый гына мужик бар иде. Кличкасы «Кувалда». Шул кичләрен, безнең ише яшь малайларны җыеп, үз тәртипләренә өйрәтә иде. Кайда ничек булырга Мин шунда тәмәке тартырга да өйрәнеп киттем. Аннары