Әбүш соңгы сүзен әйтергә кыенсынып калды.
Нәрсә аннары? диде Хәлим, кызыксынып.
Тәмәкенең икенче төрлесен дә сынап карадык
Хәлим сагаеп калды.
Әллә наркотикмы? диде.
Әбүш «наркотик» сүзен телгә аласы килмәде, болай дип кенә чикләнде:
Шуннан китте инде ул пауза ясады һәм өстәде: упкынга тәгәрәү. «Спартак» комбинатында эшләп йөргән әни минем өчен борчыла. Мин бердәнбер малае. Әти икенчегә өйләнде. Мин артык шук, әнине тыңламыйм. Кич чыгып китеп, төнлә генә кайта башладым. Көндез йоклыйм
Хәлим Әбүшкә текәлебрәк карады, «Яшьтән бозылган икән бу», дип уйлады да, кызып-нитеп китә күрмәсен дип, җайлап кына сорады:
Ул яман чирдән ничек котыла алдың соң?
Әбүш сорауга теләр-теләмәс, көттеребрәк җавап бирде.
Аннан тиз генә котылып булмый икән, диде. Дәваланып та карадым. Шул зәхмәт аркасында өч ел утырып та чыктым. Тагын сорвался Минем аркада әнием хәсрәтеннән үлеп китте. Башына инсульт бәрде. Реанимациядә өч кенә көн ятты
Ни кызганыч диде Хәлим, фаҗигане яхшы аңлап.
Кызганыч булмыйча диде Әбүш, үкенеп. Бүтән ул «шайтан коткысы»н авызыма да алмыйм, дип шактый гына вакытлар йөргән идем, элекке «дуслар» очрашкач, тагын ымсындым, короче, опять сорвался Ул зараза һаман үзенекен сорый. Акча гына җиткер Үлем сатып кәсеп итүче җинаятьчеләр сиңа ул «беда»ны башта бушка бирәләр, аннары «давай акча!». Бирмәсәң, таләпләре катгый Акча булмагач, әнидән калган бер бүлмәле фатирны да сатарга туры килде. Тегеләр заставили, дөресрәге, отбирали Әбүш авыр сулап куйды. Шуннан соң мин шушы хәлгә калдым да инде
Ике арада урнашкан авыр тынлыкны Хәлим бозды.
Хәзер ул «шайтан коткысы»н кулланганың юктыр ич? диде.
Юк, бу афәттән котылсам дип, тәүбәгә дә килдем. Тфү, тфү!..
Әбүшнең офтанып үз тормышыннан сөйләгән вакыйгаларын тыңлаган Хәлим, уйга калып, үз малае Ленарны исенә төшерде: «Аның белән хәлләр ничек булып бетәр инде, диде, бөтенләй юлдан чыкмаса ярый ла. Хәзердән әнисе белән парлап эчә башлагач, ай-һай Әнисен дә әйтер идем! Холыксыз. Исерсә җене котыра, агрессив Әллә аны да шул «шайтан» котырта микән? Алла диген, белмәссең. «Повар» әнисе эчә башлагач чыгырыннан чыкты инде ул малай. Миңа җавап бер булды: син тыкшынма! Ирне санлау булмагач, малайга ни? Берсендә ул хәтта, күзләрен акайтып, минем өскә дә килә башлады, сүгенеп тә җибәрде. Янәсе, әнигә сүз әйтмә, аны орышма! Ничек орышмыйсың, ун елдан артык яхшымы, яманмы бергә яшәгән Марияң эчүгә сабышсын да. Кайчак ул эшенә дә бара алмый. Шуның өстенә исереп, чит-ятлар белән гулять тә итсен. Моңа ничек түзәргә кирәк?..»
Хәлим шушы урында соңлап кына аңлаган әнисе Рәмзиянең гыйбрәтле сүзләрен исенә төшерде. Институт тәмамлагач, Хәлим кызы Марияне әнисенә күрсәтергә алып кайткан иде. Баскыч төбендә әнисе белән икәүдән-икәү калгач, ана сорады:
Өйләнергә булдыңмы, улым? диде.
