Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды. Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип килгәнием сезгә.
Рәхим итеп, түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:
Беләсезме, Нәсим Кадыйрович, Рәфикъ «юлдан таптым» дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде?! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында, район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. «Кирәк-яракны алырга акчабыз юк» дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?
Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төшеп кире керүе, ә коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуы һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, озак еллар директор вазифасын башкаручы Замир Яруллович, каракны тотып булуга ышанмаса да, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, Нәсимгә тапшырды.
Син, иптәш Нәсим Кадыйрович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, дип, арзанлы шаяртып та куйды.
Нәсимнең «Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы?» дигән соравына, директорның, җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакырасы да, егетне каталажкага озатасы! Ә миңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле, роно буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тотасы да, директор каршысына китереп бастырасы, бу очракта да чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруем артыр!
Шул авыл кешесе буларак, Нәсим исә Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлекләрен яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып, малаен фаш итәргә килгән ханымның дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? Бәлки, болай диярләр иде: «Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да, шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер, чыннан да, төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әллә ни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе, кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар оешып җитмәгән инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган сәер халык. Сез бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез».
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, Урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куялар һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә, имди.
Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнти бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның, эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.
Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, үзенең кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип, кырдан арыш камыллары кисеп ала һәм интернатта кунарга калган укучыларга тарата.
Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә бераз озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган («сумкасыннан урлаган» дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә! Камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез, соңыннан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.
Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадыйрович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте:
Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз? Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз.
Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:
Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? дигән соравына, укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, комсомол оешмасы сәркатибе, башкарак аңлатма биреп:
Гаебе булмаса, гафу үтенербез, диде. Һәм беркадәр тантаналы төстә өстәп куйды: Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала.
Укучыларның йокы бүлмәләрен төн ката диярлек күз уңаенда тоткан Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча кыбырсынып, боргаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Балаларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән булып чыкты. Әй Рәфикъ Рәфикъмин сине акыллырак дип уйлаган идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту, озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын аңламадыңмыни? Камыл белән «йоклаган» барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты:
Укучылар Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз Каракның эчке халәтен сынау өчен, укытучы озын-озак тукталыш ясады. Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар мин таратканча, бертигез булып чыктылар. «Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар» дип, мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы?
Өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар: «Нәкъ шулай», дип, бердәм рәвештә кычкырдылар.
Белемле кешеләр белән шыплап тутырылган мәктәп коллективында сер саклыйм димә. Тарихчының хәзерге китапларда язылмаган ниндидер сәер тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә.
Ну, иптәш сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?
Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без, гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит.
Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды.
Нәрсә дигән сүз бу? Акчаны сез урладыгызмыни? Ничек була инде бу, аңлатыгыз.
Бик гади була, Замир Яруллович! Буласы туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ә ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән.
Ну и ну, дип, югалып калган директор русчага ук күчә. Ну и нравы у современной молодёжи
Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга дәрескә әзерләнергә, йокларга бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта ронога әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр.
Беткән баш беткән дип, Нәсим янәдән алдау юлын сайлады.
Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә роно шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр!
Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә чакырганнан соң, йодрыгы белән кулын авырттырмаслык итеп кенә өстәлгә китереп сукты:
Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде. Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?
Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрде.
Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, югалган акчаңны эзләп йөрмә, тавыш күтәреп дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да. Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, никах һәм язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип куркып ук кабул итте.
Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы?
Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми.
Рәсимә аңа карап сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда чокырчык ясалган бит алмалары, үбәсене китереп торган тулы иреннәр һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде туры төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк иде егетнең.
Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын.
Йә, Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп.
Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды:
Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем.
Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме?
Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул «хәзер шунда китәм» диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам.
Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:
Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идем.
Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң онытыбрак җибәргәнмен.
Кыз егетнең сүзләренә ышандымы-юкмы әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез кое дип, юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады:
Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр, ичмаса. Юкса синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Утыргычлар беренче уртак җиһазыбыз булыр.
Киләчәктә үзең яшәячәк өеңне алай ук хурлама инде, матурым. Тиздән аны син бизәрсең.
Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын булмакчы идем.
Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, дип салам кыстырды Нәсим.
Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясадылар алар. Гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим: «Синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем», дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен өстән аска төшереп: «Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калдылар», диде.
Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.
Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк Нәсимне борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ коридорда көтеп тора иде.
Сезгә зур рәхмәт инде, Нәсим Кадыйрович!
Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? дигән булды тарихчы, башын юләргә салып.
Рәсимә апаның сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин карак. Минем урыным төрмәдә.
Соң, мин аны әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы ук сизенгән идем. Әниеңне кызганып бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм.
Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да:
Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадыйрович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип, бер сантиметрга мин кыскарткан идем.
Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, чак кына «син чәлдергән» дип ычкындырмады, әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын!