Отколотое зеркало / Китек көзге - Галиуллин Талгат Набиевич 4 стр.


Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп, укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә мич янында кайнашкан әнисе, «эшләп алганчы бурычка батасың» дип улын әрләгәндәй булып, аннан да бигрәк олы җанлы Нәсимнең улына «карак» тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды.

Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр да үтмәслек якын кешеләргә әверелделәр. Рәфикъ, урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырынбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, читтән торып укыды, институт дипломына ирешеп, техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде.

Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дуслары, таянычлы ярдәмчеләре булып калды. Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы һәм иң кирәк вакытта Нәсим абыйсы биргән 30 сум акча турында елый-елый сөйләүдән туктамады. Менә шул ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы.

2015

Китек көзге

1

Табигатьнең ямь-яшел төскә кереп, көязләнеп утырган көннәренең берсендә егетенең чәчәк бәйләме белән каршы алуына шикләнмәгән яшь кыз Мәскәү самолётыннан төште. Менә ул әйләнеп торган тимер тасмадан спорт чантасын алып, бер читкәрәк китеп, дустының озын, төз гәүдәсен пырдымсызланып эзли башлады. Кайтучыларның бәхетлеләрен якыннары машиналарында җилдереп алып китте, бәгъзеләре әрсез таксистларның татлы сүзенә алданды, кесә шәрифләре такырраклары автобус тукталышына титаклады. Берничә дәкыйка элек кенә умарта күчедәй гүләп торган алан хәтле көтү-каршы алу залы бушап калды. Аэропорт хезмәткәрләре, арлы-бирле йөренеп, чираттагы рейсны каршы алуга әзерләнә башладылар. Тик кызның танышы гына күренмәде. Үпкә, ачу, гарьләнү тудырган дулкынлануы күзләренә, йөзенә, гәүдәсенә чыккан кыз үз ягына юнәлгән чит караш сизеп сискәнеп китте. Урамга чыгу ишеге янында аның Алёшасыннан кыскарак буйлы, түгәрәк йөзле, җәйге ак костюм кигән бер ир-егет күптәнге танышы сыман, кызыксынуын яшермичә, аңа текәлеп карап тора икән. «Нишләп бу абзый, оялмыйча, мине иләк аша уздыра торгандыр, бигрәк тәрбиясез кешеләр бар инде»,  дип уйлап, кыз, ни пычагыма кирәк миңа мондый узгынчы дип, үз-үзенә ул якка карамаска әмер бирсә дә, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләре хуҗабикәләренең ихтыярына буйсынмас булдылар. Күрер күзгә егерме биш-утыз яшьләрдә генә тоелса да, киң маңгаен капларга тиешле коңгырт чәчләре шактый мул артка чигенгән, ул да кемнедер көтә күрәсең, кулындагы машина ачкычларын уйнатып борчылуын яшерергә тырышканы сизелә. Көтү залында озын-озак басып тору икесенең дә көн тәртибендә каралмаган булса да, ни чарадан бичара, алар, могҗизага, зарыгып көткән кешеләренең капылт килеп чыгуына өметләнеп, бер-берсенә яшерен-орынтын караш ташлап, йөзләренә ваемсызлык төсмере чыгаргандай булып, урында таптанып торалар. «Алёша мине каршы алырга бу адәмне җибәрмәдеме икән?» кебек сагыз уен Ләйлә кискен рәвештә кире какты, шактый горур, бәйсез басып торуына, өстендәге затлы киеменә караганда бер дә көнлекче, йомышчы малайга охшамаган иде егет. Аның якты нур шикелле үзенә төбәлгән карашында Ләйлә бөтен тән күзәнәкләре белән үзенә таныш булмаган җылылык, мәрхәмәтлелек сирпелешен тойды. Буш залны, диварлар буена тезелгән ясалма күн тышлы диваннарны өйрәнү дә озаккарак китте.

Рейсларны әйтеп торучы туктаган арада урнашкан зыңгылдап торган тынлыкны, язылмаган кануннар буенча, ир-ат заты бозарга тиеш иде. Егет, кыз ягына вәкарь генә атлый-атлый, тиешле соравын бирде:

 Гафу итегез кызыксынуым өчен, сезнең каршы алырга тиешле кешегез килеп җитмәгән, ахры?

Үзен кыю, тәвәккәл, бәйләнчекләрне тиз урыннарына утырта алучыга санап йөргән, «сезнең ни эшегез бар миндә, үз юлыгызны белегез» дип, сорау бирүченең авызын капларга тиешле кыз, нәкъ шул сорауны зарыгып көткән кешедәй, үзен бөтенләй башкача тотты.

