Бу могтәбәр шәхеснең хезмәтләре Рәсәй һәм Аурупа галимнәре тарафыннан да югары бәяләнә, аларга еш кына сылтамалар ясала. Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов (18621922) болай дип яза: «Ш. Мәрҗани китабы (сүз «Мөстәфадел-әхбар» хакында бара. Х. М.) этнография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек. Автор Болгар һәм Казан патшалары турындагы юлларын төгәл фәнни нигездә яза»
Ш. Мәрҗанинең хезмәтләре мөселман илләрендә элек тә, хәзер дә билгеле. Каһирә, Дәмәшкъ, Багдад китапханәләрендә Казан басмаларының саклануы мәгълүм. Гарәп илләренең үзләрендә дә татар галименең китаплары чыгып тора. Әле күптән түгел генә аның «Назурател-хак» китабы Иорданиядә нәшер ителгән. Аны басмага бу илдәге халыкара ислам университеты профессоры Абдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфи әзерләгән (Мәдәни җомга. 2017. 20 октябрь).
Ш. Мәрҗани 18791880 елларда Гарәбстанга хаҗ сәфәре кыла. Үзенең сәяхәте вакытында күргән-ишеткән-кичергәннәрен кәгазьгә теркәп бара. Аның бу язмаларын Р. Фәхреддин 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме астында бастырып чыгара. Әлеге китапта галимнең Истанбул, Каһирә, Искәндәрия һәм кайбер башка шәһәрләрдә булуын, алардагы гыйльми һәм дини җәмәгатьчелек тарафыннан татар зыялысының бик тә хөрмәт ителүен, гаять абруйлы зат рәвешендә кабул кылынуын күреп канәгатьләнү аласың. Истанбул, Әнкара китапханәләрендә шәхсән минем Мәрҗани хезмәтләрен күргәнем бар. Кече һәм Урта Азия авторлары Мәрҗанинең төрек, үзбәк, казакъ, таҗик, төрекмән халыкларына да уңай йогынтысы булуын кат-кат искәртеп киләләр. Абай, Шәкәрим, Әхмәд Дониш, Садреддин Айни һәм кайбер башка күренекле әдипләр Казан басмалары, Ш. Мәрҗани китаплары белән таныш була.
2017 елның 67 июлендә Астанада Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казакъстан башкаласындагы Милли китапханәдә казакъ һәм татар галимнәренең, әдипләренең семинары булды. Сүз, нигездә, бу ике халык арасындагы бәйләнешләр хакында барды. Анда катнашучыларның берсе күренекле әдип, галим, публицист, күп кенә саллы китаплар (шул исәптән атаклы «Боль моя, гордость моя Алаш!» трилогиясенең (Астана, 2016. 1104 б.) авторы Турсын Журтбай, илһамлана-илһамлана, Ш. Мәрҗанинең казакъ рухи тормышына, шул исәптән Абайга да көчле йогынтысы хакында сөйләде. «Бу хакта азрак, артык тыйнаграк язасыз», дип, мине дә тәнкыйтьләп алды.
* * *
«Шиһабеддин Мәрҗани бер иде, кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен дәрәҗәдер» Төрки-татар галәменең икенче бер олуг заты Исмәгыйль Гаспралының моннан йөз елдан артык элек әйтелгән бу мәгънәле сүзләренә без дә бүген бик теләп кушылабыз. Әйе, җисми яктан инде мөхтәрәм Шиһабеддин хәзрәт күптән җир куенында. Аңа хәзер бернәрсә дә кирәк түгел. Ә менә аның хезмәтләрен, эш-гамәлен белү безнең өчен, хәзерге буын өчен зарури. Чөнки аларда бүгенге рухи тормышыбызга, милли ихтыяҗларга аваздаш, кирәкле яклар шактый күп.
