Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 8 стр.


 Юк, болай булмый бит. Сиңа нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Укырга, берәр һөнәргә өйрәнергә компьютерда эшләргә өйрәнсәң дә зыян итмәс.

 Ә мин компьютерда эшли беләм.

 Күргәнем юк.

 Без, кич чыккач, уен автоматлары салонына барабыз. Анда Интернетка да чыгып була. Бөтенләй икенче, виртуаль дөнья белән таныша аласың.

 Интернетта казыну реаль һөнәргә өйрәтми бит ул Күңел алдау. Яшь кешене нәрсәгәдер бәйләп ымсындыру гына. Шул бәйлелек кешенең психикасын да бозарга мөмкин Ташла төнлә йөрүләреңне, үзеңнән акыллырак иптәшләр табарга тырыш. Зинһар, аракы эчмә, бу яшьтә сиңа ярамый ул.

«Ярамый» сүзе аңа ошамады.

 Ә син каян беләсең? Калганнар җүләр что ли? Эчәләр дә, тәмәке дә тарталар.

 Баштарак зыянын аңлап бетермиләр, аннары соң була

Ленар аның белән килешәсе килмәде.

 Әти! Җитәр инде миңа мораль укырга. Я сам знаю

 Белгәч, төне буе эт куып йөреп, көндез йокыдан айный алмыйлармы? Бу шәп нәрсә түгел Мин, егерме яшькә җитеп, авызыма сыра да капмадым. Ә хәзер нәрсә генә эчмиләр. Хәлим аңа хатыны Мариянең эчүен гыйбрәт итеп күрсәтәсе килде. Әнә әниең дә сәрхушка әйләнеп бара, хатын-кыз булса да.

«Сәрхуш» сүзе чыккач, Ленарның җен ачулары чыкты.

 Не оскорбляй мою мать, я тебя ненавижу

Хәлим ашханәдә эшләүче хатыны Мариянең спиртлы эчемлекләр эчкәнен малаена караганда яхшырак белде. Мария эштән соңгарып та кайткалый. «Нигә соңгардың?» дигәч: «Махсус кунаклар булды, шуңа тоткарландым», дигән була. Берсендә ул ашханәгә үзе барып карады. Бакса, хатыны эчеп егылган, өс-башы ачык Шунда ул барысын да аңлады: хатынының тотнаксызлыгын да, хыянәтен дә Аны кичерә алмый рәнҗеде. Менә шулвакытта ул кабат әнисе сүзләрен хәтерләде: «Тиешле кешесенә тап булмады. Әрәм гомер» Ул баштарак олыгая төшкәннәрнең дә аерылышуларына гаҗәпләнә иде. Ә хәзер күбесенә инанды Улыннан да «Я тебя ненавижу» сүзләрен ишетермен дип уйламады.

 Рәхмәт яхшы сүзеңә, диде.

Ленар, бераз кызулыгын баса төшеп:

 Әнидән башка нишли алыр идең соң син? диде. Ул туйдыра әле безне, ашарга-эчәргә эшеннән дә алып кайтып тора.

 Акыллы сүзеңә тагын бер тапкыр рәхмәт. Тәрбиясез.

 Тәрбиялә идең

Хәлим, аңламаса аңламас икән дип, улына ачу белән карады да:

 Бер котайткыч булырсың инде диде.

Малай аны-моны уйлап тормый янә җикеренде:

 Авызыңны яп!..

Хәлим моңа гарьләнеп бетә алмады, бар көчен җыеп түзәргә булды. «Хатының белән икең бер фикердә була алмагач, ничекләр тәрбия кыла аласың?» дип уйлады. Димәк, улы Ленарның уен автоматлары салонында ябышып ятулары «тәрбиясе»н кылганга охшый «Тәмуг»ка тәгәри калса, аннан чыга алырын уйлый белә микән ул?..

Хәлим, күңеленә тигән әлеге уйларыннан котылырга теләп, кулында асылынып калган балтасын ныклабрак тотты да, ике арада яшәп килгән низаглы гаилә җепләрен өзәргә, ниһаять, нокта куярга теләгәндәй, балтасын бүкәнгә чапты. Аннары җыенып, бер урман һавасы да сулап кайтырмын дип, күл буена китеп барды.