Әйе, әни.
Кайда таныштыгыз соң?
Иптәш егетемнең туган көнендә. Хәлим үз куанычын сиздерергә ашыкты. Чибәр ул
Үзеңә ошаса, ни дип әйтим Акылы-фигыле ничектер бит?
Ул мине «Халимчик» дип кенә йөри
Әй хыялый диде ана, эчтән офтана төшеп. Ни дип әйтим соң? Алдагысы хәерле булсын.
Әйбәт булыр, әни
Әнисе сиздерми генә шикләнә калды. Ул Мария авызыннан тәмәке исе килгәнен дә сизеп алган иде. Моны ул кызның карлыкканрак тавышыннан да чамалады. «Тузга язмаганны, япь-яшь килеш тәмәке тартсын инде, диде, килешә алмый. Безнең нәселдә булмаган хәл Әй балакай, бу нәмәстәкәй белән бәхетле була алырсың микән? Җитмәсә, безнең милләт кешесе дә түгел Әле нәселе ничек бит?.. Беткән идемени авылдагы татар кызлары? Шәһәргә китәләр дә буянган, бизәнгән кызларга кызыгып йөргән булалар. Кызның күзләреннән бер дә миһербан-шәфкать нурлары чәчелеп тормый. Малайны санлар микән? Бик серлегә дә охшаган. Белмим инде, белмим нәрсә дип әйтергә дә. Каршы килсәң, аннары хатыннан уңмаганына гомере буе сиңа үпкәләргә дә мөмкин».
Ана сорашуын белде.
Әле танышканыгызга күптәнме соң?
Ике ай.
Әллә беразга йөреп торасыңмы? Ашыкмыйсыңмы, дим?
Юк, әни. Без өйләнешергә килештек инде.
«Ахмак та инде син, балакай, дип уйлады әнисе Рәмзия эченнән генә. Әтиеңнең исән чагы булса ни әйтер иде икән? Мөгаен, ризалашмас иде» Шулвакыт аптырашта калган ана әйтә куйды:
Алайса, үзеңә кара
Хәлим әнисенең шушы сүзеннән соң, куанып, урыныннан ук китте. Ана аның артыннан йөрәге сиздергәнне үз-үзенә әйтеп куйды:
Әрәм гомер
Хәлим бу сүзләрне чак кына ишетеп тә калды. Әмма аларның ни мәгънәдә әйтелгәнен ул чагында төшенеп бетә алмады. Мариясе белән гаилә низагларына килеп төртелгәч кенә, ул мәрхүм әнисенең бу сүзләрен бүген дә кабат искә төшерде.
Әбүш, уйларына бирелеп, тынып калган Хәлимгә кинәт кенә:
Нәрсә, казып бетерәбезме? диде һәм көрәгенә тотынды.
Алар янә алмаш-тилмәш кабер казырга керештеләр. Ахырдан Хәлим Әбүшкә:
Мин зират канторына барып киләм, диде. Анда кабер ташлары ясаучылар яныннан су, бер-ике комган да алып киләм. Бу сабый мәетен юып, шартын китереп җирлисе иде.