2017I. 5. Һади Атласи турында кайбер фикерләр
Узган гасырның тәүге чирегендә, аеруча 1905 һәм 1917 елгы инкыйлаблар арасында, татар гавамында, халкыбызның иҗтимагый-гыйльми тормышында бик тә билгеле булган Һади (Мөхәммәд Мифтахеддин улы Атласиның (29. 08. 187615. 02. 1938) тормышы, эшчәнлеге һәм, гомумән, язмышы гыйбрәтле. Чыгышы белән ул элеккеге Сембер губернасы Буа өязе Иске Чәке авылыннан. Рухани гаиләсеннән. Әүвәл әтисендә укый, аннан бик күп кенә татар зыялыларын (шул исәптән Шакир Мөхәммәдовны, Зариф Бәширине дә) тәрбияләгән күренекле Буа мәдрәсәсе шәкерте (төп остазы Нургали дамелла). Алга таба ул (ягъни 18991901 елларда) Оренбург Каргалысында Гани бай Хөсәенов химаясендә эшләгән «Дарелмөгаллим» (Укытучылар мәктәбенең) тыңлаучысы. Мәгълүм ки, әлеге уку йортының төп укытучысы берничә Шәрык һәм Аурупа телләрен белгән Фатих Кәрими. Бу курсларны төгәлләгән Һ. Атласи бер ел тирәсе үзе укыган Буа мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләп ала. 1902 елдан аның Бөгелмә өязе белән бәйләнешле гомер юлы башлана. Билгеле булганча, Татарстан нефтьчеләренең башкаласы Әлмәт элеккеге Иске Әлмәт нигезендә шәһәргә әверелә. Һ. Атласи шушы авылда руханилык, мөгаллимлек эшләрен башкара. Архив материалларында аның 1903 елның 29 маенда рәсми рәвештә имам-мөдәррис итеп раслануы телгә алына [1:15]. Шушы чорда ул үз йортында кызлар мәктәбе дә ачып җибәрә. Анда дәресләрне Һ. Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай алып бара. Әмма бу мәктәп 1909 елда хакимият карары белән ябыла. Күп авырлыклар белән 1915 елда кабат ачылган кызлар мәктәбенең эше 1916 елда хакимият тарафыннан янә тыела.
Сорау туа: ә ни өчен соң Буа егете нәкъ менә Әлмәт төбәгенә күченеп килә? Моның, безнең уебызча, берничә төрле сәбәбе бар. Һ. Атласи Оренбург Каргалысында уку елларында Ф. Кәрими, аның әтисе Гыйльман Кәрими, бу чорда Рәсәй мөселманнарының Дини идарәсендә казый булып эшләүче Р. Фәхреддин (аның апасы Ф. Кәриминең әнисе) белән таныш була. Болар исә чыгышлары белән Әлмәт төбәгеннән. Мөгаен, әлеге могтәбәр затлар яшь, энергияле, укымышлы Буа егетен үз якларына махсус тәкъдим иткәннәрдер. Бу бер. Икенчедән, Һ. Атласи ХХ йөзнең тәүге елларында Әлмәттән бик ерак булмаган Түбән Чыршылы авылындагы атаклы мәдрәсә остазы Габделфәттах бине Габделкаюм хәзрәт кызына өйләнә. Шунысын да искәртик: соңыннан дөньякүләм тюрколог булып танылган Әхмәд Тимернең (Яруллин; 19122003) әнисе Зәйнәп абыстай Һ. Атласи хатынының бертуган апасы. Күренекле галим, төрекләрнең бөек тарихчысы, чыгышы белән Чирмешән төбәгендәге Бәркәтә авылы кешесе Әкъдәс Нигъмәт Куратның (19031971) әнисе Бибишакирә абыстай да Габделфәттах хәзрәт нәселе белән бәйле [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 2:139156]. Гомумән, бу ике күренекле затның шәхес һәм галим буларак шәкелләнүендә Һ. Атласи мөһим роль уйный. Мәгълүм ки, һәм Әкъдәс Нигъмәт Курат, һәм Әхмәд Тимер яшьтән үк берничә чит телне, аеруча алман телен өйрәнәләр. Болар икесе дә узган гасырның 20 нче елларында качып (бу эштә Һ. Атласи да катнашкан була) Төркиягә укырга китә. Миңа Әнкарада берничә мәртәбә Әхмәд ага Тимер белән очрашып сөйләшергә туры килгән иде. Шунда аның алман телен турыдан-туры Һ. Атласидан ныклап өйрәнүен кат-кат искәртүе хәтердә калган. Әкъдәс Нигъмәт Курат та Һ. Атласины үз остазларыннан берсе дип саный, аның хезмәтләреннән мул файдалана; хәтта аның хакында «Kazan» журналының 1975 елгы 16 нчы санында махсус мәкалә дә бастыра [3:16]. Бу язмасында ул Һ. Атласиның танылган тарихчы, миллиятле зат булуына кат-кат басым ясый.