Син дә минеке

Хәлим, урманга барып керүгә, табигать матурлыгына хозурланып, үз уйларына чумды. Ямь, нур биреп торган гүзәллекләр рухын күтәреп җибәрде! Әйтерсең кешеләрдәге матурлык сыйфатлары да шушы табигатькә сокланулардан күчкәндер сыман. Юкса төрле-төрле гүзәл чагыштырулар аларның телләренә кермәс иде. Кояш нурлары барча агачларның йөз-төсен бизәп үзенчә яктырткан. Менә шушындый табигать байлыгына, аның тиңсез хәзинәләренә куанып һәм дә үзеңне бәхетле сизеп яши бел генә икән! Бу матурлыкларны күзләрең күрә генә белсен, сулар һаваң, эчәр суларың җаныңа сихәт кенә биреп торса иде. Без дә бит табигать баласы, аның хәзинәләрен саклый алсак, аның юмартлыгы да хәттин ашкан булыр. Сокландыргыч җиләк-җимешләре, төрле-төрле тәм-томнары телләрдә саклана. Хәтта җыр булып халык күңеленә дә кергән: «Бөрлегәнем бер генәм», «Миләшләрем» һәм башкалар, саный китсәң алар күп. Монда һәр күренеш, сурәт сихри тылсымга ия, күзләргә дә рәхәтлек биреп, мәхәббәт чаткылары уята

Әнә җәенке өрәңге яфраклары, көз моңсулыгына батып, саргая төшкәннәр, гүя очып китәргә теләгәндәй, кояшка канатларын җәйгәннәр. Ә «башкайларына» яшел «калфак» кигән төз наратлар, нидер көткәндәй, моңга батып тын калганнар. Очларындагы яшел ботаклары арасында әле анда, әле монда кояш нурлары күз кысып качыш уйныймыни. «Чү! Көзгедәй чагылган ул нурларда кемнәрнеңдер йөз чалымнары чагылып-чагылып китте. Гаҗәп, таныш йөзләр: тукта әле, берсе әнием, икенчесе әтием түгелме соң? Әйе, алар. Берсе артыннан икенчесе ияргән, ачылып-ачылып киткән йөзләре ниндидер шәүлә сымак күктә йөзә. Әллә инде мине күзәтергә дип монда килеп чыкканнар? Йөзләре шат, үзләре гомер кичергәндәгечә үзара елмаешалар. Шулай әле дә сөешеп качыш уйныйлар диярсең. Миңа карап-карап: «Бу бала нигә ялгызы гына йөри?» дип, гаҗәпкә дә калалар сыман»

Шушы мәлдә Хәлимнең кинәт хәтере яңарды. Бервакыт аның әтисе белән әнисе, кара-каршы утырып, чәй эчәләр иде. Әтисе өстәл артыннан кубып китте дә горур гына, эшләгән эшләренә куана-куана сөйли башлады:

 Беләсеңме, Рәмзия, диде ул, кулларын җәеп һәм як-ягын күзәтә-күзәтә. Болар барысы да минем үз кулларым белән эшләнгән, әле чуклап, бизәкләп, матур булсын дип. Сарайларын да, келәтләрен мин салган. Әнә теге тау башындагы җил тегермәне дә минеке. Минекеме? Минеке.

 Синеке, синеке, диде әнисе, көлемсерәп, гадәтенчә җай гына сабырлыгын саклап.

 Минеке шул, минеке диде әтисе, горур гына, үз адресына мактау сүзләре дә ишетергә теләп.

Әнисе сүзен әйткәнче янә көлемсерәде һәм тыныч кына:

 Син дә минеке бит, картым, диде.

Мондый җавапны көтмәгән әтисе бер мәлгә телсез калгандай булды да кинәт үзе дә көлеп җибәрде. Аннары:

 Мин дә синеке шул, хөрмәм, синеке! диде һәм әнине, янына килеп, кочып алды Ишек бусагасыннан чыгып киткәндә, аның: «Хөрмәм, урынны келәткә җәярсең әле», дигән сүзләре генә ишетелеп калды

Нарат агачлары очына карый-карый барган Хәлим, әти-әнисенә изге теләкләрен ирештерергә теләп: «Матур гомер кичерделәр, урыннары оҗмахта булсын» диде.

Хәлим, күл кырыена килеп чыккач, яр буйлап бер әйләнде, ике. Яшьлегенә кире әйләнеп кайткандай, йөгереп-йөгереп тә алды, кулларын селтәнә-селтәнә, физзарядкалар ясагандай итте, үзенә бер рәхәтлек кичерде. Шулвакыт ул барган җиреннән машина кычкырткан тавышка туктап калды. Артына борылып караса, анда Бараев машинасы килеп туктаган.

 Кая йөрисең син? диде Бараев аңа. Мин сине эзлим бит.