Бер-ике сәгатьтән мәетне, ләхет такталарын да иңдереп, җирләп тә куйдылар. Баш очындагы тактага «Билгесез» дип, күмелгән елын, числосын да язып куйдылар
Шушы хәлне хәтереннән кичергән Хәлим әлеге изге гамәленнән разый калып барды да барды. Ул бүген көтмәгәндә Әсгать белән очрашуына сөенеп бетә алмады. Моны Ходай үзе кушкандыр дип уйлады. Әлбәттә, Әсгать белән хәбәрдә торырга кирәк аңа. Бәлки, кая да булса рәтле эшкә урнаша алыр. Аннары, насыйбы чыгып, үзенә тиң тормыш иптәше дә табылмасмы? Кем белә? Өметне өзәргә ярамый
Ул, яшәп яткан «йорт»ына килеп җиткәч, беренче эш итеп аш-су хәстәренә кереште, «буржуйка» мичен ягып җибәрде
Көн кичкә авышкач, Хәлим, «йорт»ына кереп, ял итәргә караватына килеп ятты. Түбәдән иске рам тәрәзәләре аша үткән алсу кояш нурлары аның күңелен алгысытып, ямьле туган якларына, шунда үскән яшьлек елларына алып кайтты. Анда Үзәнсу елгасы тирәли Тау өсләре буйлап сузылган урман сымак үскән төрле-төрле агачлар, инеш ярларын бизи-бизи, Мишә елгасы ягына таба сузылган. Ул тау битләрендәге урманлыкларда каен җиләкләре дә, җир җиләкләре дә алланып кызара. Тагын гөлҗимешләре, миләш, баланнары да тирә-юньне ямьләп тора. Ул шул тауларга, шул урманлыкларга яланаяклап та чапты, һәммәсенә хозурланып йөрде. Аннары авылның инеш-тугайларында сикерә-чума су коенды, кармак салып балыклар тотты. Нинди күңелле чаклар булган!..
Бервакыт аның әтисе Хак каршы яктагы тау башына җил тегермәне дә корып куйды, җилне эшкә җикте Ул яхшы балта остасы иде шул. Агач эшләренә бик хирыс булды, кулыннан килмәгән эш юк иде. Хәлим дә аның янында бутала. Төрлесен күреп өйрәнә-өйрәнә, эшләр майтара башлады. Эшкә өйрәнү аңа күп кенә нәрсәләрнең серенә төшенергә булышты. Яшьтән үзләштерелгән тәҗрибә институтка кереп укый башлагач та, хәтта исәп-хисап ясап мәсьәләләр чишкәндә дә ярдәм итте. Һәр төзелеш, хәрәкәтләнгән һәр механизм механика законнарына нигезләнгән шул. Хәзер дә ул алган белем-сабакларына сөенеп бетә алмый. Башкача юк, кулыңнан эш килмәсә ни кылыр идең? Юкка гына: «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дип әйтмәгәннәр инде. Әтисенә рәхмәт. Кайчан кайтсаң да аның кулында нинди дә булса инструмент булыр иде. Йә ул капкаларны бизәкләп ясый, өй кыекларын матурлый. «Менә кайтканда-киткәндә күңелләрегезне сөендереп, хозурлап торсын!» ди иде ул.
Берсендә, икәүдән-икәү өстәл артына утыргач, ул чак кына кыза төшеп сөйләп китте: «Син белеп тор, диде. Сугышка киткәндә, миңа унсигез дә тулмаган иде. Мин күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын!.. Әйе. Ул, «әйе, әйе» дия-дия, фикерләрен бәйләп дәвам итте: Җәяүләп йөзәр чакрым бара идек. Хәзер йөртеп кара берәрсен йөзәр чакрым. Без йөрдек. Әйе, суын да, сазлыгын да кичтек Мин 95 нче полкта идем, өченче рота. Утыз җиденче дивизияне А. Рокоссовский җитәкләде Белоруссиянең Великий Лук шәһәрендә дә булдык, узловая станциядә. Аннары безне Беренче Балтийскийдан Икенче Балтийскийга күчерделәр. Шундагы сугышларда яраландым да инде. Бер тәүлек кар өстендә ятарга туры килде. Шунда бер стакан җылы су китереп бирделәр. «Сине алырга килерләр», дип, сугышчылар алга таба китеп барды. Аннары санбатка чанага салып алып киттеләр Әйе, биш чакрым кардан тартып бардылар. Тәмәке төреп бирделәр. Анысы ярады. Яралы боттан кан ага да ага. Бер күз күрми. Күзгә дә тимер ярчык килеп эләккән Әйе, оста пулемётчик идем мин. «Максим» белән эш иттем. Наводчик. Минутына 5000 патронны ата Әйе, әйтәм бит, без