 Шулайрак килеп чыкты шул. Егетем каршыларга тиеш иде дә, күренми. Бик төгәл, тәртипле кеше кебек иде югыйсә.

Борчылуын, ышанычы акланмавын сиздермәскә тырышса да, тавышының дулкыннар сыртыннан элдерткән көймә шикелле тигезсез, калтырабрак чыгуы аның чарасызлыгына дәлил кебек кабул ителде.

 Шулай булгалый. Иң ышанычлыга санап йөргән якыныңның авыр хәлгә куйганын сизми дә каласың,  дип, егет әүвәл гомуми фәлсәфәгә өлеш чыгарганнан соң, үз хәсрәте белән дә уртаклашырга була. Сүзләренә икегә бүлсәң, йөк җиңелрәк күтәрелә дигән мәгънә салып:

 Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Кат-кат шалтыратып, каршы алуымны зинһарлап сораган кешем самолёттан төшмәде. Кәефем кырылды, болай да юк вакытымны бар итеп килгән идем.

 Кайтырга тиешле кешегез хатыныгыз идеме?  дип, теленең кыюлыгына үзе таң калып сорап куюын кыз сизми дә калды. «Сиңа барыбер түгелме, хәчтерүш?» кебегрәк җавапка лаек булуын аңлаган кыз бит алмаларының оялудан алсуланып китеп, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыгуын тойды.

Дуамал сөаленнән кызның уңайсызлануын аңлаган егет: «Битараф кеше мондый сорау бирми»,  дип кенә уйлап өлгерде һәм асыл затның кызыксынуын урынсызмы, тәрбиясезлекме дип, туры җавап бирүне мәҗбүри санамыйча:

 Иң авыр хәлдән дә чыгу юлы, һәр начарның, таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарыган кешене, өенә илтеп куя алам,  дип, җавап көтеп тормыйча, иелеп, кызның спорт чантасын кулына алды. Кызның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Әмма рәхмәт белән чикләнәсе урынга кыз ачыкламыш сорау бирде:

 Сез һәрнәрсәгә, аеруча кыен хәлләргә философларча, гомумирәк бәя бирәсезме, һәр тискәредән уңай якны эзлисезме?

 Белгечлегең шул булгач, кая барасың инде. Үзеңнән качып котылып булмый, диләр. Һәр каршылыкның чишелеш ноктасын эзләргә туры килә,  дип, егет, теленә салына-салына, машинасының ишекләрен ачты. Читтәрәк көтеп басып торган кыз тарафына борылып:

 Шәт, безгә танышырга да вакыт җиткәндер. Мин Марат абый булам. Мулла кушканы Морад булса да, җиңеллек өчен французчалаштырыбрак әйтәм. Киемнәрегезгә, сумкаларыгызга караганда сезнең исемегез Хәзер әйтәм. Регина, Эльмира, Эльвира, Карина, Альбина йә Алина кебегрәктер дип фаразлыйм.

 Менә ялгыштыгыз, Марат-Морад иптәш. Ләйлә булам мин,  диде кыз, машинага якынрак килә-килешкә.

 Дүрт көпчәкле атым искитмәле булмаса да, хуҗасын тыңлый, кирәк җиргә алып бара,  дип, Морад, алгы ишекне ачып, кызны утырырга чакырды.

 Мин арткы утыргычка утырып йөрергә яратам. Мөмкин булса

 Теләгегез. Рәхим итегез. Кунак теләге хуҗа өчен закун,  ди-ди, Морад үз ягының арткы ишеген ачты.

 Мин сезнең кунак статусын алдыммыни инде? Алып кайткан өчен түли дә алам,  диде кыз, ни сөйләгәнен үзе дә бәяләп җиткермичә.

 Акчагыз артык булса бирерсез. Аспирант кешегә анысы да ярап куяр,  дип көлә-көлә, кыз артыннан ишекне япты.

«Машиналарны күргәләгән кыз булырга охшый, әле генә танышкан кеше белән янәшә утырып барырга теләмәве дә нәрсәнедер аңлата торгандыр»,  дип уйлап куйды Морад. Атаклы якташыбыз академик-химик Арбузов бервакытта да йөртүчесе янына утырмаган. Сорасалар, элеккеге дворян баласы, «барин кучер белән янәшә утырып йөри алмый» дип җавап бирә торган булган.