Чыгышы белән хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан булган Хәмид Зөбәер Кошай (18971984), туган җиреннән китеп, Истанбул һәм Будапешт университетларын бетергәч, Төркиядә күренекле галим булып таныла. Аның язмышында да Һ. Атласи мөһим роль уйный; үзенең хатларында яшь милләттәшенә киңәшләрен җиткереп тора, аның «хакыйкый мәгълүмат сахибе» булып, иленә кайтуын тели [1:158159].
Моңа кадәр дә милли-мәгърифәти һәм рухани тормышның үзәгендә кайнаган Һ. Атласи 19051917 елгы инкыйлаб елларында һәм аннан соң үз эшчәнлеген тагын да көчәйтеп, киңәйтеп җибәрә. Гәҗит-журналларда заманның мөһим мәсьәләләрен яктырта, күпсанлы язмалары дөнья күрә. Ул 19051907 елларда үткәрелгән Бөтенроссия мөселман съездларын оештыруда һәм уздыруда актив катнаша; Самара губернасы мөселманнары аны II Дәүләт Думасына депутат итеп сайлый. Мәгълүм булганча, II Дума 1907 елның 20 февраленнән 2 июненә кадәр генә эшли. Әмма шушы аз вакыт та Һ. Атласиның иҗтимагый-сәяси, тарихи һәм шәхси үсешенә зур йогынты ясый. Ул Рәсәй империя сәясәтенең асылын, төп юнәлешләрен тыштан гына түгел, эчтән дә күрә, колониаль хакимият механизмын тагын да ныграк аңлый төшә, Санкт-Петербургтагы гыйльми-мәдәни хәзинәләр белән дә танышырга вакыт таба; ул вакытта туплаган архив материалларын бераздан үзенең тарихи хезмәтләрендә дә иркен файдалана. Бу елларда Һ. Атласи, И. Гаспралы, Г. Баруди, С. Максуди, Г. Исхакый һәм татарның башка күренекле затлары белән генә түгел, ә Рәсәйнең дәүләт эшлеклеләре, галим-әдипләре, төрки дөньяның зыялылары белән дә аралашып тора, теләсә нинди мохиттә үзенең төпле карашын, хәтта билгеле бер дәрәҗәдә әйдәман-лидерлыгын да саклый, хәбәрдарлык-эрудициясен күрсәтә.
Янә бер сөаль укучы күз алдына килеп басарга мөмкин. Һ. Атласи, татарның кайбер билгеле затлары кебек, Сорбонна, Истанбул, әл-Әзһәр, Казан университетларын да бетермәгән, чит мәмләкәтләрдә дә яшәп алмаган. Ә шулай да үз чорының күренекле шәхесенә, галименә, җәмәгать эшлеклесенә әверелгән. Сәбәбе нәрсәдә? Иң беренче чиратта бу, әлбәттә, аның табигый талантына, эзләнүчән, үҗәт табигатенә бәйле. Үзе укыган мәдрәсәләрдә ул динне, Шәрык китапларын шактый гына өйрәнгән. Иң мөһиме даими укуы, мөстәкыйль рәвештә төрле фәннәрне үзләштерүе. Инде аның алман телен камил белүе хакында әйткән идек. Ә бит ул бу телне кырык яшьләр тирәсендә Әлмәттә яшәү елларында өйрәнә. Бу могтәбәр затның улы Угыз Атласов «Әтием турында хатирәләр» мәкаләсендә [1:6070] болай яза: «Беркөнне өйгә кергәч күрәм: бездә бер кунак, әти белән сөйләшеп утыралар Бу абый әтидән сорый: «Ничә тел беләсез?» Әти: «Әгәр кытай теле белән испан телен өйрәнсәм, бөтендөнья халыклары белән аралаша алыр идем», диде. Әнием әйтүенчә, әти ун тел белгән. Шуларның алтысы чит илләр телләре. Гарәп, фарсы, төрек телләрен мәдрәсәдә укыганда үзләштергән, француз телен Сорбоннага барырга тәкъдим иткәндә (19121913 еллар) өйрәнгән, немец телен сугыш елларында (бездә немец әсире торган), инглиз телен Соловкида үзләштергән. Миндә Соловкидан кайткан «Инглиз-рус сүзлеге» саклана» [1:65]. Шунысы гыйбрәтле: Һ. Атласи хәтта гаять кыен шартларда да, тоткынлыкта вакытта да укудан аерылмаган, белем-күнекмәләрен арттырып, камилләштереп торган. Апасы Хәлимәгә 1933 елның 19 маенда сөргеннән язган бер хатында мондый юллар бар: «Үземнең тамагым бик тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп мөталәга итәм (өйрәнәм. Х. М.), һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә. Русча «Известия» газетасы илә инглизчә «Moscоw Daily News» газетасын һәр көн туктаусыз укып киләм. Күбрәк тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви туклык белән ямарга туры килә» [1:88].