күргәнне кеше күрмәсен. Ул Брянский урманнарында барган сугышларның очына чыга торган түгел. Сазлык. Шунда күпме сугышчылар ятып калды. Бер кабергә сигез йөз кешене шырпы кебек тезәрләр иде. Бишәр, алтышар кабергә йөзәрләп тә күмделәр Әйе, аларның һәммәсе күз алдында тора, барысы да йөрәккә шырпы кебек кадалган, һаман да истән чыкмый Әйе, ниләр генә күрмәдек. Уралдан башлап Брянск урманнарына кадәр бик озын юллар уздык. Орёлны алганда, миңа «За боевые заслуги» медале бирделәр. Аннары 1942 елның 23 августында (һәммәсен төгәл хәтерлим!) Смоленск ягына повестка алдык. Әйе, су юкта сидекләргә кадәр эчтек. Коелар бар, аларга агу салынган. Әз генә аккан чишмә суларын каскаларга җыя идек. Витебск шәһәре янында җыен сазлыклы урыннар. Шунда 1944 елның май аенда күзем яраланды да инде Аннары мин шул елны районга, Теләчегә кайттым. Военком Дюкин дигән Кеше: «Безгә завхоз кирәк», диде. Мин ризалаштым. Әйе, ул елларда завхоз булып та эшләдем әле мин. Тик торырга безнең вакыт булмады. Ул вакытта хәзерге кебек трай тибеп йөрмәделәр. Без эшләдек»
Аны сугышта йөрәгенә төшкәннәр тыныч кына калдыра алмады. Ул башыннан узганнарны янә дә, син белеп кал дигәндәй, сөйләргә тырышты: «Әйе, диде ул, кабат хисләнеп. Миннән ике яшькә олырак иптәш егетем, авылдашым Габдулла Галиев бар иде. Укытучы Нәдерша малае. Аны сугышка 1941 елны ук алдылар, һәм ул сугышның беренче елында ук вафат булды. Миңа фронттан хат та җибәргән иде. Хатын шигъри юллар белән дә язган. Бер-ике юлын әле дә хәтерлим, менә болай:
Аның хатына каршы мин дә бер шигырь язып җибәргән идем, ала алгандырмы-юкмы, белмим. Ул үзе язган шигырьне хәтердән укыды:
Хәлим шул чакны: «Әтием яшь чагында шигъри җанлы да булган икән», дип уйладым. Ул янә яшьлек дустына кайтып калды, сөйләвен дәвам итте:
Габдулла Галиев шигырьләрне күп яза иде. Әле китаплары да сугышка кадәр үк басылып чыккан иде бугай. Яшь килеш әрәм булды Ярый, без сугышта исән калдык, бер күз белән булса да яшибез. Дөнья бер күз белән дә якты күренә Дөрес, безне, сугыш инвалидлары буларак, онытып бетермәделәр. Сугыш кырында ятып калганнарга, аларның кадерлеләренә, нарасый балаларына гына игътибар җитеп бетмәде. Ил өчен үлгәннәрнең гаебе юк бит, юк»
Ризасызлык кичергән әтинең өстәл өстендәге йодрыклары бер йомылып, бер ачылып китте, һәм ул, сөйләгәннәренә йомгак ясагандай, болай диде: «Хәзер иркенчелек, эшләгән кешегә яшәргә була. Әмма бер баеганның гел баесы килә. Син миңа, мин сиңа китте Безнең ишеләрнең кадере бетеп бара Әйе, хәзер техника заманы дигән булып, күпләрнең бил бөгеп эшлиселәре килми. Техниканың үз зыяны җитәрлек югыйсә Элек безнең авылда ветврач, санитар Саттар абый бар иде. Ул булганда, су буйларында үлгән эт, мәче үләксәләре аунап ятмады. Барысын үләт базына озаттырды. Чүпне дә теләсә кая чыгарып өймәделәр, ягасын яктырды, күмәсен күмдертте. Ә хәзер авылда беркемгә бернәрсә кирәкми диярлек. Аптыраш. Ярар, безнең башлар күрәсен күргән инде. Киләчәк сезгә кала, сез ни эшләрсез»
Хәлим, әтисе сөйләгәннәрне хәтереннән уздыргач, бер карарга килеп: «Кабат сугышлар гына булмасын!.. диде. Аннары сабый мәетен кешечә җирли алуыннан канәгатьлек хисе кичереп өстәде: Ярый әле бүген бер саваплы эш эшләдем»
Министрга юллама
Хәлим юган өс-киемнәрен киптерергә бауга элеп куйды. Ул, чүплектә яшәсә дә, чистарак йөрергә, биредәге шартларның нинди булуына карамастан, кешечәрәк киенергә тырышты, шәһәргә бара калганда да рәтлерәк кыяфәттә күренәсе килде.