Машина олы юлга чыккач, Морад арттагы юлны күзәтеп бару өчен өскә элеп куелган көзгедән Ләйләнең чагылышына күз төшереп алды. Артык нәфис, гүзәл дип күтәрелеп бәрелерлек булмаса да, кыз сөйкемле йөзле, нечкә билле, җыйнак гәүдәле иде. Бит тиресенең кыйммәтле бизәнүләргә күнеккәнлеген, юлга җайлаштырып киелгән өс киемнәренең дә, базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләрен чамалавы авыр түгел. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолётта да бизәнү әмәлен тапкан.

Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән. Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызның карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.

Сүзне янәдән егет яңартырга тиеш иде.

 Тагын бер сорау бирим инде, гафу итәрсез. Сез самолёттан төшкәч, егетегезгә шалтыратмадыгызмы? Бәлки, җитди сәбәбе бардыр, әйтик, чирләп киткәндер.

Сорау биргәннән соң гына, Морад үзен «синең ни эшең, хакың бар, барыбер түгелмени» дип битәрләп алса да, әйткән сүз очкан кош иде шул. Икенчедән, ул Ләйләне егетенең каршы алмавын эчтән хуплавына, хәтта канәгать булуына игътибар итте. Кыз исә әүвәл кечкенә, озынчарак бите өчен зуррак күренгән, ымсындырып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләп, турсайтып алды.

 Минем кемгәдер ялына торган гадәтем юк. Алдан сөйләшенгән иде. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм мин.

Артында ниндидер көч, терәк барын тоеп яши торган горур кыз икән бу дигән нәтиҗә ясау фәлсәфә белгеченә авыр булмады.

«Бер хатасы өчен егетегез сезнең мәрхәмәттән мәхрүм буламыни инде?» дигән соравына егет «хәзер уңга борылыгыз, аннан турыга, әнә теге йортны узгач, янәдән уңга китәрбез, килеп җитәрәк тагын әйтермен» дигән җавапка гына лаек булды.

Шулай кемгәдер юк-бар тоелган, ә сөйләшүчеләр өчен җитди күренгән сорау-җөмләләр алышу вакытны кыскартты, машинаның Ләйләләр өе урнашкан Казан Рублёвкасы атаклы Салмачыга килеп бөялгәнен сизми дә калдылар. Икесенә дә артык тиз кайтып җиткәндәй тоелды. Кызый челтәрле биек тимер коймалы, яшерен төймә ача торган кара иркен капкалы, кызыл үгез тиресен хәтерләткән кирпечтән төзелгән ике каты күренеп торган затлы сарайда әти-әнисе белән яши икән. Морад, ниһаять, кызның теге вакыттагы соравына да җавап бирүне кирәк тапты. Өч дистәсен тутыруга якынлашса да, буйдак икән әле ул, кандидатлык диссертациясен яклауга әзерләп йөрмеш, ди. Сабакташы Үзәк дәүләт архивыннан бер документның күчермәсен алып кайтырга тиеш булган икән. Берәүне каршы алмаганнар, икенчесенеке, кайтып, кемнедер бәхетле итүне мәҗбүри санамаган. Тәкъдир, шул рәвешле, ике яшь йөрәкне аэропортның көтү залында очраштырырга булган.

Ләйлә үзенең заманында ярты ел булса да Ленин бабай укыган белем йорты студенты булуы, бу көннәрдә чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең яшәве турында хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып, кинәт ачылган сандык байлыгына тап булгандай, ашыга-ашыга үзләре турында мәгълүмат белән алышуны кичектергесез бер нәрсә дип таптылар. Ләйлә Морадка ачык, шатлана белүчән, күзәтүчән, юморны аңлый торган, хисчән, әмма артык иркә кыз кебек тоелды. Ләйләгә егет тәртәгә утырган, тормышта кыйбласын тапкан, үз-үзен ирония белән бәяли алучы җитди кеше мисле күренде. Саубуллашканда, егетнең үзен ифрат тәрбияле тотуы, әрсезләнеп кочакларга ашыкмавы, ярымзыялылар кебек болагайланып кулын үбәргә алынмавы һәм гади генә итеп ясаган тәкъдиме дә ошады кызга.

 Ходай Тәгалә үзе оештырган бу очрашуны, «кайгыларыбыз» ны уртаклашуны иртәгә кичен берәр кафеда чәй яисә каһвә эчеп билгеләп үтүгә сез ничек карар идегез? Минем яктан шундый тыйнаксыз тәкъдим ясалып, каршы алырга тиешле егетегез рөхсәт итсә

Ул иртәгә тирләп-пешеп чәчәк күтәреп килеп җитәр дип өстәмәкче иде дә, артыграк булыр дип, үзен тыеп кала алды. Болай ук төрттерү кирәк тә булмагандыр.