Һ. Атласи күпләгән мәкалә-хезмәтләр, берничә монография авторы. Аның «Тарихе табигый» дип исемләнгән тәүге китабы (31 б.) 1902 елда Казанда Николай Харитонов басмаханәсендә нәшер ителә. Анда Җир, Күк, Һава, Кояш, су, таулар һәм табигатьнең кайбер башка күренешләре хакында кыскача гына мәгълүматлар бирелә. Китап үзенең эчтәлеге, төзелеше белән фәнни-популяр характердагы белешмә басмаларны, педагогия әсбап-җыентыкларны хәтерләтә. Яңадан дүрт елдан, ягъни 1906 елда, Һ. Атласиның «Яңа низам вә голямаларыбыз» исемле икенче китабы дөнья күрә. Ул бик кечкенә, 14 битле кенә басма. Әмма бу китап авторның исемен киң җәмәгатьчелеккә ирештерә.
Мәгълүм ки, урыслаштыру, чукындыру патша хакимиятенең колониаль сәясәтендә элек-электән төп урынны били. Аны гамәлгә ашыруда гаҗәеп күптөрле чаралар кулланыла (үтерү-кыру, куркыту, яшәгән җиреннән куу, коточкыч салымнар, сатып алу, алдау, юмалау һ. б.). Үз бәйсезлеген җуйганнан соңгы берничә гасырда татар халкы боларның һәммәсен дә диярлек кичерә. XIX йөздә урысча укыту, графика алыштыру аркылы колониаль максатларны гамәлгә ашырырга омтылыш аеруча көчәеп китә. Аның төп идеологы Н. Ильминский була. Күп кенә төрки кавемнәр яшәгән җирләрдәге авыл-шәһәрләрнең, географик атамаларның исемнәре урысчага алыштырыла. Мәсәлән, Чимкент (Шымкент) Черняевка, Костанай Николаевка, Алматы Верный дип йөртелә башлый [4:264].
Россия Мәгариф министрлыгының 1906 елгы 31 март карары нигезендә, урыс булмаган халыкларның (биредә, әлбәттә, татарлар иң беренче планда тотыла) уку йортларында славян (кирилл) графикасын кертү карала. Бу мәкерле сәясәт ахыр нәтиҗәләрен яхшы аңлаган Һ. Атласи «Яңа низам» исемле публицистик нотык белән чыгыш ясый [5:1422]. Автор фикеренчә, «Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңы (ахыры) олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер». Һ. Атласи бу проблеманы киң иҗтимагый-тарихи яссылыкта, Рәсәй империясенең күп гасырлык колониаль сәясәт нәтиҗәләре кысаларында карый. «Милли хәрефләребезне рус хәрефләренә алмаштыру, ди ул, тел вә әдәбиятыбызның (юкка чыгуына. Х. М.) китерәчәк Хәреф үзгәртү безне бетерүнең башы». Автор патша хөкүмәтенең эшчәнлеген гаять кискен тәнкыйтьли. Бу мәмләкәттә, ди ул, «бар нәрсә салкынлыкта котып бозларына тора торган караңгылыклар һәм дә золым вә җәберләрдер. Хөкүмәтнең үз халкына һичбер ригаясе (кайгыртуы) юктыр. Гыйлем урынына пулемёт, мәктәп урынына төрмәләр белән җавап бирмәк, сәгадәтләрне шәфавәтләр (яманлык) белән алмаштырып, халкын кан дәрьяларына батырмак, Сибирия сахраларында катырмак бу хөкүмәтнең мәңгелек кадимле гадәте вә һәм дә иң яраткан бер эшедер. Димәк ки, яраткан нәрсәсе золым, сөйгән нәрсәсе золым, аның халкына сайлаган нәрсәсе тагын да золымдыр Золымнан соңра тагы да бер нәрсәсе бар исә, ул да бөтен халыкны вә хосусилә мөселманнарны руслаштырмак, үзләре әйткәнчә, христиан нуры белән нурландырмактыр. Белгәне вә яратканы каһәр вә золым булган бу хөкүмәтнең безне бетермәк вә җир йөзеннән корымак фикере бик иске вә бик тә борынгы һәм үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер»