 Урманга прогулка ясарга чыккан идем, диде Хәлим. Ә нәрсә иде, Заһир Ямалович?

 Әйдә, утыр әле. Ул машинасында үзе генә иде. Син миңа иртәгә кирәк буласың.

 Нәрсә икән?

 Әнә тегендә ике катлы фазенданы күрәсеңме? диде ул, күлнең аргы ягынарак ишарәләп. Анда иртәгә минем шефның мунчасын ягарга булышырга кирәк булачак. Бер иптәш авырып киткәнме, белмим Короче, мунчаны яхшылап юып, себереп тә чыгарасы була. Ул йортка эшлекле түрәләр җыелачак, сайлаулар турында мөһим сөйләшүләр дә алып барачаклар.

 Кемнедер депутатлыкка тәкъдим итмәкчеләрме әллә? диде Хәлим, кычыткан телен тыя алмый.

 Торып тор син, минем шеф үзен тәкъдим итәргә уйлый. Бергә-бергә киңәшәләр булыр.

Хәлим: «Димәк, шефың бай кеше икән, миллионнарын түгәргә кызганмагач» дип уйлап алды. Бараев дәвам итте:

 Килгән кунакларны сыйлап, яхшылап мунча кертеп җибәрми булмый бит инде

 Ярар, ярар, диде Хәлим, килешеп, Бараевның яхшы якларын да онытмый.

Берсендә Хәлимгә, чүплектә Әбүш пешергән ашны ашап, ашказаны талулап, шифаханәгә кереп дәваланырга туры килде. Моны Бараев үз танышлары аша эшләде. Ярый әле исән-сау калды. Кайту юлына чыккач, Хәлим шушы очракны исенә төшерде дә тын гына барган җирдән:

 Сезгә рәхмәт инде, диде.

 Нәрсә өчен? диде Бараев.

 Теге вакытта мине больницага салырга ярдәм иткән өчен.

 Күптән ич инде аңа.

 Күптән булса да, игелекле эш онытылмый ул Ул беразга тынып торды да сорады: Минем сезгә бер гозерем дә бар.

 Нинди? Әйт.

 Мин югалган паспортымны, документларымның яңасын алырга телим. Шәһәргә, бәлки районга да кайтырга туры килер. Артыннан йөрмичә булмый. Сез миңа бераз акча бирә алмассызмы? Бурычка булса да

 Күпме кирәк?

 Үзегез чамалагыз инде. Аның мәшәкатьләре җитәрлектер әле.

Бараев Хәлимнең хәлен аңлады, кысмырланып тормады, кесәсеннән биш мең акча чыгарып бирде. Хәлим разый калды.

Алар үзләренең «торак» пунктына килеп тукталганда, Әбүш тә үз урынында иде. Ул алып кайткан суыннан чәй кайнатып йөри иде.

Хәвеф

Чү! Бу ни хәл? Мин кая барып чыктым соң? Бу нинди шомлылык? Бу урман эчендә мин балык тоткан күл түгел ич, икенче. Аның иге-чиге дә күренми, диңгезгә охшаган. Суы тирән, чиста. Тукта, тукта, бу бит мин армиядә хезмәт иткән җирләр. Әйе, әйе, барысы да таныш Димәк, мин Байкал күле янына барып чыкканмын Гаҗәп, ә нигә аны ниндидер сакчылар саклый, янәшә тирәсен чәнечкеле чыбыклар белән дә әйләндереп алганнар Ә монысы нинди тамаша? Халык та халык, әллә кайлардан җыелганнар. Әйтерсең бөтен Җир шарындагы адәмнәр шушы күл тирәсенә җыелган, һәммәсе күлгә омтыла. Кулларында савыт-сабалар, кемнәрдер газиз балаларын да күтәреп, ияртеп тә килгән. Талчыкканнар, йөзләренә курку иңгән, тилмергән кыяфәттә бер йотым булса да су бирүен гозерлиләр. Әллә җир өстенә берәр яман хәвеф килгәнме? Әллә Ходай ул адәмнәрне Җир шарында сусыз яшәү мөмкин түгеллегенә, сулыкларны пычратмаска кирәклегенә инандырасы килеп тәүбәгә китерткәнме? Күр әле, күр: монда янәшә-тирәдәге агачларга кош-кортлар да хәлсезләнеп килеп кунаклаган Талпынган җаннары чарасызлыктан ни эшләргә дә белми. Күлгә таба очып китәрләр иде, юллары бикле, яр буйлары сеткалар белән тотып алынган. Ә күл күгендә оча торган тәлинкәләр ялтырап-ялтырап ала. Бар җирдә каяндыр килгән сәер, кораллы сакчылар. Бу нинди тамаша?