 Яшь булсам да, үзем дөрес дип тапканча яшәргә яратам. Минем өчен бердәнбер авторитет әтием Сахип Габбасов. Аэропортка килмәгән егет белән болай да арабызны өзәргә йөри идем. Үзе ярдәм итте. Рәхмәттән башка ни әйтим?  Ачылырга микән, юк микән дип уйланыбрак торганнан соң, көлемсерәбрәк өстәп куйды:  Ул каршы алса, сезнең белән очрашмаган булыр идек. Философлар «һәр яңа кеше танылмаган дөнья» диләр түгелме әле? Иртәгә кадәр. Кичке җиделәрдә капканың бу ягында көтеп торырмын,  дип кулын изәп, тимер капка артына кереп гаип булды.

Өй ишегенә алып барган плитә түшәлгән юлның ике ягында гөрләп үсеп утырган, салават күпередәй төрле төсле чәчәкләр арасыннан акрын гына атлаганда, янтавына немец овчаркасы килеп борынын төртте. Томанның башыннан сыйпый-сыйпый, кыз әлегәчә көчкә авызлыклап килгән хисләр ташкынына тышка ургылырга ирек бирде. Дөресе, ул буаны тотып торырлык тәкате калмаган иде аның. Әүвәл рәнҗүен, гарьләнүен тозлы күз яшьләре белән туйганчы юды. Бераз тынычлангач, сиртмәле кое баганасыдай озын буйлы баскетболисты шалтыраткач әйтәсе сүзләрен, тәсбих төймәләре кебек, бер җепкә тезә башлады. Җөмләләренең бәгырьгә тия торган текәләрен, усалларын, зәһәрләрен, чагыштыруларның көндәлектә кулланылмый торганнарын эченнән кабатлап йөренгәндә, иреннәре әүвәл калтыранып алды, яңаклары эчкә тартылды, соңрак бар хисе бергә укмашып, усал елмаюга әверелде. Кызның эчке халәте кара болытларның җиһанны коендырыр алдыннан куерып, һаваның куырылып, тынчуланып алу мизгелен хәтерләтә иде.

Шул озын сыйрак Алина гына башына җитте. Баскетбол уеннарына йөри-йөри, бер латышка гашыйк булган. Бер мөһим очрашуга, кыстый-кыстый, Ләйләне дә алып барды. Күңел тартмаган җиргә аяк атларга ярамаганын чамаласа да, Ләйлә ризалашты. Уеннан соң, җиңүчеләр кызларны шунда ук урнашкан кафега кичке ашка алып керделәр. Арыш камылы кебек тырпайган каты чәчлесе кич буе Ләйләдән күзен алмыйча карап утырды, соңыннан озатып куярга алынды. Шуннан китте очрашу-күрешүләр, матчлардан соң кафеда чәйләү-мәйләүләр. Акрынлап Ләйлә аның озын буена да, ясалма елмаюына да күнекте. Бу аралашуны мәхәббәт дип атап булырлык түгел, Ләйләнең баскетболистка мөнәсәбәте дә салмак кына, үз җае белән генә агып яткан елга сыман иде. Егет белән бер елга якын очрашу-аралашу дәвамында кыз аңа кулга өйрәтелгән мал кебек ияләште. Алёшаның икегә аерылып торган иягенә астан өскә карау ошый, үбешкәндә, төрекмән көтүчеләре кебек чүмәшә белүе яисә таза кулларына күтәреп алуы, иркә песи баласы кебек егетнең култык астына кереп ятуы, бер очракка чаклы Ләйләгә кызык, яңа тоелды. Тик озаккарак сузылган бу уеннарның уймагы, коймакның төере килеп чыкты шул.

Кыз узган гомере турында уйга чумып, ялагайланып койрыгын болгап торган Томанның маңгаена озын тырнакларын катырак батырды бугай, эт чинап җибәрүгә, Ләйлә дә айнып киткәндәй булды. Әле генә көмеш нурларының салкыны белән коендырып торган ай да җылылык иңдереп алгандай тоелды. Яшәү барыбер иң кызык шөгыльләрнең берсе икән. Морадны искә төшерү айлы кичне тагын да ямьләндереп җибәрде бугай. Шул арада тавышка әтисе йөгереп чыкты.

 Ләйләм кайткан икән. Ник бер хәбәрең булсын. Каршы алырга машина җибәргән булыр идем,  дип сөйләнә-сөйләнә, кызын эчкә уздырды.

Назад Дальше