Һ. Атласиның «Яңа низам» исемле бу язмасы үзенең эчтәлеге, публицистик аһәңе белән патша хөкүмәтенең күп гасырлык империячел, колониаль сәясәтен намуслы татар кешесе исеменнән гаепләү акты да булып яңгырый. (Соңгы дәвернең шактый гына «акыллы башлары», патша Россиясен идеаллаштырып, анда бар да ал да гөл рәвешендә булган дип күрсәтергә тырышалар. Әмма тарихи чынбарлык моның киресен күрсәтә. «Яңа низам» хезмәте йөзәрләгән дәлилләрнең әле берсе генә.) Шунысын да искә төшерик: автор үз язмасында үз «голямаларыбыз»ны, аеруча руханиларны ваемсызлыкта, гафләт йокысына чумуда гаепли, милләткә зыян китерә торган бу төр «указ»ларга кискен каршы чыгарга чакыра. Зыялыларыбызга мөрәҗәгать итеп, ул болай ди: «дин вә милләтебезне юк итәргә беренче сәбәп булган бу кебек мәсьәләләрдә ни хәйлә таптыгыз да постыгыз? Нигә «протест» бирмисез?! Нигә бирергә өндәмисез?!» Авторның җан ачулы бу чыгышы тиз арада киң җәмәгатьчелектә теләктәшлек таба. Имля, хәреф саклау мәсьәләсен Дәүләт Думасындагы мөселман депутатлары да эләктереп ала һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мең елдан артык халкыбыз кулланып килгән гарәп язуы узган гасырның 20 нче елларына кадәр сакланып кала. Алга таба аның әүвәл латин, аннан кирилл графикасына ничек, ни рәвешле алыштырылу тарихы күпләргә мәгълүм.
«Яңа низам вә голямаларыбыз» китабы 19051907 елгы инкыйлаб дулкынында язылып, нәшер ителеп кала. Әмма бераздан, кара реакция еллары башлангач, хакимият бу басмада үзе өчен зыянлы яклар күрә. Саратов суд палатасының 1909 елгы 19 июнь карары нигезендә [1:204206], китапның нашире Ф. Кәримигә штраф салына, тиражы юк ителә, ә Һ. Атласи өч айга төрмәгә ябыла [1:19]. Бу уңай белән олуг мәгърифәтченең улы Угыз Атласов шушындый эпизодны искә төшерә: «1909 ел. Әтиемне кулга алырга килгәннәр. Үзенең әнисенә: «Әнием, елама, мин милләтем өчен китәм. Бу миңа бер шәрәф (хөрмәт, ихтирам. Х. М.) булыр», дип әйтә. Сүзләрнең әһәмияте шунда: әти аларга гомере буе тугрылыклы калды, тайпылмады, нинди генә җәзалар күрмәсен, аның рухын сындыра алмадылар» [1:60].
«Яңа низам вә голямаларыбыз» китапчыгының көчле иҗтимагый-сәяси яңгыраш алуы милли-мәгърифәти тормышның үзәгендә кайнаган чын татарпәрвәр Һ. Атласиның актив публицистик эшчәнлеге көчәюгә нык йогынты ясый. Янә шунысын да искә төшерик: моңа кадәр буылып, дөньяга аваз сала алмыйча килгән татар вакытлы матбугаты («Тәрҗеман»нан кала) 19051907 инкыйлаб елларында һәм аннан соң шаулап үсеп китә. Рәсәй империясенең милләттәшләребез яшәгән шактый гына төбәкләрендә, аеруча Казан, Оренбург, Уфа калаларында, күпләгән татарча гәҗит-журналлар чыга башлый. Аларны эчтәлекле, мәгънәле язмалар белән тәэмин итүдә Һ. Атласи да бик нәтиҗәле эшли. Дистә елдан да ким вакыт эчендә аның «Шура», «Вакыт», «Мәктәп», «Әлислах», «Аң», «Йолдыз» һәм кайбер башка гәҗит-журналларда күпләгән мәкаләләре басыла. Бигрәк тә ул Р. Фәхреддин мөхәррирлегендә чыккан «Шура»га өстенлек бирә. Биредә генә дә аның ике дистәгә якын язмасы дөнья күргән.