Ул тиктомалдан Әсгатьне исенә төшерде. Аңардан хәбәр-хәтер ишетелмәгәнгә аптырады. «Ул һаман да чүплеккә күмелгән шул «алтыннары» артыннан кайгыртып йөри микән?» дип уйлады. Кем белгән инде? Исән-сау гына була күрсен
Хәлим тора-торып: «Нигәдер бүген Әбүш тә күренми әле, диде, монда килешли канистр белән су да алып килермен», дигән иде, чүп ташу машинасы шофёры Сөләй белән шәһәргә кайтып киткәндә. Аны Сөләй үз дачасында да эшләтә, ахры. Бакчага кирәк-ярагы чыгар дип, мондагы ишекләрне, рамнарны, яраклы төзү материалларын да алып кайтып киткәлиләр. Эш белән кызыксындыргач, нишләсен инде ул, кая барсын?
Хәлим, үз мәшәкатьләре белән арлы-бирле йөренгәч, кабат шул чүплек тавына карап алды. Аңа бәйле уйлары, бәйләнчек чебендәй, янә ризасызлык тудырды. «Бирегә экология министрын алып килеп күрсәтәсе иде, диде ул кинәт кенә. Мондагы тамашаларны белә микән ул? Юктыр, мөгаен. Белсә дә Әллә үзенә хат язып карыйсы инде? Мәсәлән, болай диебрәк:
«Хөрмәтле министр әфәнде!.. Мин шәһәр читендәге бер чүплектә бомж хәлендә яшәүче (моңа беркемне дә гаепләмим) адәми зат. Электәге инженер-конструктор булам. Сүзем җир өстенә биниһая җәелә барып, биек-биек булып өелгән чүплекләр турында. Мин бу хәлне җәмгыятебез тудырган әхлаксызлык, культурасызлык дип саныйм. Кеше табигате, бәлки, шулай яратылгандыр: аңа ач күзлелек, комсыз нәфес, алдауга корылган яманлыклары артыннан ияреп йөридер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисләренең берсендә болай дип тә әйтелә: «Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомерле булуга комсызлыгын арттыра барадыр». Яки: «Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсактан да зарарлы капчык юк» диелә. Уйлап баксаң, җир өстендә яткан чүплек тә җәмгыятебез өчен зарарлы, чир җыючы, чир таратучы «корсак», без сулыйсы һавага үзенең агулы матдәләрен, газларын бүлеп чыгаручы «химик лаборатория». Әйе, һәрбер «корсак» та үзенә күрә химик лаборатория. Нәрсә дә булса ашап агулансак, кайчак без аны ничек дәваларга да белмибез, ахыр чиктә үлеп тә китәбез. Медицинабыз да бик үк сөенерлек түгел, алга китмәгән
Төрле-төрле әйберләр белән буталган чүплек тавында ниләр генә юк: полиэтилены да, пластик шешәләре, пакетлары һәм дә төрле-төрле агулы матдәләре дә бар. Аларның күбесе череп таркалып яна да, төтенли дә. «Мәгез, тончыгыгыз, үз бүләгегез» дигәндәй, һавага күтәрелә, тирә-ягыбызга тарала. Бер үк вакытта урынлы-урынсыз төрле ташландыклардан җир-суларыбыз да агулана бара Минемчә, табигатебезне бозган төрле-төрле газларны сулап, ярамас ризыкларын да ашап, адәм баласы үзенә алдан ук кабер казырга тиеш түгелдер ич инде?