Берни аңламаган Хәлим аптырап ары чапты, бире чапты. Һәркайда озын-озын чиратлар. Алар кем янына керергә телиләр? Мөгаен, күл хуҗасына су сорап. Ул кем? Кайда утыра, монда аның янына ничек керәләр?

Сузылган чиратларга карап бара-бара, Хәлим бер матур гына ак бина янына килеп чыкты. Аны да сакчылар саклый, шунда кешеләрне дә тикшереп кенә кертәләр икән. Ул чиратка алгарак килеп басты һәм, ни хикмәт, «пост» аша тоткарлыксыз узып китә алды. Хәерлегә булсын! Әллә аңа игътибар итмәделәр, әллә ул күренмәс кешегә әйләнгән инде?

Ак бина эченә узгач, аптырап гаҗәпкә калган Хәлим бер читкә басты да түргә бакты. Каршысында ак чапаннан, ак сакаллы берәү тәхетендә тыныч кына утырып тора. Ул, акыл ияседәй, төскә җитди, кашлары калку. Әйтерсең күктән төшкән олуг илче. Менә ул ярдәмчесенә чираттагы кешене янына кертергә ишарәләп ым какты:

 Керсен! диде.

Ишектән озынчарак, кырык биш яшьләр тирәсендәге бер гаярь генә ир килеп керде. Ул кызыл галстуктан, ялтыравыклы ботинкалар кигән. Буй-сыны төз, спортчыларныкыннан ким түгел. Кыяфәт көр, ни җитте кеше генә түгеллеге әллә каян күренеп тора.

 Тыңлыйм! диде хуҗа һәм тынып калды.

 Галиҗәнап әфәнде! диде кызыл галстуклы зат, итагать сакларга тырышкандай, сүзләрен турыдан бәреп, башта үзе белән таныштырудан башлады: Мин Бочкарёв Анатолий Васильевич дигән кеше булам. Күп еллар алтын приискаларында да, кыйммәтле җәүһәр ташлар чыгару комбинатында да эшләдем. Мохтаҗлык кичермәдем Сезнең янга да үземнең шәхси самолётымда очып килдем. Хәзер яшәвем Израильдә

Аксакал, аның сүзен бүлдереп:

 Элек кайда яшәгән идегез? диде.

 Россиядә, Себердә тордым. Йортларым анда да, монда да җитешкән. Байлыгым да җитәрлек анысы. Тик менә эчәргә яраклы су кытлыгы килеп чыкты. Гозерем

 Аңлашылды, диде Аксакал, мәгънәле генә ишарә ясап һәм тәхетендә калкына төшеп өстәде: Димәк, сез зур гына бизнесмен да булган икәнсез

Бочкарёв, хуҗа сүзләреннән нәтиҗә ясап, бу нәрсәгәдер ишарә ясый, ахры, дип уйлады да сүзен янә үз байлыгыннан башлады.

 Алтыннарым да күп, әле үзем белән дә алып килдем, диде ул. Калдырып та китә алам. Миңа тик күбрәк су, су бирсәгез иде. Сусызлыктан гаиләм чирли, аллергия белән газап чигә

Бизнесмен Бочкарёвның, гадәтенчә байлыкка табынып, шактый күтәренке рухта сөйләгән әлеге сүзләре хуҗаның чыраен сыттырды. Күрәсең, ул адәмнәрнең төс-кыяфәтләреннән генә түгел, тавышларыннан ук холык-фигыльләрен төгәл аера белә. Сынаулы карашын ташлап сорады.

 Алтын байлыкмы ул? диде.

 Байлык! диде адәми зат, гаҗәпкә калып. Ничек байлык булмасын?! Без гомер-гомергә алтыннарга, акча-валюталарга табынып яшәдек. Җирдәге илләр, кешеләр белән дә акча идарә итә

Аксакал ризасыз гына көрсенде.

 Сезнеңчә, илдәге коррупция дигәннәрен дә шул акчага табыну тудырдымы? диде.

Әлеге ишарәле сораудан бизнесмен тукталып, сагаеп калды.

Тыныч кына утыра биргән Аксакал кичергән уйлар, гәрчә алар кызыл галстуклы Бочкарёвка барып җитмәсә дә, күңеленнән болай яңгырап узды: «Ул коррупция дигәннәрен дә сезнең ише байлыкка табынган эшмәкәрләр уйлап чыгарды. Күбрәк табыш, керем артыннан куа-куа Эшчеләрегезгә хезмәт хакы җан асрарлык кына калды. Байлыклар эзләп казылган, актарылган җирләрегез бозылып, чокыр-чакырга әйләнде. Алтын-көмешләрегезне юдырткан чиста сулар кире елгаларга әйләнеп кайтканда пычранды, һәм туфрак структурасы бозылды. Табигатьне рәнҗеттек. Хәзер җиребез өстенә хәвеф килгәч, су, су кирәк булды Әй адәми зат, сиңа ни дип әйтим соң? Югыйсә Ходай сиңа да баш биргән, акыл иңдергән. Зиһенеңне бер якка гына авыштырып, тормыш кануннарын читләп эш иткәч, нәфесеңне тыя алмагач нәрсә буласын белмәдеңме? Коррупция дигәннәре нинди зур империя СССРны да таркатты, моңа кайбер түрәләрегезнең сатылуы да ярдәм итте. Чөнки аларның күбесе, властька килгәч, үзләрен күп мәсьәләләрдә хаклы дип саный башлый. Хаклы булмаганнары акланып калу юлларын да эзли белә, хокук саклау оешмаларындагыларны «туендыру» чарасына да керешә Коррупция чуалган пәрәвез сымак ул».

Тынлыкта телсез калган эшмәкәр, акылына килгәндәй, үзенчә тукыды:

 Мин суны бушка сорамыйм диде.

Кәнәфидә утырган күл хуҗасы, Аксакал, кашларын биетеп алды.

 Байкал суы алтынга сатылмый ул диде дә тынып калды. Аннары башына килгән уйларын болай дип дәвам итте: Алтын, акчаларны ашап булмый. Байкал суы иң зур байлыгыбыз, аны хәзер төрле һөҗүмнәрдән саклап калырга кирәк. Аннары кешелекле, изге җаннарны, сабыйларны исән-сау яшәтәсе иде

Су алтынга да сатылмаганын ишеткән Бочкарёв сураеп басып торган җиреннән кырт борылып чыгып китте. Аннары ул алтыннары төялгән самолёты янына юнәлде.

Аксакал, бармаклары белән ишарә ясап, янә ярдәмчесенә ым какты.

 Керсен! диде.

Бүлмәгә рәхим иткән ирнең йөзе, ничектер сәрхушләрнеке сыман кызарып, ысланып калган. Ул таза гына, киң җилкәле, болай үзе гади күренә. Кыяфәте дә эшлекле кешенекенә охшаган. Хуҗа аның йөз-чыраена игътибар итмичә генә сорады:

 Сез кем? диде, каршындагы компьютер экраны сымак нәрсәгә карый-карый. Аның колак эчендә дә ниндидер аппараты бар, кемнәр беләндер элемтәдә дә тора, күрәсең. Әллә ул, әүлия сымак, үзе кабул иткән кешеләрнең уй-фикерләрен шул приборлары аша да ачыклый инде?!

 Мин Чабатаев булам, диде хуҗа каршында басып калган кеше, шактый көр тавыш белән. Себер татары, Себердә яшим. Шунда электән күчеп килгән булганбыз. Дөресрәге, авылда яшәгән әтиемне, бер капчык арпа алып кайткан дип, бер кеше сата. Моны авылдашларыннан кемдер ишетеп кала. Һәм ул кичен килеп әтигә әйтә: «Иртәгә сиңа киләләр, бүген үк китеп югал», ди. Һәм әти шулай эшли дә. Себер якларына китеп югала. Юк кешене каян эзләсеннәр? Үзе юкның күзе юк, диләр бит. Сугышлар беткәч, мин шунда Себердә туганмын. Чабата үреп көн күргән әтием чын фамилиясен үзгәртә, мин дә хәзер аның фамилиясендәгечә Чабатаев булып йөрим. Хәзерге вакытта Себердә урман кистерү эшләре белән шөгыльләнәм, управляющий сымак. Шәмдәй төз, таза-таза наратларны аударып, кирәгенчә турап чит илләргә дә озатабыз. Вагоны-вагоны белән. Кушканны үтәми булмый. Нәчәлникләр уенча, янәсе, Себер бай, безнең гомергә җитәрлек, рәхәтләнеп баеп кал, имеш! Җитәрлеген җитәрлек тәдер, байлыкны теләсә ничек тарата башлагач, киләчәк буынга нәрсә калыр соң? Агачлары бетә баргач, суларга һавасы да кирәк бит әле аның.

Назад Дальше