Чамалыйм, дөнья уен. Анда кемдер үз ролен оста башкара. Ул һәрберсеннән өстен, нинди юллар белән булса да, тендор откандай, гел җиңеп чыгасы килә. Аңа да комсызлык чире йоккан була. Күрәсең, байлык, табыш китергән бүлешләр, алыш-бирешләр, базар шартлары, базар коррупциясе дә шуны таләп итәдер инде. Җәмгыятебезнең тамырын корыта барган әнә шул коррупция дигәннәре дә, гәрчә аңа каршы көрәш ачкан булсалар да, димәк, ул юктан гына тумаган. Доходлы бизнес. Ул миллионерларны да, миллиардерларны да күпләп тудырды. Алар, акчаны тормышның үлчәү берәмлеге дип санап, халык хисабына да баедылар. Менә шушы коточкыч казна убырларының, «кесә оешмасы» түрәләренең акчаларын чүплекләрдәге чүпләрне аралап, ягъни «сортировать» итеп, шулардан «вторичное сырьё» эшләп чыгару өчен махсус производство ачарга тотсалар, ягъни махсус бизнеска юнәлтсәләр, җир өсте шактый чүплектән арыныр, яшәреп күзен ачар иде. Аннары җир сыкранып, иңрәп суламас та иде. Чөнки җир дә тере организм, аның сулыклары да информация хәтерен бик яхшы саклый, океаннары да дулап-дулап ала белә Югыйсә моңарчы кешелекне кешечә яшәтә алган җир үз үзенчәлеген, үз структурасын да саклап калырга тиештер дип беләм. Киләчәктә нефть, газ чыгарулар гына безне оҗмахта яшәтә алмас. Акылсызлык фаҗигаләрен көтми (болай да дөньяда җир байлыклары, җир ресурслары өчен сугышлар бара!), күбрәк акылны да эшкә җигә белеп, җиребезне саклап каласы иде.
Мин кайчак хыялымда да шар кебек чүплек өсләренә күтәреләм һәм җиргә яман шеш кебек ябышкан чүплек өемнәрен куптарып алып ташлыйсыларым, җирнең йөрәк пульсын, иркен сулышын тыңлыйсым килә
Министр әфәнде! Уйлар чынбарлык, диләр. Әгәр шулай икән, бәлки, минем бу уйларым Сезгә барып та ирешер, табигатьне саклауга карата корылган фикерләрегезне уятып җибәрер, мөнәсәбәтләрегезне уңай якка үзгәртер. Шундый теләктә калып, үзегезгә дә сәламәтлекләр теләп, чүплектә яшәүче бомж Хәлим».
Ул шулай, сәер кешедәй, тегеләй дә, болай да хыялланып карады, әмма тынычлыгын таба алмады. Аптырагач, «буржуйка»га ут ягып, аш-су пешерергә кирәк булыр дип, агач бүкәндә вак-төяк утыннарны балта белән чапкалый башлады. Шактый гына онытылып, дәртләнеп эшләде. Күпмедер вакыт узгач, балтасын асылындырып туктап калды. Һич көтмәгәндә калкып чыккан уй аңа янә гаилә хәлләрен исенә төшерде, малае Ленар күз алдына килеп басты. Ул көнне алар арасында тавыш купты:
Нишләп әтиең әйткәннәрне тыңламыйсың син? диде Хәлим улына.
Ленар кырыс кына җавап бирде:
Нәрсә эшләргә кирәклеген үзем беләм мин.